"Көнбагыш" - "Бәләкәч" республика программасы буенча төзелгән җиденче балалар бакчасы.
(KZN.RU, 18-нче ноябрь). Яңа Савин районының кеше күпләп яшәгән Азино-1, 2 микрорайоннарында өч яшьтән олырак булган балалар өчен мәктәпкәчә учреждениеләрдә урын җитмәү проблемасы тулысынча хәл ителәчәк. Бу хакта Казан Мэры Илсур Метшин “Бәләкәч” программасы буенча төзелгән җиденче балалар бакчасын ачкан вакытта хәбәр итте.
“Көнбагыш” дип аталган матур һәм җылы исемле балалар бакчасы Азино-2 микрорайонындагы Минск урамы буенча 55а йортта урнашкан. Балалар бакчасын төзү эше быел февраль аенда башланган. 10 ай эчендә ташландык урында төзүчеләр матур өч катлы бина торгызды. Биредә йокы бүлмәләре булган 6 төркем бүлмәсе, спорт һәм музыка залы, татар теле һәм логопед кабинеты, пищеблок, кер юу бүлмәсе, яшелчә саклау урыны һәм кладовой бар. Балалар бакчасын карап чыкканнан соң шәһәр башлыгы корылманың якты һәм матур, ә тәрбиячеләр һәм педагоглар коллективының бердәм булуын билгеләде.
Мәктәпкәчә учреждение 120 урынга исәпләнгән. Мөдир Фәридә Ибраһимова сүзләренә караганда, уку-укыту барышы татар телендә алып барылачак, басым туган якны, аның тарихын һәм гореф-гадәтләрен өйрәнүгә биреләчәк. “Ата-аналар теләге буенча рус телле балалар да кабул ителә”, - дип билгеләде ул. Татар теленнән кала бәләкәчләр инглиз теле нигезләренә, түбәтәйләргә һәм кәләпүшләргә сәйлән чигергә өйрәнәчәкләр.
“Чираттагы балалар бакчасының ачылуына бергәләп шатланабыз. Балаларыбыз көнбагыш сыман матур, сәләтле”, - диде Казан Мэры һәм “Бәләкәч” программасының Россия Федерациясендә масштабы, капитал салу күләме буенча аналоглары булмаган республика проекты икәнлеген ассызыклады.
“Халык белән очрашуларда көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып балаларны балалар бакчаларында урыннар белән тәмин итү соравы кала иде. Ел дәвамында, бюджет ситуациясенең катлаулы булуын, Универсиадага әзерлекне исәпкә алып, без 18 яңа балалар бакчасы төзедек һәм 5-сен төзекләндердек”, - диде И.Метшин, шул нисбәттән республикабыз җитәкчелегенә һәм төзүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Илсур Метшин балалар бакчасы мөдиренә спорт җиһазлары алуга сертификат, балаларга йомшак уенчыклар һәм баллы бүләкләр тапшырды. “Балаларыбызны туган телгә, табигатькә, олыларны хөрмәт итәргә өйрәткән кебек, кечкенә чактан ук сәламәт яшәү рәвешенә дә өйрәтергә тиешбез”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, “Көнбагыш” балалар бакчасы төзелешенең генераль подрядчы оешмасы – “КазаньЦентрСтрой”, подрядчы оешмасы – “ФаРус” төзелеш фирмасы, проект төзүче – “Татинвестгражданпроект” оешмасы. Объектны бәясе – 62,9 млн. сум.