(Казан шәһәре
KZN.RU, 21-нче декабрь). Яңа җылы киенү-чишенү бүлмәләре Совет районының 15-нче
урта гомумбелем бирү мәктәбенең яшь хоккейчылары өчен яңа хоккей сезоны
башлануга бүләк булды. "Волна" мәктәп командасы уенчылары берничә
тапкыр "Алтын алка" яшь хоккейчыларының район һәм шәһәр турнирларында
җиңү яулаган иде, ләкин анда шөгыльләнү өчен шартлар яхшы түгел дип табылды.
Хоккей тартмасы
ике ел элек яңартылган булса да, ул универсаль була һәм ел әйләнәсе кулланыла
ала – киенү-чишенү бүлмәләре авария хәлендә булган элеккеге көнкүреш бинасында
урнашкан була. Бозлы диварлар, идәндәге ярыклар, вентиляция һәм көнкүреш
шартлары булмау – боларны барысын да Илсур Метшин 2017 елның көзендә мәктәпкә
килгән вакытта тәнкыйть утына тотты. Ул вакытта шәһәр башлыгы әлеге мәсьәләне
эшләп бетерергә кушты.
Казан шәһәре
Думасы депутаты Илья Вольфсон җитәкләгән"СМУ-88" компаниясе көче
белән мәктәп территориясендә киенү-чишенү бүлмәләре өчен 400 кв. метр мәйданлы
яңа кирпеч бина төзелде. Эшмәкәрнең проектта катнашуы очраклы түгел – Илья
Вольфсон "Ак Барс" ХК балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбен тәмамлаган
һәм даими рәвештә хоккей белән шөгыльләнүен дәвам итә.
Хәзер мәктәпнең
яшь хоккейчылары өчен шартлар бөтенләй башка. Эскәмиядән һәм элгечтән тыш
киенү-чишенү бүлмәләре хоккей кәшәкәләре, резин идән япмалары, душ бүлмәләре
һәм бәдрәф белән җиһазландырылган. Моннан тыш, хоккей капкасын һәм башка
инвентарьны саклау өчен бина каралган. Гомуми инвестицияләр 1,57 млн. сум
тәшкил иткән.
Балалар өчен
тудырылган боз шартларын һәм сыйфатын Казан Мэры "Волна" уенчылары
белән иптәшләрчә матчта катнашып бәяләде. Яшь спортчылар яңа кәшәкәләр белән
бозга чыктылар, аларны шәһәр башлыгыннан бүләк итеп сезон башында алдылар.
Гадел уен өчен катнаш командалар оештырылды, очрашу дустанә хисап белән
тәмамланды – 7:7.
Исегезгә
төшерәбез, бу кышкы сезонда Казанда 77 пластик хоккей тартмасы эшли башлады. 58
хоккей тартмасында яшүсмерләр клубларының 69 тренер-укытучысы эшли.
Быел универсаль
спорт мәйданчыклары төзү буенча республика программасы кысаларында ясалма
өслекле пластик хоккей тартмалары, киенү-чишенү бүлмәләре һәм трибуналар төзү
буенча 5-нче гимназия (Котовский ур., 2) территориясендә һәм 35-нче мәктәп (Г.
Ахунов ур., 10а) территориясендә 20,6 млн. сумга урнаштырылды.