(Казан шәһәре
KZN.RU, 17-нче гыйнвар, Алена Мирошниченко). Бүген КДАТУ мәйданчыгында ТР
Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгының йомгаклау коллегиясе узды. Коллегия
утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин,
"Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга ярдәм итү фонды" дәүләт
корпорациясе җитәкчесе Константин Цицин, хөкүмәт әгъзалары, ТР министрлыклары
һәм ведомстволары җитәкчеләре, депутатлар, төзелеш индустриясе предприятиеләре,
уку йортлары җитәкчеләре катнашты.
И.Фәйзуллин:
"2021 елда Татарстан территориясендә алданган өлешчеләр проблемасын
тулысынча хәл итү планлаштырыла"
ТР Төзелеш,
архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин ведомствоның
2018 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычлары турында сөйләде. Татарстанда
Россия буенча торак белән тәэмин
ителешнең иң югары күрсәткече – бер кешегә 26,2 кв.м, ә Россия буенча уртача
алганда – 25,2 кв. м, бирелгән ипотека кредитлары саны арткан, төзелеш
өлкәсендә зыянга эшләүче предприятиеләр өлеше кимегән.
Ирек Фәйзуллин
хәбәр иткәнчә, Татарстанда соңгы 8 ел эчендә ел саен 2 млн 400 мең кв. метрдан
артык торак гамәлгә кертелә (2018 елда – 2 млн. 409,9 мең кв. м). Бу төзелеш
оешмаларын эш белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә һәм торак бәясе үсешен
тоткарлаучы фактор буларак, төзүчеләр арасында конкуренцияне саклый.
Ипотека
кредитлары турында сөйләгәндә, ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы түбәндәгеләрне
хәбәр итте: Татарстанда 2018 елның 11 аенда бирелгән ипотека кредитлары саны
31,4% арткан (2018 елның 11 аенда барлыгы 48 мең 808 кредит бирелгән, 2017
елның 11 аенда – 37 мең 144 кредит).
"Торак
төзелеше өлкәсендә иң катлаулы бурычларның берсе - алданган өлешчеләр
мәсьәләсен хәл итү. 2018 елда 424 өлешче өчен 5 объект файдалануга тапшырылды.
2019 елда 840 өлешче өчен 12 объектны файдалануга тапшыру планлаштырыла, ә 2021
елда – Татарстан территориясендә алданган өлешчеләр проблемасын тулысынча хәл
итү планлаштырыла", – дип белдерде И.Фәйзуллин.
Р.Миңнеханов:
"Дөньяда бер технология: чүпне аерып җыю һәм калдыкларны термик эшкәртү.
Башка юл юк"
Коллегиядә чүп
эшкәртү мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде. Шулай итеп, ТР төзелеш, архитектура
һәм торак-коммуналь хуҗалык министры хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 1
гыйнварыннан Татарстан каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасына
күчте. Республиканың бөтен территориясендә кулланучылар өчен тарифлар үзгәрде –
түләү кеше саныннан хисапланачак. "Бу тарифны гына күтәрү түгел – бу
барлык инфраструктура яңартылырга тиеш дигән сүз. Аңлашыла, бу йөкләнешне
арттыру да, әмма без яши торган яшәү тирәлеге белән бездән башка беркем дә
шөгыльләнмәячәк. Бу тема актуаль булды һәм калачак", - дип ассызыклады
Р.Миңнеханов.
Каты коммуналь
калдыкларны эшкәртү инфраструктурасында 41 чүп күчереп төяү станциясе, 1 тимер
юл чүп күчереп төяү терминалы, 11 чүпне сортларга аеру станциясе, 5
муниципальара полигон булдыру планлаштырыла. Моннан тыш, агымдагы елдан
республика күмелгән калдыклар күләмен киметү һәм аларны хуҗалык әйләнешенә
җәлеп итү юлы белән әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынтыны киметүгә басым ясый
башлый. Региональ операторларның берсенең генераль директоры Сергей Богатов 20
чүп күчереп төяү станциясеннән торган челтәр булдыру планнары турында сөйләде.
"Аларга калдыклар аз чүп өемнәре белән китереләчәк, зур пресс-
компакторларына күчереләчәк һәм муниципаль чүп-чарны сортларга аеру
комплексларына китәчәк. Территориаль схема буенча, Татарстан Республикасының
Көнбатыш зонасында 2020 елга кадәр 3 экотехнопарк төзелергә тиеш. Казанның экотехнопарк
территориясендә чүпне сортларга аеру буенча автомат оптик станциясе урнашачак, ул кешенең физик
хезмәтен кулланмыйча эшли һәм җитештерү калдыкларын эшкәртүнең зур спектры
булган районнарга караганда зуррак булган районнардан да зуррак җиһазландырылган",
– дип планнары белән уртаклашты С.Богатов.
Бу өлкәдә соңгы
эшләнмәләрне куллану - мөһим момент. Шуңа күрә Р.Миңнеханов Татарстанда югары
технологияле җайланмалар эшләячәген, ә элек халыкара экологик экспертиза
үткәрәчәген ассызыклады. "Дөньяда бер технология: чүпне аерып җыю һәм
калдыкларны термик эшкәртү. Башка юл юк. Әгәр без калдыкларны күмсәк, бөтен
республика чүплек булачак", - дип белдерде республика башлыгы.
ТР Президенты:
"Иң дөрес юл - безнең белгечләрнең квалификацияләрен күтәрү һәм заманча
җиһазлар белән эшләү күнекмәләрен алу"
22-27 август
көннәрендә Казанда узачак WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча
дөнья чемпионаты турында бүген йомгаклау коллегиясендә фикер алыштылар.
Константин Цицин билгеләп үткәнчә, Казанда башланган хәрәкәт бөтен Россия
буйлап таралып киң колач алды. "Узган ел без килешүгә кул куйдык, ә инде
быел ук яңа компетенция – күпфатирлы йорт белән идарә итү барлыкка киләчәк.
Апробациядә республика һәм Казан ярдәменә өметләнәбез, чөнки без тиешле дәгъвачылар
стендларда гына түгел, ә йортларда да эшләячәк дип планлаштырдык", – дип
хәбәр итте федераль кунак.
Шуны да билгеләп
үтәргә кирәк, коллегия үткәрү урыны итеп КДАТУ мәйданчыгы очраклы сайланмаган.
Утырыш алдыннан коллегия президиумы әгъзалары уку йорты базасында ачылган
"Система" төзелештә яңа инженерлык системалары үзәген карадылар.
Биредә җылылык белән тәэмин итү, вентиляция, су белән тәэмин итү, су бүлү, ТКХ
инфраструктурасы һәм төзелеш кебек юнәлешләрдә эшләү өчен кадрлар
әзерләячәкләр.
"Иң дөрес юл
– безнең белгечләр квалификацияләрнең күтәрүе, ә әле генә белем алучыларның
заманча җиһазлар белән эшләү күнекмәләрен алуы. Үз технологияләрен, җиһазларын
алга этәрергә теләгән кешеләр өчен бу булачак белгечләргә үз эшләнмәләрен
күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек", - дип билгеләп үтте ТР Президенты.