(Казан шәһәре
KZN.RU, 4-нче февраль, Алена Мирошниченко). 9 февральдә Казан "Россия
чаңгы юллары-2019" Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышында катнашачак. Старт
өч мәйданчыкта узачак: Горки-Әмәт урманында, Гаврилов урамы буенча Казансу
елгасы буенда һәм Юдино бистәсендәге "Локомотив" стадионында. Быел 20
меңнән артык шәһәрле катнашыр дип көтелә. Бу хакта бүген Казан Башкарма
комитетында узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Физик культура һәм спорт
комитеты рәисе Светлана Вострикова хәбәр итте.
Совет, Вахитов
һәм Идел буе районнарында яшәүчеләр өчен чаңгы ярышы 9.50 сәгатьтә Горки-Әмәт
урманында старт бирәчәк. 10.30 сәгатьтә Гаврилов урамы буенча Казансу елгасы яр
буенда стартка Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында яшәүчеләр чыгачак. Спорт
бәйрәменең төп мәйданчыгы Юдино бистәсендәге "Локомотив" стадионы
булачак. "Монда Киров һәм Мәскәү районнарында яшәүчеләрдән тыш, стартка
шәһәрнең иң көчле спортчы-чаңгычылары, шулай ук республика һәм шәһәр хезмәтләре
һәм ведомстволары җитәкчеләре чыгачак", - дип өстәде С.Вострикова. Ярышлар
9.30 сәгатьтә спортчылар өчен 5 һәм 10 км дистанциягә старт белән ачыла. 10.45
сәгатьтә ачылу тантанасы узачак, ә аннан соң массакүләм йөгерүләргә старт
биреләчәк.
Физик культура
һәм спорт комитеты рәисе билгеләп үткәнчә, "Локомотив" стадионы
мәйданын сайлаган кешеләргә уңайлы булсын өчен Зөбәрҗәт күленә, шаттлларга
кадәр юл буендагы вакытлыча парковка оештырылачак. Биредә бәйрәм атмосферасы
иҗади коллективлар чыгышы белән үрелеп барачак.
Үзәк стадионның
матбугат үзәгендә бүген үк мандат комиссиясе эшли башлады. "Россия чаңгы
юлларында" катнашырга теләүчеләр, белгечләргә ярышларга медицина хезмәте
күрсәтү турында белешмә һәм яшәү һәм сәламәтлек иминияте полисын тәкъдим итеп,
теркәлергә мөмкин. Биредә катнашучыларга старт комплекты биреләчәк: күкрәк
номеры һәм шапка. Мандат комиссиясе көн саен 8 февральгә кадәр 9.00 сәгатьтән
17.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
"Россия
чаңгы юллары дистә еллар дәвамында чаңгы спортын яратучыларны берләштерә һәм
инде күркәм традициягә әверелде. Казан хәрәкәтнең даими катнашучысы булып
тора", - дип билгеләп үтте С.Вострикова һәм быел Бөтенроссия массакүләм
чаңгы ярышында илнең 500 меңнән артык кешесе катнашачагын өстәде. Казаннан тыш
акция шулай ук Россиянең 72 төбәгендә дә узачак.
"Чаңгыда ял
итәргә яратучылар өчен барлык районнарда да шартлар тудырылган. Барысы да әлеге
ләззәт алачак, ә монда сәламәт яшәү рәвеше җиңәр дип ышанам", – диде Казан
Мэры Илсур Метшин һәм хезмәттәшләрен һәм шәһәрлеләрне спорт бәйрәменә кушылырга
чакырды.
"Россия
чаңгы юллары" безнең илдә ел саен 1982 елдан бирле үткәрелә. Казанда чаңгы
ярышлары 15-нче тапкыр узачак.