(KZN.RU, 17-нче ноябрь). Казан Мэры Илсур Метшин шәһәребезнең Совет районы активы белән очрашты. Предприятие, оешмалар һәм учреждениеләрнең җитәкчеләре - бюджет өлкәсендә хезмәт итүчеләр белән очрашу Казан шәһәре Совет районының администрациясендә очрашты.
Җыелганнарны сәламләп, Илсур Метшин җитәкчеләргә башкарылган хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде, Совет районының оешкан коллективын билгеләде, шулай ук шәһәрнең уңышлары хакында сөйләде. “Меңъеллыктан соң без, Казан моңа кадәр үзендә кабул итмәгән, халыкара дәрәҗә өч зур чара – Универсиада, спортның су төрләре буенча чемпионаты һәм футбол буенча дөнья чемпионатын үткәрү хокукына ия булды. Сочидагы Олимпиада кадәр без үзебездә бөтен дөньяны – 15 меңнән артык катнашучы һәм дөньяның180 иленнән Универсиада кунакларын кабул итәбез”, - дип искә төшерде шәһәр башлыгы.
“Шәһәрнең туризм өлкәсе бүгенге көндә машина төзү, нефтехимия, элемтә һәм авиатөзелеш белән беррәттән перспектив өлкәләрнең берсе булып санала, - дип билгеләде И.Метшин. “Меңъеллык Казан, Болгар, Свияжск туристларны Россиядән генә түгел, бөтен дөньядан җәлеп итәргә тиеш үзенә”, - дип өстәде ул.
Шәһәр башлыгы Казан меңъеллыгында 460 меңенче туристны кабул итсә, узган елның ноябрь аенда башкалада миллионлы турист булганын искәрде. Шәһәребезгә булган кызыксыну арта, шуңа күрә 4 ел эчендә 15 отель төзелгән, якын арада тагын 10 отель барлыкка киләчәк. “Бу исә Универсиадага таба республикабыз башкаласында хезмәт күрсәтү өлкәсендә тагын меңләгән эш урыны барлыкка киләчәк дигән сүз”, - дип ассызыклады Мэр.
Универсиада аркасында шәһәрдә 26 яңа спорт объекты төзелгән, 36-сы капиталь ремонтланган. 127 км яңа юл, 3 метро станциясе төзелә, соңгы 4 ел эчендә 46 мәгариф объекты, шул исәптән балалар бакчасы, мәктәпләр барлыкка килде.
Торак фондны капиталь ремонтлау кысаларында 360 меңнән артык казанлы үзләренең торак шартларын яхшырта алды, шул ук вакытта кайбер йортларда капремонт 40-50 еллап башкарылмаганлыгын исәпкә алырга кирәк, - ди шәһәр башлыгы. Шәһәр демографиясе өлкәсендәге уңай тенденцияләрне дә әйтмичә мөмкин түгел – бу елның 10 ай эчендә туучылар саны 2010 елыныкына караганда 1800 балага артыграк.
Мэр шәһәр транспорт проблемасына да кагылды. 2000 елда шәһәрдә 100 меңләп автомобиль булган булса, бүген аларның саны – 300 мең, шул ук вакытта парковка урыннары, гаражларны да исәпкә алып, шәһәрдә ике мәртәбә азрак – 154 мең. “Бөкеләр” проблемасын хәл итүне Мэр комплекслы хәл итүдә – машина йөртү культурасын үзгәртү, парковкалар төзү, шулай ук халыкны уңайлы, һәркем йөри алган җәмәгать транспорты белән тәэмин итүдә күрә.
Шуны әйтергә кирәк, Универсиада аркасында, Казанда транспорт планын тормышка ашыруга 40 млрд сум, метроның яңа станцияләрен төзү эшләренә 24 млрд сум бүлеп бирелә. “Татарстан башкаласына шуның кадәр көч, акча һәм игътибар бирелгәнлеге юк иде әле”, - дип нәтиҗә ясады И.Метшин.