(Казан шәһәре
KZN.RU, 27-нче декабрь, Алена Мирошниченко). Бүген "Казан" гаилә
үзәге янындагы мәйданда шәһәрнең төп чыршысы ачылды. Моннан тыш, биредә
"Халык Кыш бабае" бәйгесендә җиңүчеләрнең исемнәре аталды. Яңа ел
мәйданчыгын Казан Мэры Илсур Метшин карап чыкты.
Татарстан
башкаласында беренче тапкыр Үзәк шәһәр чыршысын футбол буенча дөнья чемпионаты
вакытында ук казанлыларны җәлеп итү урынына әверелгән мәйданчыкта урнаштырырга
карар иттеләр. Яңа ел бәйрәмнәре дәвамында ул кунакларны дүрт тау, карусель,
боз сыннары һәм хәтта лабиринтлы зур боз шәһәрчеге белән сөендерәчәк. Кышкы
суыктан качу, кайнар чәй белән җылыну өчен махсус бүлмәләр җиһазландырылган.
Аларның берсендә балалар хәтта мультфильмнар да карый ала. Мәйданчыкта әкият
геройлары җанлана: мим шарманкада бөтен танылган композицияләрне башкара,
WorldSkills символлары – ачык төстәге Скиловиклар – барлык корылмаларның да
кешеләр куллары белән төзелүе, шул рәвешле эшче һөнәр вәкилләренең эш
нәтиҗәләрен күрсәтеп төзелүе турында сөйли.
Мәдәният идарәсе
җитәкчесе Азат Абзалов билгеләп үткәнчә, "Казан" гаилә үзәге янындагы
мәйданчык җәйге чаралар чорында үзләрен яхшы яктан күрсәтергә өлгергән.
"Ул массакүләм чаралар үткәрү өчен тулысынча җайлаштырылган – уңайлы,
матур, шуннан Кремльгә панорамалы күренеш ачыла. Ул туристларны да,
казанлыларны да, шул исәптән транспорт күзлегеннән дә җәлеп итә. Иң мөһиме,
биредә таудан шуарга гына түгел, ә 1 гыйнвардан башлап көн саен кышкы
каникуллар вакытында узачак концерт программаларын да карарга була. Моннан тыш,
фотолар ясарга да, чыршы янында йөрергә дә була. Бу уңайлы урын", - дип
сөйләде ул.
Яңа шәһәрчек биш
меңгә кадәр кунак сыйдыра ала. Җылыту өчен бүлмәләр, боз лабиринтлары, кызыклы
арка конструкцияләре кебек элементлар мондый мәйданчыкта беренче тапкыр
барлыкка килде. U-образлы формала иң зур тау тагын да артты – бүген аның
озынлыгы 120 метр, биеклеге 11 метр тәшкил итә. Барлык яңа объектларны да Илсур
Метшин, Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров,
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь
Куляжев һәм башкалар карап чыктылар.
Бүген бәйрәм
шәһәрчегенең зур сәхнәсендә шәһәрнең вокаль һәм бию ансамбльләре артистлары
чыгыш ясады. Моннан тыш, нәкъ менә биредә элек Бауман урамында узган яңа ел
тылсымчылары парады тәмамланды һәм "Халык Кыш бабае" бәйгесендә
җиңүчеләрнең исемнәре игълан ителде.
Шулай итеп, бүген
"Кыш Бабай – Жизнелюб", "Иң яхшы Кар кызы", "Иң яхшы
видеязма", "Мегамузыкаль Кыш бабай", "Иң эндорфинлы Кыш
бабай" һ.б. номинацияләрдә җиңүчеләр исемнәре әйтелде. Сүз уңаеннан,
"Жизнелюб" клубы командасы тамашачылар мәхәббәте призын яулады, ә иң яхшы
видеязманы "Северный экспресс" коллективына төшерергә насыйп булды.
Тик иң төп приз – беренче урын һәм 100 мең сум "Новогодние книжники"
командасына бирелде.
Бәйгедә җиңүче
Кыш Бабай балаларның өйләренә инде алты ел дәвамында кышкы тылсымчы образында килгәч,
шатлык бүләк итәчәген сөйләде, хәзер ул үзен тагын да югарырак дәрәҗәдә –
гомумшәһәр күләмендә сынап карарга карар иткән. Кар кызы әлеге әкияти образда
беренче тапкыр, әмма бу тәҗрибә аның өчен кызыклы булган, бигрәк тә мондый
югары нәтиҗәгә ирешкәч. "Әзерлек ай дәвамында барды, үз чыгышларыбызда без
укуны пропагандалырга, балаларга һәм яшьләргә файдалы нәрсәләрне җиткерергә
тырыштык. Безнең бөтен программа китапларда төзелде: табышмаклар, уеннар,
әкиятләргә бәйле музыкаль номерлар. Әлбәттә, безгә булыштылар, безнең команда
бик зур булды, һәм без аларга ярдәм итүләре өчен бик рәхмәтле. Алардан башка
мондый нәтиҗәләргә ирешә алмаган булыр идек. Хәер, җиңү көтелмәгән булды, чөнки
Кыш Бабай һәм Кар кызлары шактый иде, алар да беренче урынга лаеклы иде. Барысының
да бик кызыклы, матур номерлары бар иде", - дип уртаклашты баш Халык Кыш
Бабае һәм аның ярдәмчесе.
Быел ярышларда
катнашу өчен 30 иҗат коллективы гариза бирде. 15 декабрьдә сайлап алу узган
тылсымчылар үзләренең кыска интерактив программаларын шәһәрнең сәүдә
үзәкләренең берсендә күрсәттеләр. 20-23 декабрьдә шәһәр урамнарында, тукталыш
павильоннарында һәм торак массивларда яңа ел сувенирлары уйнатылган иҗади
номерлар тәкъдим ителде. Соңгы этапта, 25-26 декабрьдә, казанлылар онлайн-тавыш
бирү форматында 18 конкурсантның видеоязмасын бәяләде. Дүрт меңнән артык
шәһәрле җиңүчеләрне сайлады.
Бәйрәм, әлбәттә,
яңа ел чыршысы утларын кабызу һәм матур салют белән дә истә калды.