(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче декабрь). Бүген Татарстан Республикасы
Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Мэры Илсур Метшинга "Татарстан
Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены медален тапшырды. Бүләкләү
тантанасы "Корстон" кунакханә-сәәдә-күңел ачу комплексында Татарстан
Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советының XIII съезды барышында узды.
Илсур Метшин Казанда 2018 елда Футбол буенча FIFA дөнья чемпионатын әзерләүгә
һәм уздыруга керткән өлеше өчен югары бүләккә лаек булды.
Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советының XIII съездында
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан
Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы
Премьер-министры Алексей Песошин, Республика муниципаль берәмлекләре Советы
рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Федерация Советы әгъзалары һәм Татарстан
Республикасыннан Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы
депутатлары катнашты.
Съезд делегатлары булып Татарстан Республикасының барлык 956 муниципаль
берәмлеге башлыклары торды. Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә,
2018 ел нәтиҗәләре буенча тулаем төбәк продукты күләме 2 трлн 420 млрд. сумнан
артып китәчәк, узган ел белән чагыштырганда, үсеш - 101,5%. Сәнәгать
продукциясе күләме, бәяләүләр буенча, 2 трлн 750 млрд сум, сәнәгать җитештерүе
индексы 101,9% тәшкил итәчәк.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, агымдагы ел нәтиҗәләре буенча төп
капиталга инвестицияләр күләме 670 млрд сум бәяләнә, ел нәтиҗәләре буенча
ваклап сату әйләнеше – якынча 910 млрд сум, узган ел белән чагыштырганда 105,6%
ка үсеш белән, ел нәтиҗәләре буенча уртача айлык хезмәт хакы 34 910 сум булыр,
дип көтелә. Эшсезлек дәрәҗәсе 0,55% тәшкил итәчәк, бу хезмәт базарындагы
тотрыклы вәзгыять турында сөйли.
Татарстан Президенты ассызыклаганча, төбәк федерациянең башка субъектлары
арасында авыл хуҗалыгы буенча өченче урында, сәнәгать җитештерү буенча дүртенче
урында, торак төзү һәм файдалануга тапшыру буенча бишенче урында, ваклап сату
әйләнеше буенча сигезенче урында тора.
Моннан тыш, Татарстан 2018 елның якынча йомгаклары буенча Россия төбәкләре
арасында сөт җитештерү буенча беренче урында, бәрәңге җыю буенча икенче урында,
терлек һәм кош ите җитештерү буенча алтынчы урында, ашлык җыю буенча җиденче
урында тора.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, республикада социаль өлкәне үстерүгә һәм
гомумән гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән 38 программа
гамәлгә ашырыла.
"Бу программалар саны сезнең теләкләрегез буенча арта, - диде Рөстәм
Миңнеханов, съезд делегатларына мөрәҗәгать итеп. - Әлбәттә, без аларны хәл итү
белән шөгыльләнәбез, бу суның сыйфатын яхшырту да, юллар төзү дә, ләкин барысын
да берьюлы хәл итү мөмкин түгел".
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, республикада яңа программа – җәйге
балаларны савыктыру лагерьларын капиталь ремонт һәм төзү старт ала. Аның сүзләренә караганда, бу
максатларга якынча 6-7 млрд сум бүлеп бирү күздә тотыла. "Программа бик
кирәк, һәм без аның белән шөгыльләнәчәкбез", - дип ышандырды ул.
Татарстан Президенты шулай ук соңгы 7 елда төбәктә демографиядә уңай динамика
күзәтелүен искәртте. Шулай итеп, гомер озынлыгы 4 елга диярлек арткан. Шул ук
вакытта соңгы вакытта демографиянең хәле кимүгә китерә.
Агымдагы елның 11 аенда халыкның табигый үсеше якынча 1800 кеше тәшкил
итте, дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, бүген гаилә
кыйммәтләрен популярлаштыруга, гаилә институтын ныгытуга аеруча зур игътибар
бирү мөһим.
"Җәмгыятьтә гаилә культы булсын, балалар тудырган хатын-кызларга ярдәм
итү федераль дәрәҗәдә дә, региональ һәм муниципаль дәрәҗәдә дә гамәлгә ашсын
өчен", - диде Рөстәм Миңнеханов.
2018-2019 елларда без республикада 3 яшькә кадәрге балалар өчен 29 яңа
балалар бакчасы төзергә тиеш, барлыгы 2021 елга 3 яшькә кадәрге балалар өчен 8
меңнән артык урын булдыру планлаштырыла, дип хәбәр итә Рөстәм Миңнеханов.