(Казан шәһәре
KZN.RU, 22-нче декабрь). Бүген Татарстан Республикасы
Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгенең – Бауман урамы һәм Кабан күле яр
буеның яңа елга бизәлеше белән танышып чыктылар. ТР Президентын Казан Мэры Илсур Метшин озата йөрде.
Быел Казанның яңа
елга бизәлешен Festi Group Италия компаниясе гамәлгә ашырган. Оешма бәйрәм
чаралары концепцияләре һәм шәһәр тирәлеген декоратив системалар белән бизәү
белән шөгыльләнә. Бүгенге көндә Festi Group дөньяның 415 шәһәрендә 3,6 меңнән
артык чараны бизәгән.
Festi Group
Россия шәһәрләре белән эшләве беренче генә түгел. Моңа кадәр итальян белгечләре Мәскәүдә 5 проект, Санкт-Петербургта 2 проектны гамәлгә ашырган.
Кабан күле яр
буен карап йөргәндә Festi Group компаниясенә нигез салучы Валерио Фести
аңлатмалар биреп барды. Бизәү Г.Камал ис. театр палубасында урнашкан, анда 28
метрлы яктырту композициясе куелган, аскы палубада яктырту аркалары бар.
Аннары Рөстәм
Миңнеханов Бауман урамын йөреп чыкты. Аның да декораторы Festi Group, анда 40
яктырту аркалары урнаштырылган. Валерио Фести билгеләп үткәнчә, Казан
объектларын бизәү белән Италиядән 35 белгеч шөгыльләнде. Барлыгы 102 мең
энергияне сак тотучы лампа, 60 километр электр үткәргеч чыбык һәм аркалар өчен
90 агач багана кулланылган, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.