(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы декабрь, Алсу Сафина). Бүген Ратушада Казан Мэры Илсур Метшинның федераль, республика һәм шәһәр массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән традицион яңа ел алды очрашуы узды. 1,5 сәгать эчендә журналистлар шәһәр үсеше өчен мөһим булган объектлар һәм шәһәр хуҗалыгы аспектлары – юллар төзү, Мәскәү - Казан югары тизлекле тимер юл магистрале, җәмигъ мәчете төзү, Генераль план кабул итү, зоопарк ачу, җәмәгать транспортында йөрүгә тарифларны арттыру һәм башкалар турында күпсанлы сораулар бирделәр. Очрашуда шулай ук 2018 елга нәтиҗәләр ясалды һәм киләсе елга планнар яңгырады.
"2017 елда ишегалларын һәм юлларны төзекләндерү буенча рекорд куйган булсак, быел алар саны 20% артты"
Очрашуны ачып, Илсур Метшин узып баручы елга нәтиҗәләр ясады. Мэр 2018 елны футбол буенча FIFA дөнья чемпионатын үткәрү белән бәйле катлаулы һәм киеренке, шул ук вакытта зур уңай эмоцияләр белән тулыландырылган дип атады. "2013 елдан, Универсиада үткәннән соң, бу ел эмоцияләр һәм масштабы буенча иң бай ел булып тора, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы. - Безнең өчен, һичшиксез, Универсиада якынрак, ул беренче мәхәббәт, беренче бала, беренче хисләр кебек. Әмма масштабы буенча, һичшиксез, футбол буенча дөнья чемпионаты - илебездә беренче тапкыр узган вакыйга һәм без аны бик лаеклы уздырдык. Хисләр - гүя башка планетада". Шәһәр башлыгы Казанның Халыкара футбол ассоциацияләре федерациясе (ФИФА) президенты Джанни Инфантино тарафыннан иң югары бәя алуын искәртте.
Шуның белән беррәттән, 2018 ел башкарылган эшләр саны буенча рекордлы булды. Шулай итеп, торак фондын, сырхаухынәләрне капиталь төзекләндерү дәвам итте. 122 юл капиталь ремонтланган, аларның кайберләре аерым алганда Магистраль, бертуган Батталовлар, Максимов урамнары яңадан төзелгән. Шулай ук 60 бистә юлы төзекләндерелгән, шул исәптән өч бакчачылык ширкәтләренә һәм 432 ишегалды юлы. "2017 елда ишегалларын һәм юлларны төзекләндерү буенча рекорд куйган булсак, быел алар саны 20% артты", - дип ассызыклады Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы быел 3 мәктәп тапшырылуын искә төшерде. "Мәскәүне алмасак, Казан соңгы 10 елда гамәлгә кертелгән социаль инфраструктура объектлары саны буенча беренче урында тора, - дип ассызыклады И.Метшин. - Мәктәп тапшырмаган бер ел да булмады. Быел өч яңа мәктәп ачылды, шул исәптән "Салават Күпере" микрорайонында да.
2019 елда башланачак балалар сәламәтләндерү лагерьларын төзекләндерү буенча өч еллык программаны кабул итү күңелле яңалык булды.
Шәһәрдә башка мөһим үзгәрешләр арасында - "Имәнлек" метро станциясен ачу, Кабан күленең беренче чиратын төзекләндерүне тәмамлау, Ленин ис. мәдәният йорты тулы көченә эшли башлады. 2018 елда Фучик урамы буенча бульвар, "Ак чәчәкләр" скверы, "Фестиваль" бульвары, "Казан" милли-мәдәни үзәге янындагы сквер һәм авышлык төзекләндерелде. Сүз уңаеннан, Мэр билгеләп үткәнчә, "Казан" милли-мәдәни үзәге янындагы эшләр тәмамланмаган - "ТАИФ" КТ күп катлы паркинг төзү белән бергә киләсе елга балалар паркын төзекләндерергә планлаштыра. Тулаем алганда, И.Метшин сүзләренә караганда, Казанда яшел зоналар мәйданы 131 гектарга арткан.
2019: Зур Казан боҗрасы дәвамы, Генплан кабул итү, мәдәният йортыларында капиталь төзекләндерү
Шәһәр хакимиятендә 2019 елга да планнар күп, аерым алганда, "Сәйдәш" мәдәният үзәгендә (элеккеге Төзүчеләр мәдәният йортында), Дәрвишләр бистәсендәге Сәет-Галиев ис. мәдәният сараенда һәм Идел буе районында "Чулпан" мәдәният үзәгендә эшләр дәвам итәчәк. Казан Мэры сүзләренә караганда, мәдәният йортларын капиталь төзекләндерү ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән мөмкин булды. "10 ел элек бу хакта хыялана да алмый идем, чарасызлык булды, Мэр буларак моны беркайчан да күрә алмам кебек иде", - дип белдерде журналистларга Илсур Метшин. Киләсе елда капиталь ремонт Юдино бистәсендә Тимерьюлчылар мәдәният йортында килер дип көтелә, ул үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтте. Моннан тыш, Юдинода боз спорт сарае төзелә, 9 майга яңартылган мемориаль комплекс әзер булачак.
Зур казан боҗрасы төзелешен тәмамлау турындагы карар мөһим вакыйга булды. "Кояшлы шәһәрдән" Борисково аша Техника урамына "Кызыл шәрыкка". Магистраль урамын без ясадык, язын өске катлам җәеләчәк. Танк боҗрасыннан 10 минут эчендә елга портына кадәр барып җитәргә мөмкин булачак, - диде И.Метшин. - Бу глобаль проеут, ул "Куркынычсыз юллар" программасы кысаларында федераль үзәк белән берлектә 50х50 гамәлгә ашырылачак. Якындагы ике елда проектны гамәлгә ашыру планлаштырыла".
2019 елда Казанның Генераль планын кабул итү планлаштырыла. Илсур Метшин шуны искә төшерде: быел моны федераль законнарга үзгәрешләр кертү аркасында башкарып булмады. Шәһәр башлыгы әлеге мөһим документ турында фикер алышуда актив катнашканы өчен казанлыларга рәхмәт белдерде, чөнки продуктив тәкъдимнәр кергән. "Тикшерелгән документ якын унъеллыкка Казанның үсешен дөрес билгелиячәк", - дип ышанып әйтте Илсур Метшин.
Тарифны арттыру котылгысыз
Җәмәгать транспортында йөрүгә тарифларны арттыру турындагы сорауга җавап биреп, И.Метшин юл бәясен арттыру котылгысыз, диде.
"Без Идел буенда җәмәгать транспортының барлык төрләре буенча ташламалы категория гражданнарны йөртүче бердәнбер шәһәр булып калабыз. Безгә Самараны мисал итеп китергәннәр иде (анда безнең иске кызыл автобусларда йөриләр), анда 1100 автобусның нибары 430-ы яки 470-е ташламалы категория гражданнарны йөртә, калган тарифлары – "пазиклар" һәм "газельләр", - диде И.Метшин. – Бездә тариф, ягулык-майлау материаллары, хезмәт хакы өч ел артмаган, бүген 250 машина йөртүче җитми. 870 машина йөртүче арасында 520-се - якын чит илләрдән килүчеләр. Без юл бәясе буенча иң кыйммәтле шәһәр түгел".
Транспорт темасын дәвам итеп, ММЧ вәкилләре Мәскәү-Казан югары тизлекле магистрале язмышы белән кызыксынды: әлеге проект ни дәрәҗәдә реаль һәм ул хәзер ни дәрәҗәдә кирәк? "Теләсә нинди зур проектлар башта хыялларда һәм идеяләрдә туа, аннары җитди эшләнеп килә, - дип җавап бирде шәһәр башлыгы. - Барысы да үз вакыты белән килергә тиеш. Юл кирәкме? Әлбәттә, кирәк. Сыйфатлы тимер юл элемтәсе, авиа, автотранспорт, су юллары күбрәк булган саен, икътисад та шулкадәр яши. Барысы да акчадан тора, шуңа күрә без хөкүмәттәге хезмәттәшләребез өчен акча бармы юкмы икәнен әйтә алмыйбыз. Сүз уңаеннан, югары тизлекле магистраль булмаячак, дип беркем дә әйтмәде. Әлегә, гомумән, аның кирәклегендә шик белдерәләр".
Метрополитен язмышы турындагы сорауга И.Метшин метроның икенче линиясе Совет районы, Азино, Компрессор заводы ягына проектлана, дип билгеләп үтте. "Генераль план буенча станциянең урыннары беркетелгән, ә төзелешнең нинди темпы икътисадка, республика бюджеты мөмкинлекләренә бәйле булачак", – диде И.Метшин.
Чүпне аерым җыю турында: "Гадәтләрне үзгәртү барыннан да авыррак"
Журналистлар чүп яндыру заводын төзү темасын да читләтеп узмады. Илсур Метшин футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында массакүләм мәгълүмат чараларында чыккан мәкаләләрне анализлау бөтен дөньядан җанатарлар һәм журналистларның Казан – иң чиста шәһәр булуын билгеләп үтте.
Шәһәр башлыгы фикеренчә, чүпне аерым җыю - финанс ягыннан түгел, ә менталь сәбәпләр аркасында иң катлаулы мәсьәләләрнең берсе. "Гадәтләрне үзгәртү авыррак. Балачактан кашыкны уң кул белән тотасың, ә хәзер әйтәләр: әйдә хәзер сул кул белән тот, моңа күчү авыр, - дип мисал китерде Илсур Метшин. - Россиядә без пилот шәһәр булачакбыз һәм бу юлны беренчеләрдән булып үтәрбез. Ата-аналарны бу эшкә өйрәтсеннәр өчен, мәктәпләрдә балалардан башлыйк".
Чүпне аерым җыю буенча инфраструктура булдыру - зур юл. "Биредә тылсым таякчыгы юк, теләгем булса да, һәркем үзеннән башламаса, тәртип урнашмаячак. Минем гаиләм ПЭТ-шешәләр җыя башлады. Без моны өченче ел эшлибез. Икенче елга балаларның берсе ПЭТ-шешәне йомарламыйча ташлап китә ала иде әле, - дип сөйләде Мэр. – Һәр гаилә ПЭТ-шешәләр, азык-төлек һәм башка калдыкларны бүлә башламыйча без беркая да "очмаячакбыз". Ә бу бие гади".
"Без Казан белән мондый гына киртәләрне җимермәдек, мин шәһәрлеләргә, аларның эчке культураларына һәм аларның иң чиста һәм төзекләндерелгән шәһәрдә яшәргә теләүләренә ышанам. Тырышлыкны берләштереп, без моны җиңәчәкбез", - дип өстәде Илсур Метшин.
Ул шулай ук икенчел чималны максималь рәвештә чыгару мөһим булуын билгеләп үтте. "Бу зур бурыч, безнең өчен чираттагы чакыру, - диде шәһәр башлыгы. - Безгә беркем дә килми һәм бездән башка берәү дә тәртип урнаштырмаячак».
Чүп яндыру заводына килгәндә, хәзер проектлау бара, эш документлары әзерләнә, экспертиза үткәреләчәк, аның белән шәһәр халкын таныштырачаклар.
Яңа зоопарк төзү турында: "Генподрядчы башка, хайваннар сатып алынган"
Журналистлар шәһәрнең күп кенә кешеләре "Замбези елгасы" яңа зоопаркын түземсезлек белән көтүен искә төшерде. "Күпчелек эшләр башкарылды. Кызганычка каршы, генподрядчы көчне исәпләмәде, аларның объектив сәбәпләре бар, - дип җавап бирде Мэр. - Хәзер анда башка подрядчы, барысы да яңа елда булыр дип өметләнәбез. Хайваннар сатып алынган, кайберләре әлегә Африкада".
Яңа җәмигъ мәчете бөтен дөнья белән төзеләчәк
Иң зур мәчет төзү, аерым алганда, ул кайда урнашачак һәм нинди акчага төзеләчәк дигән сорау бирелде. "ТР мөселманнары Диния нәзарәте белән бергә актив рәвештә урын эзлибез, алар берничә. Бу карарны ТР ДМ мөэминнәре кабул итәргә тиеш. Без барыбыз белән бергә җәмигъ мәчете өчен бу лаеклы урын булуын теләр идек, - дип җавап бирде Мэр. - Ул ничек төзеләчәк? Казан Изге Ана иконасы соборы ничек төзелә, Кол Шәриф мәчете - бөтен дөнья белән. Яңалык юк - бергәләшеп, бу безнең көчтә", - дип белдерде.
Иң мөһиме – тыныч күк
Шәхси сораулар да яңгырады. Мәсәлән, Илсур Метшин нәрсә турында хыяллана. "Тыныч күктән башка берни дә кирәкми инде - калганын без булдырабыз, - дип ышанып әйтте шәһәр башлыгы. – Мин бу тыныч дөньяда, иң кадерле һәм иң кыйммәтле нәрсә - үзара дуслыкны, тынычлыкны саклау икәнен аңлыйм. Бу - төп хыял. Калганы үткән юлның югарылыгыннан кабул ителә: хәл ителмәгән проблемалар юк, нидер өчен акча кирәк, нидер өчен вакыт һәм акча кирәк".
Журналистлар Казанда Олимпия уеннарын үткәрү мөмкинлеге турында да сорадылар. "Әгәр Олимпия уеннары буенча карар кабул ителсә, Совет Союзында булган кебек булачак, ул вакытта олимпиаданы Мәскәү, Ленинград, Прибалтика кабул иткән иде, Казан Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи белән беррәт тән иң әзерлекле шәһәрләрнең берсе булып тора", – дип билгеләп үтте Мэр һәм әлеге шәһәрләрдә Уеннарны лаеклы рәвештә уздырырга һәм зур финанс кертемнәреннән башка гына мөмкин булыр иде, дип өстәде.
Илсур Метшинның балаларның нинди музыка тыңлавы белән кызыксынуы һәм яшүсмерләргә теге яки бу башкаручыларны тыңлау кирәкме дигән сорау бирелде. "Мин үз балаларымда яхшы зәвыкъ үстерергә тырышам, ул чакта бернидән дә тыярга кирәк булмаячак, - дип ышанып әйтте Мэр. - Кайчагында олы яки урта улым мине руль артына алып бара, аларның музыкасы ошый, дөрес, мин моның нәрсә икәнен сорамыйм. Кечесе белән ял иткәндә, без бер үк җырлар җырлыйбыз".
Матбугат конференциясе ахырында Казан Мэры журналистларны якынлашып килүче яңа ел белән котлады һәм 27 декабрьдә "Казан" гаилә үзәге янында узачак Үзәк шәһәр чыршысын ачу тантанасына чакырды.