(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче февраль, Ксения Швецова). Казанда агымдагы сезонда территорияләрне кышкы карап тоту кагыйдәләрен бозган өчен административ йогынты чаралары 209 тапкыр кулланылган. Шәһәр халкының һәм кунакларының сәламәтлеге турыдан-туры төзекләндерү кагыйдәләрен үтәүгә бәйле, шуңа күрә моны коммерцияле һәм дәүләт оешмаларыннан да таләп итәргә кирәк, дип белдерде бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин һәм кагыйдә бозучыларны катгый җәзага тартырга чакырды.
"Кышын һәр хокук бозу шәһәр халкының тормышына һәм сәламәтлегенә потенциаль куркыныч тудыра"
Төзекләндерү өлкәсендә хокук бозуларны ачыклау һәм профилактикалау эше, шулай ук административ-техник инспекция идарәсенең узган елгы эш нәтиҗәләре турында Административ-техник инспекция башлыгы Әлфир Шәмсетдинов сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, шәһәрнең агымдагы эчтәлеге буенча эшнең ни дәрәҗәдә яхшы оештырылуына, еш кына аның тышкы кыяфәте генә түгел, халыкның иминлеге дә бәйле.
"Закон бозулар коммерцияле структуралар субъектларында да, идарә итүче компанияләрдә дә, торак милекчеләре иптәшлекәрендә дә (ТСЖ), торак-төзелеш кооперативларында (ЖСК) да һәм бюджет оешмаларында да ачыклана", – дип билгеләп үтте А.Шәмсетдинов. Шулай итеп, "Агроторг" ҖЧҖ ("Пятерочка" универсамнары) һәм "Тандер" АҖ ("Магнит" кибетләре), "Челтәр компаниясе" ААҖ филиалы – "Казан электр челтәрләре", "Шәһәр даруханәләре" ҖЧҖ, "Элемтә логистика" АҖ, "Казанның даруханә склады" ҖЧҖ берничә тапкыр дәгъва белдерелгән.
"Бу сәүдә нокталарының идарәче һәм хезмәт күрсәтүче персоналы белән бу компанияләр эчендә методик эшне тиешенчә оештырмау турында сөйли", – дип саный спикер.
Коммерция оешмалары гына түгел, идарәче компанияләр дә еш кына кагыйдә бозучылар булалар. Алар арасында, әйтик, "Заречье" ИК ҖЧҖ, Идел Буе районының ТКХ ИК ҖЧҖ, Мәскәү районының ТКХ ИК, "Город" ИК, Вахитов районының ИК, "Яр буе" ТСЖ, "Торак һәм уңайлылык", "Слобода" УК, Авиатөзелеш районының ТКХ ИК, "Веста" ИК, "Наш дом" ИК ҖЧҖ бар. Бу оешмаларның барысына да административ материаллар бер генә тапкыр түгел иде. "Техника планында да, эшче куллар саны буенча да ресурслар җитәрлек була торып, әлеге идарәче компанияләр үзләренә беркетелгән территорияләрне һәм объектларны карап тотуга карата салкын мөнәсәбәт тудыра", - дип ассызыклады Ә.Шәмсетдинов.
Урам-юл челтәрен, квартал эчендәге юлларны һәм тротуарларны вакытында чистартмау тагын бер җитди проблема булып тора. Бу сезонда шәһәр территорияләренә хезмәт күрсәтү өчен 4 муниципаль контракт төзелде. Сыйфат яхшырды, әмма сораулар кала әле. Бюджет оешмаларына килгәндә, кыш башыннан "Казан" милли мәдәни үзәгенә, Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгына карата бер административ материал төзелде.
Ә.Шәмсетдинов сүзләренә караганда, агымдагы кышкы чорда хокук бозулар булган субъектларга карата барлыгы 209 тапкыр административ йогынты чаралары кулланылган. Шуларның 39% – территорияләрне кардан һәм боздан чистартмаган, түбәне кардан һәм боз сөңгеләреннән чистартмаган, 22% - билгеләнмәгән урыннарда кар өю өчен төзелгән. Бу күрсәткеч узган кышкы сезонга охшаш чор дәрәҗәсендә.
"Кышкы чорда карап тоту кагыйдәләрен бозуның бу кадәр күп булуы зур сорау тудыра, – дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин. - Коммерция предприятиеләре күп боза, һәм бу очракта бизнес үзенең хәлен үзе начарайта, бу предприятие милкендә булган территорияне тиешенчә карап тотмаган өчен штрафлар ала. Без моңа күзләрне йома алмыйбыз һәм моның белән беркайчан да килешмәячәкбез, чөнки бу шәһәрлеләрнең сәламәтлегенә турыдан-туры яный. Машина техник тикшерү узарга һәм тиешле хәлдә булырга тиеш, шулай ук бизнес вәкилләренең кышкы нормаларны һәм кагыйдәләрен катгый үтәү зарур. Без бу очракта халык мәнфәгатьләренә, закон кысаларында һәм бизнес белән диалогта катгый рәвештә үтәргә тиеш". Шәһәр башлыгы идарәче компанияләргә игътибар итәргә чакырды һәм ТКХ комитетына һәм район башлыкларына аларның эшен контрольгә алырга кушты.
Бер ел эчендә Казанда транспортны санкцияләнмәгән рәвештә парковкалау өчен 37 мең материал төзелде
Административ-техник инспекция идарәсенең башка эш юнәлешләре арасында - шәһәрне яшелләндерүне саклау. Яшел территорияләрдә үз машиналарын парковкалаучы автомобильчеләр үсентеләргә зур зыян сала. Ә.Шәмсетдинов искәрткәнчә, 2018 елда Административ хокук бозулар турында ТР Кодексына төзекләндерү объектларында транспортны урнаштыру өчен җаваплылык күздә тоткан статья кертелгәннән соң, идарә яшелләндерелгән территорияләрдә, спорт һәм хуҗалык мәйданчыкларында автомобильләр калдыра торган ваемсыз автомобиль хуҗалары белән көрәш эшен яңадан башлап җибәргән. Узган ел дәвамында Казанның Административ комиссиясенә төзекләндерү объектларында транспортны санкцияләнмәгән рәвештә парковкалаган өчен 37 меңнән артык материал тапшырылган.
Моннан тыш, идарә хезмәткәрләре яшел үсентеләрне компенсацион утырту буенча күрсәтмәләр үтәлешен күзәтәләр. Докладчы сүзләренә караганда, 2018 ел дәвамында 100 күрсәтмә буенча эшләрне башкару вакыты контрольдә тотылган. Нәтиҗәдә 2400-дән артык агач, 419 куак утыртылган, 90 мең квадрат метрдан артык газон җәелгән, 836 агач утыртылган.
"Заказчылар һәм подрядчылар кагыйдәләрне үтәү кирәклеген үзләштерделәр"
2017 ел белән чагыштырганда мәгълүмат-басма продукцияне рөхсәтсез урнаштыру очраклары 20% кимегән - узган ел баннерлар, плакатлар, белдерүләр һәм листовкалар законсыз урнаштыруның 787 очрагы ачыкланган.
Тышкы мәгълүмат чараларын урнаштыру тәртибен бозу шәһәрнең тышкы кыяфәтенә тискәре йогынты ясый торган башка проблема булып тора. Узган ел 677 материал төзелгән, нәтиҗәдә 934 конструкция сүтелгән. 2014 ел башыннан барлыгы 3756 корылма сүтелгән.
Бу эштә тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе зур роль уйный, дип билгеләде И.Метшин: "Шәһәрдә идарә көче белән барлыкка килгән тәртип бөтен ил өчен дә ачык. Без законга нигез салучылар булдык, һәм бүгенге көндә тышкы реклама өлкәсендә идеаль тәртип урнаштыра һәм реклама базарының барлык уенчылары өчен тигез хокук тәэмин итә алдык".
Казанда җир эшләре җитештерүдә хокук бозулар саны да кимегән, дип билгеләп үтте Ә.Шәмсетдинов һәм узган ел Тышкы төзекләндерү комитеты бу эшләргә 4283 ордер биргән, дип өстәде. Булган бозулар өчен 635 административ материал төзелде, бу узган ел белән чагыштырганда 17% кимрәк. "Уңай динамика, нигездә, бер үк заказчылар һәм подрядчылар тарафыннан башкарылган эшләр белән бәйле, алар эшләгән елларда шәһәрне төзекләндерү белән бәйле җир, төзелеш һәм ремонт эшләрен үткәрүгә таләпләрне үтәү кирәклеген үзләштергән", – дип саный Ә.Шәмсетдинов.
Төзелеш объектлары контролендә яхшы нәтиҗәләргә ирешелде. Ел дәвамында 245 төзелеш объекты контрольдә булды, ачыкланган бозулар буенча 117 административ материал төзелде. Нәтиҗәдә ел ахырына булган 194 төзелеш объектының 7-сенә генә ремонтланмаган хокук бозулар калган: 4 бозу очрагы буенча материаллар судка тапшырылган, 3-се буенча суд приставлары карамагында.
2017 ел белән чагыштырганда 35% кимрәк рөхсәтсез чүп җыю урыннары ачыкланган. Ачыкланган 51 урынның 33 чүпләнгән территориясе, 12 чүплек бар. Бүгенге көндә 16 урын бетерелгән, киләсе сезонда тагын 35 урынны бетерәсе кала.
Әлеге хокук бозуларны ирекле рәвештә юкка чыгарырга теләмәгән субъектлар белән судларда эш алып барыла. Әйтик, узган ел идарә Башкарма комитет исеменнән судка 84 дәгъва биргән, аларның 41-е суд карары чыгарганчы ук канәгатьләндерелгән, тикшерү барышында 20 хокук бозу бетерелгән.
"Төзекләндерү дәрәҗәсе – шәһәр һәм тулаем төбәк иминлегенең искиткеч индикаторы. Төзекләндерү өлкәсендәге норматив-хокукый актлар таләпләрен үтәү шәһәр үсешенең, аның туристик һәм инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыруның мөһим шарты булып тора", - диде докладчы.
"Төрле юнәлешләр буенча хокук бозуларның кимүе сөендерә, бу системалы эш һәм кешеләр акрынлап кагыйдәләрне үтәүгә күнегә, алар өчен шәһәр Думасы кабул иткән хокукый документлар буенча яшәү нормасына әйләнә, дигән сүз. Нәтиҗәләр бар, һәм без бу эшне дәвам итәчәкбез", - дип нәтиҗә ясады И.Метшин.