(Казан шәһәре
KZN.RU, 2-нче гыйнвар, Ксения Швецова). Казанда яңа ел бәйрәмнәре вакытында
коммуналь хезмәтләр көчәйтелгән режимда эшли - күп фатирлы йортлар
территорияләреннән һәм шәхси тораклардан чүп көн саен чыгарыла. Шәһәрдә 120-гә
якын чүп җыю машинасы эшли, алар бүгенге көн уртасына гына да 6 мең куб. м чүп
чыгарган, ә гадәти көннәрдә тәүлегенә күп дигәндә 5-5,5 мең куб. м чыгарыла.
Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр ишегалларыннан чүп чыгаруны тикшерде. Башкарма
комитет җитәкчесе Денис Калинкин һәм Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе
Дмитрий Анисимов белән ул 8 Март урамындагы 8 һәм 12 номерлы йортлар
ишегалларын карап чыкты һәм чисталыгы һәм тәртибе өчен казанлыларга рәхмәт
белдерде.
Бүген Казанда эшкә
120-гә якын чүп җыю машинасы җәлеп ителгән, шәһәрне җыештыру өчен идарәче
оешмалар карамагында 152 махсус техника берәмлеге һәм 1,5 мең ишегалды
җыештыручы бар. "1 гыйнварда якынча 800 ишегалды себерүче һәм 60 берәмлек
техника эшкә чыкты, бүген исә – 1100 ишегалды себерүче һәм 86 берәмлек техника.
Иртәгә янә гадәти режимда эшләячәкбез",-дип сөйләде Торак-коммуналь
хуҗалык комитеты рәисе Дмитрий Анисимов. Ул билгеләп үткәнчә, чүп күпфатирлы
йортлар территорияләреннән дә, шәһәр бистәләреннән дә даими рәвештә чыгарыла.
8 Март урамындагы
15-нче номерлы мәктәп каршында урнашкан ишегалдын карап, Илсур Метшин яңа ел
төненнән соң иртән чиста булуын билгеләп үтте. "Бүген иртәнге сәгать 8-дән
без бөтен шәһәрне карадык. Чүп чыгару яхшы оештырылган. Хәтта калдыкларны чыгарып
өлгермәгән урыннарда да контейнер мәйданчыклары нормаль хәлдә, – диде Мэр. - 5
метрга кадәр чүп җыелган урыннар юк. Кешеләр чүп пакетларын әкрен генә җыеп
бара. Шәһәр халкына чүп җыю культурасы, чисталык өчен рәхмәт. Элек болай түгел
иде, кешеләрдә культура дәрәҗәсе артты". Ул билгеләп үткәнчә, яңа ел
каникулларында һәр ишегалдында чүп машинасының ничәдә килүен төгәл белергә тиеш
булган һәм иртәдән чисталык урнаштыручы җыештыручыларның эше зур әһәмияткә ия.
Шәһәр башлыгы
ПЭТ-шешәләрне җыю өчен контейнерлардан бик теләп файдаланучы казанлыларның
киңлекне бик сак кулланмауларына игътибар итте. "Шешәләр бераз гына булса
да йомарласак, аларны контейнерга күбрәк сыйлырып булыр иде. Әмма бу безнең
бурыч - шәһәрлеләргә калдыкларны ничек яхшырак җыярга кирәклеген аңлату. Ә
әлегә аларга чисталык һәм пөхтәлек өчен рәхмәт белдерәсе килә", - диде Мэр
һәм коммуналь хезмәткәрләрне раштуа бәйрәмнәрендә эшне активлаштырырга чакырды.
"Эшнең киләсе этабын 7 гыйнварга һәм 8 гыйнвар иртәсенә планлаштырырга кирәк",
- диде ул.
Исегезгә
төшерәбез, 1 гыйнвардан Россиядә каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа
тәртибе эшли башлады. Хәзер Казан һәм Татарстанның көнбатыш зонасы
территориясеннән чүп чыгару өчен җавап бирүче төбәк операторы булып "ПЖКХ
Идарә итүче компаниясе" ҖЧҖ тора. Төбәк операторының бурычы - киләчәктә
эшкәртү өчен каты көнкүреш калдыкларын җыю, аеру, куркыныч калдыкларны һәм
икенчел чималны эшкәртү, эшкәртелми торган калдыкларны куркынычсыз юк итү.
Чүпне автопаркта 130-лап чүп машинасы булган элеккеге чүп ташучылар да
чыгарачак.
Федераль законга
кертелгән яңалык көнкүреш калдыкларын көндәлек режимда чыгара, ә кирәк булганда
– өстәмә көч җәлеп итә торган коммуналь хезмәтләр эшенең нәтиҗәлелегенә йогынты
ясамады. Күп фатирлы йортларның йорт яны территориясендә чүп чыгаруны оештыру
өчен идарә итүче компанияләргә, Торак милекчеләре иптәшлеге (ТСЖ) һәм
Торак-төзелеш кооперативларына (ЖСК) җаваплылык йөкләнгән.