(Казан шәһәре
KZN.RU, 10-нчы декабрь, Ксения Швецова). Бүген 113-нче мәктәп һәм 13-нче
гимназия территориясендә 2016 елның июнендә Сирия Гарәп Республикасында хәрби
бурычны үтәгәндә һәлак булган Россия Герое Марат Әхмәтшинга һәйкәл ачу
тантанасы узды. Тантаналы чарада геройның туганнары, Казан Мэры Илсур Метшин,
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйразиев һәм башкалар
катнашты.
Марат Әхмәтшин
1988 елдан 1997 елга кадәр 133-нче мәктәптә укый. Узган ел Россия Федерациясе
Президенты Указы белән батырлык һәм каһарманлык өчен ул үлгәннән соң
"Россия Герое" дигән Алтын йолдыз белән бүләкләнде. Шул ук вакытта
мәктәпкә Россия Герое Марат Әхмәтшин исеме бирелә, ә уку йорты территориясендә
төзекләндерелгән скверны аның бюсты белән тәртипкә китерергә карар ителә.
Һәйкәлне ачу
тантанасында Марат Әхмәтшинның туганнары – аның әти-әнисе, хатыны һәм улы
катнашты. "Без улыбызны онытмавыгыз өчен бик рәхмәтле. Сез нинди мәктәптә
белем алганыгызны һәрвакыт истә тотуыгызны һәм
Россия Герое Марат Әхмәтшин мәктәбендә белем алуыгыз турында горурлык
белән әйтүегезне телим. Ул мәрхәмәтле, акыллы булды, өлкәннәрне хөрмәт итте һәм
кечкенәләрне яклады. Соңгы тамчы канга кадәр үзенең хәрби бурычына тугры
калды", - дип мөрәҗәгать итте тантаналы митингта катнашучыларга һәлак
булган геройның әтисе Әхмәтшин Радик Вәгыйз улы.
"Россия
Герое – безнең илдә иң югары исем. Без геройларыбыз белән горурланабыз, аларны
үсеп килүче буынга үрнәк итеп куябыз. Бу очракта да, һәйкәлне ачып, без тагын
бер кат Марат Әхмәтшинның батырлыгы үлемсез икәнен искә төшерергә телибез.
Бүген биредә аның әти-әнисе, якыннары, дуслары бар, аларга рәхмәт әйтәсем килә.
Сез искиткеч малай тәрбияләгәнсез. Аның батырлыгы мәңге яшәр", - диде
Васил Шәйразиев.
Кичә, 9
декабрьдә, Россиядә әти-әниләр көне билгеләп үтелде һәм илебез геройларының
берсе турындагы истәлекне мәңгеләштергән монумент нәкъ менә шул вакытта Казанда
барлыкка килде, дип билгеләп үтте шәһәр Мэры Илсур Метшин. "Бу кеше аны
Ватаныбыз тарихының алтын битләрендә мәңгеләштерәчәк батырлык кылды. Бу - Казан
шәһәренең муниципаль предприятиесендә эшләгән кеше батырлыгы һәм безнең арада
герой яшәгәнне бернәрсә дә сиздермәде. Бүген, әлеге һәйкәлне ачып, мин бу
мәктәптә укучы яшьләребезгә мөрәҗәгать итәргә һәм аларны Россия Федерациясе
Герое, якташыбыз байрагын югары дәрәҗәдә алып баруларын сорарга телим. Марат Әхмәтшин
гаиләсенә тирән ихтирам сүзләрен җиткерәсем һәм аның истәлеге безнең йөрәкләрдә
һәрвакыт яшәсен өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез дип вәгъдә итәсем
килә", - диде И.Метшин һәм мәктәп хезмәткәрләренә һәм педагогларына
геройларча шәхес тәрбияләүдә катнашулары өчен рәхмәт белдерде.
Һәйкәл ачу
хокукын Геройның әтисе Радик Әхмәтшинга һәм улы, Казан Суворов училищесы
курсанты Әмир Әхмәтшинга бирделәр. Шуннан соң һәлак булган кешене бер минут
тынлык белән искә алдылар.
113-нче мәктәп
директоры Эльвира Юнысова сөйләгәнчә, һәйкәл "Россия Дан Аллеясы"
проекты кысаларында әзерләнгән: "Безгә проект җитәкчесе Михаил Сердюков
мөрәҗәгать итте, ул үзе һәйкәл ясарга теләк белдерде һәм аның иҗади төркеме
ярдәме белән әлеге монумент ясалды. Без бик шат һәм аңа бик рәхмәтлебез.
Патриотик тәрбия – бу бик мөһим. Һәр бала үз Ватанын яратырга, якыннарын,
туганнарын якларга, ата–аналарын кадерләргә һәм хөрмәт итәргә тиеш - бу
патриотизм. Әгәр безне яклаган геройларны истә тотсак, бу безнең киләчәгебезгә
зур өлеш, аларны балалар гына түгел, өлкәннәр дә истә тотарга тиеш".
Исегезгә
төшерәбез, Адоратский ур., 36а адресы буенча урнашкан бина ике уку йорты –
аерым предметларны тирәнтен өйрәнүле 113-нче татар-рус мәктәбен һәм татар
телендә белем бирүче 13-нче гимназияне берләштерә. Төзекләндерелгән скверны
булдыру агымдагы елның җәендә 1988 елда төзелгән мәктәп бинасында узган капиталь ремонт белән каралган.
Һәйкәл ачылуга
багышланган тантаналы митингта Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары
администрациясе башлыгы Тимур Алибаев, мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятов,
Казан буенча Эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре, танк училищесы укучылары һәм
башкалар катнашты.