(Казан шәһәре
KZN.RU, 18-нче гыйнвар). Казанда татар музыка сәнгатенең мәшһүр вәкиле, РФ һәм
ТР халык артисты, Габдулла Тукай ис. ТР дәүләт премиясе иясе Илһам Шакиров белән
хушлаштылар.
Чара бүген Муса
Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында узды. Мәрасимдә
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе
Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин,
Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР министрлыклары
һәм ведомстволары җитәкчеләре, иҗат берләшмәләре вәкилләре катнашты. Хушлашыр
өчен Россиянең төрле төбәкләреннән вәкилләр, шул исәптән Әстерхан өлкәсе
делегациясе дә килгән иде.
Мәрасимне ТР
Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының “Милли Шура” рәисе
Васил Шәйхеразыев алып барды.
“Бүген без татар
эстрадасының атаклы җырчысы Илһам Шакировны соңгы юлга озатабыз. Аның Аллаһы
тәгалә биргән таланты һәм кабатланмас тавышы, моңы татар җырын бөтен дөньяга
таратты. Мондый кешеләр турында, ул дөньяга бер мәртәбә генә килә дә мәңгегә
истә кала, диләр. Илһам Шакиров татар җыр сәнгатенең мәңгелек үрнәге булып
калачак”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп
үткәнчә, республикада бөек башкаручның исемен мәңгеләштерү буенча махсус
программа кабул ителәчәк. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бер-ике айдан “Казан
Экспо” халыкара күргәзмә үзәге территорияендә 3 мең урынлык зур концерт залы
төзелеп бетәчәк. Татарстан Президенты бу яңа концерт залына Илһам Шакиров
исемен бирергә тәкъдим итте.
Минтимер Шәймиев
белдергәнчә, Илһам Шакировның вафаты – татар халкы өчен гаять зур югалту. “Аның
иҗаты аша безгә бик күп татар халык җырларын, бөек шагыйрләребезнең: „Кара
урман“, „Тәфтиләү“, „Туган авылым“ һәм башка күп әсәрләре килеп җитте. Безгә бу
бөек шәхес турындагы истәлекне бик тырышып сакларга кирәк. Аерым алганда, Илһам
Шакиров исемендәге фестиваль оештырырыга кирәк”, - диде Минтимер Шәймиев.
“Без аның белән
бер чорда яшәвебез белән горурланабыз. Австралиядә, Финляндиядә, Германиядә –
татарлар яшәгән бөтен илләрдә Илһам Шакировны яраталар һәм хөрмәт итәләр. Аның
турында китаплар язарлар, аның бай мирасын җентекләп өйрәнерләр”, - диде РФ һәм
Татарстанның халык артисткасы Зилә Сөнгатуллина.
Мәрасимдә шулай
ук Илһам Шакировның хезмәттәшләре, дуслары да чыгыш ясады. Васил Шәйхеразыев
республика җитәкчелеге исеменә Россиянең төрле нокталарыннан килгән берничә
кайгы уртаклашу телеграммасын укыды.
Мәрасимнән соң
артистны гадәттәгечә алкышлар белән озаттылар. Илһам Шакиров Казанда Яңа Татар
Бистәсе зиратында җирләнәчәк, дип хәбәр ителә ТР Хөкүмәтенең рәсми порталында.
Белешмә
Илһам Шакиров –
миллионлаган кешенең мәхәббәтен яулаган һәм гомерен татар милли музыка сәнгатен
пропагандалауга багышлаган легендар җырчы. Ул 1935 елның 15 февралендә Татарстан
Республикасының Сарман районы (хәзер Тукай районы) Яңа Бүләк авылында туа. 1954
елда Теләнче-Тамак авылының урта мәктәбен тәмамлый һәм Казан музыка училищесына
укырга керә, бер елдан соң Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетына Е.А.Амбросимова
һәм З.Г.Байрашева классына кабул ителә.
Илһам Шакировны
иҗат юлы Габдулла Тукай ис. Татар дәүләт филармониясе белән бәйләгән, монда ул
1960 елда, Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаганнан соң, эстрада җырчысы
булып килә.
Илһам Шакиров
репертуарында 500-дән артык әсәр хисаплана. Илһам Шакировның күпчелек әсәрләре –
үзе иҗат иткән әсәрләр, алар шулай ук халык мирасы булды. Ул татар халкының
музыка сәнгатен үстерүгә һәм саклауга, милли концерт эстрадасы үсешенә бәяләп
бетергесез өлеш кертте. Илһам Шакиров 84-нче яшендә вафат булды.