(Казан шәһәре
KZN.RU, 20-нче декабрь, Алсу Сафина). Роторная ур., 27д адресы буенча 180
фатирга исәпләнгән чираттагы йорт тапшырылды. Өлешчеләр тарафыннан
торак-төзелеш кооперативын төзү ярдәмендә йортны төзү бер ел эчендә
тәмамланган. Казан Мэры Илсур Метшин тапшырылган объектны карап чыкты һәм
өлешчеләр белән очрашуда әлеге йортның проблемалы 30 объектның 15-нчесе булуын
хәбәр итте. "Без экваторны уздык", - дип ассызыклады шәһәр башлыгы,
шәһәр хакимияте алданган өлешчеләр проблемаларын хәл итү буенча алып бара
торган эшләр турында сөйләгәндә.
19 катлы йорт
төзелеше 2014 елда башланган һәм ике елга исәпләнгән. Әмма төзүче –
"Фон-Ривьера" ҖЧҖ - бөлгенлеккә төшүгә бәйле рәвештә йорт каркасын
төзү этабында ук эшләр туктатылган. 2017 елның ноябрендә йорт өлешчеләре гомуми
җыелышта "Возрожление-3" торак-төзелеш кооперативын төзү һәм аңа йорт
тапшыру өчен тавыш бирделәр. Төзелешне тәмамлау өчен бер квадрат метрдан 12 мең
сум акча түләргә карар кылынды. Ул вакытта әлеге идеяне өлешләп түләүчеләрнең
75% артыгы хуплады. Объектта подрядчы "Бриз" төзелеш компаниясе"
ҖЧҖ булды.
Исегезгә
төшерәбез, элек шундый ук юл – төзелеш эшләрен тәмамлау өчен торак-төзелеш
кооперативы төзү - белән күрше беренче йортны өлешләп түләүчеләр үтте, объектны
файдалануга тапшыру өчен рөхсәт нәкъ бер ел элек, 2017 ел ахырында алынды.
"Симфония"
торак комплексында өченче йортны тапшыру агымдагы елның ноябрь аенда булыр, дип
көтелә. Август азагында ТР Арбитраж суды "Фон-Ривьера" ҖЧҖ конкурс
идарәчесенең тәмамланмаган төзелеш объектын "Возрождение-3"
торак-төзелеш кооперативына тапшыру турындагы үтенечен канәгатьләндерде. Әмма
бер өлешче ханым бу карар белән килешмәве турында шикаять биргән. Ноябрь
ахырында РФ Унберенче арбитраж апелляция суды (Самара) ТР Арбитраж судының
31.08.2018 карарын үз көчендә калдырды. Шулай итеп, озакка сузылган процесс йортны
көзен тапшырырга мөмкинлек бирми - файдалануга рөхсәт алу өчен гариза Самарада
судтан соң гына бирелгән.
Казан Мэры яңа
йортның бер фатирын карап чыкты. "Уңайлы, матур, яхшы, җылы, бик
лаеклы", – дип билгеләде И.Метшин. Шәһәр башлыгы өлешчеләрне өй туе белән
котлады, алар өчен йортны тапшыру турындагы яңалык яңа елга күңелле бүләк
булды, дип белдерде.
"Без бик
күпне кичердек! Бу бик зур газаплар иде. Без монда атна саен күп еллар
дәвамында җыелдык, ниһаять, бу бәхетле мизгел җитте, безнең йөрәктә зур
шатлык!"- дип уртаклашты йорт өлешчесе Гүзәл Гыйльманова. "Һәр
фатирда шатлык булсын", – дип теләде Мэр.
"Сезнең
белән бергә без күп эшләдек. Ноябрьдә тапшырырбыз, дип сөйләштек. Әгәр сезнең
өлешчеләрнең берсе судка гариәза бирмәсә, йортны октябрь аенда ук тапшырыр
идек", - диде Мэр һәм Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары
Азат Нигъмәтҗанов һәм "Бриз" төзелеш компаниясе директоры Андрей
Беляковның зур эш башкаруларын өстәде.
Шунысын да
билгеләп үтәргә кирәк, "Симфония" торак комплексында яшәүчеләрнең
берсе дә алданган өлешчеләр реестрына кертелмәгән, чөнки алар үз вакытында
өлешләп катнашу буенча башлангыч килешүләр генә төзегән (барлыгы 170 шундый
килешү имзаланган). Әлеге йорт өлешчеләренең начар тәҗрибәсе торак сатып алырга
теләүчеләр өчен үрнәк булып тора. "Кешеләр аңларга тиеш – асылда, сез
өлешкә кереп алданган өлешчеләр түгел, сез өлешкә кереп катнашуның башлангыч
килешүләре төзегәнсез. Әмма Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән
әлеге йорт реестрга кертелде, – дип аңлатты Казан Мэры. - Кешеләр йорт сатып
алуга юридик яктан дөрес якын килергә тиеш: акча түләгәнче, килешүгә имза
куйганчы, менә шундый хәлләргә эләкмәс өчен юристка тагын мең сум акча сарыф
итәргә кирәк".
Илсур Метшин
алданган өлешчеләрнең беренче дулкынында шәһәрдә 74 проблемалы объект булуын
һәм 2012 елга кадәр барлык әлеге йортлар буенча да карарлар табылуын искәртте.
"Алданган өлешчеләр беркайчан да булмас дип уйлаган идем инде. Тик
"Фон", "Свей" һәм әлеге схемалар аркасында без тагын 30
проблемалы объект алдык. Әлеге йорт белән без экваторны уздык", - дип
ассызыклады шәһәр башлыгы һәм хәзерге вакытта эшләр тагын 5 объектта бара, алар
арасында "Молодежный" торак комплексында ике йорт, Четаев урамы
буенча дүртенче йорт, 68-нче кварталдагы йорт, шулай ук "Симфония"
торак комплексының дүртенче йорты бар, анда шулай ук торак-төзелеш кооперативы
төзү юлы белән барырга карар ителгән.
Сүз уңаеннан,
хәзерге вакытта "Бриз" алып бара торган "Симфонияның"
дүртенче йортын киләсе елның җәендә тапшыру планлаштырыла. Шулай ук киләсе елда
күрше "Возрождение" торак комплексы файдалануга тапшырылачак (әлеге
торак комплексның өч йорты элек "Симфония" торак комплексы составына
керә иде). Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов
шәһәр башлыгына хәзерге вакытта "Симфония" һәм
"Возрождение" торак комплекслары янында 500 укучыга исәпләнгән мәктәп
проекты сайлануы турында сөйләде. Шуның белән бергә төзекләндерү, шул исәптән
юл төзү мәсьәләләре дә карала.
Чарада торак
сәясәте идарәсе башлыгы Марсель Габделхаков, "Бриз" директоры Андрей
Беляков һәм башкалар катнашты.