(Казан шәһәре
KZN.RU, 26-нчы декабрь). Бүген Казанда "Ел җитәкчесе – 2018"
Республика иҗтимагый бәйгесе лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Чара
“Корстон” кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексы мәйданчыгында узды.
Тантанада
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе
Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин
катнашты.
Чарада
катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы
Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. Ул бүгенге көндә Советлар Союзы
Герое, Бөек Ватан сугышы ветераны Борис Кузнецов хөрмәтле кунак булуын хәбәр
итте. Бүген ул үзенең туган көнен билгеләп үтә – аңа 93 яшь тулды. "Рәхмәт
сезгә, Борис Кириллович, сез бүген безнең белән бергә", - дип мөрәҗәгать
итте ветеранга Рөстәм Миңнеханов.
"Ел
җитәкчесе" конкурсы турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов билгеләп
үткәнчә, лауреатларны сайлап алу критерийлары бар, бәйгене үткәрү кагыйдәләре
бар. "Ләкин мин сезне алдынгыларга һәм артта калучыларга бүлмим, - дип
мөрәҗәгать итте ул чарада катнашучыларга. – Минемчә, бездә җитештерү
командирларының менә дигән командасы барлыкка килде, алар ярдәмендә республика
һәм тулаем ил үсә. Республика икътисады - бөтен илебез икътисадының җитди
өлеше. Һәм без гамәлгә ашыра торган проектлар - гомумроссия масштабындагы
проектлар. Татарстанда сәнәгать продукциясе күләме, исәпләүләр буенча, 2018
елда якынча 2 трлн 750 млрд. сум тәшкил итәчәк, тулай төбәк продукты – 2 трлн
400 млрд. сум яки аннан күбрәк, төп капиталга инвестицияләр күләме 650-670
млрд. сум тәшкил итәчәк. Һәм мин бу бик зур саннар дип саныйм. Татарстан -
федерациянең әйдәп баручы сәнәгать һәм агросәнәгать субъекты. Һәм болар барысы
да биредә тәкъдим ителгән команда ярдәмендә тормышка ашырыла. Предприятие
җитәкчеләренә зур рәхмәт! Безнең республика территориясендә 1 трлн. сумга якын
социаль, салым һәм башка төр түләүләр формалаша. Татарстан - федераль бюджетка
әйдәп баручы түләүчеләрнең берсе".
Рөстәм Миңнеханов
шулай ук искә төшергәнчә, төбәктә 38 республика программасы гамәлгә ашырыла.
Әлеге программаларның бюджеты 40 млрд сумнан артык тәшкил итә. Шуларның 27
млрд. сумы юл инфраструктурасына туры килә, 2,5 мең яңа төзелеш объекты, бөтен
республика буенча капиталь ремонт гамәлгә ашырылган. "Без моны сезнең
бүлекчәләрдә, сезнең предприятиеләрдә булган потенциал аркасында эшли алабыз, -
дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов предприятие җитәкчеләренә. – Хезмәтегез
өчен рәхмәт белдерәм, хөкүмәт, парламент, хезмәт коллективларына ихлас рәхмәт
сүзләрен җиткерүегезне сорыйм. Республикабыз, илебез иминлеге өчен башкарган
эшләре өчен рәхмәт!»
Чара кысаларында
Рөстәм Миңнеханов алдынгы сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләренә һәм
белгечләренә дәүләт бүләкләре тапшырды ("Россия Федерациясенең Атказанган
химигы" исеме, Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәт өчен"
медальләре, "Татарстан Республикасының Атказанган машина төзүчесе"
исеме, "Татарстан Республикасының атказанган азык-төлек сәнәгате
хезмәткәре" исеме), дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Президенты
матбугат хезмәте.
Татарстан Республикасы
Премьер-министры Алексей Песошин - конкурс комиссиясе рәисе хәбәр иткәнчә,
конкурс комиссиясе нәтиҗәләр чыгарды. Катнашучылар исемлеге министрлыклар,
ведомстволар, шәһәр һәм муниципаль берәмлекләр, эш бирүчеләр берләшмәләре
тәкъдимнәре нигезендә формалаштырылды. Конкурста катнашу өчен барлыгы 103
җитәкче тәкъдим ителде, шуларның 85-е номинант булды. "Барлык җиңүчеләрне
максат куя белү һәм аларның үтәлешенә ирешү берләштерә", - диде Алексей
Песошин. Лауреатларга алтын күкрәк билгеләре һәм дипломнар тапшырылды.
Аннары Минтимер
Шәймиев "Яңарыш" фондының Хәйриячеләр китабының тугызынчы томын һәм
Рәхмәт хатларын тапшырды. Казан Мэры Илсур Метшин да Рәхмәт хаты белән
бүләкләнде.