(Казан шәһәре
KZN.RU, 10-нчы декабрь, Алена Мирошниченко). Казанның Генераль планын кабул итү
вакыты, федераль законнардагы яңалыклар белән бәйле рәвештә, 2019 елга
күчереләчәк. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе вакытында шәһәрнең баш архитекторы
Татьяна Прокофьева хәбәр итте. Казан Мэры Илсур Метшин Казанның Генераль планын
2019 ел уртасыннан да соңга калмыйча кабул итү өчен бөтен көчне куярга кушты.
Татьяна
Прокофьева искәртеп узганча, генераль план проекты бу елның июнь аенда Казан
халкы белән ачык тыңлауларда тикшерелде. Ул вакытта фикер алышуларда 4 меңнән
артык кеше катнашты, архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенә якынча 3,5 мең
язмача мөрәҗәгать керде. "Кабул ителгән мөрәҗәгатьләр буенча зур эш башкарылды.
Гомумән алганда, бүгенге көнгә ачык тыңлаулар нәтиҗәләре буенча генераль план
проекты эшләп бетерелде", - диде баш архитектор.
Әмма Казан
Россиядә беренчеләрдән булып агымдагы елның августында үз көченә кергән яңа
федераль кагыйдәләр буенча генплан проекты материалларын эшләү зарурлыгы белән
очрашты. "Федераль закон, торак пунктның урман фонды җиренә салынуы
очракларында, генераль планнар эшләүгә яңа таләпләр билгеләде. Катлаулылык
шунда ки, урман фонды чикләре ачык чыганакларда күрсәтелмәгән, шул исәптән алар
турында кадастр белешмәләре юк, генераль план таләбе буенча федераль
органнарның позициясе тулысынча формалашмаган, ә урман фонды чикләре турындагы
мәгълүматны без Россия авыл хуҗалыгыннан сентябрь азагында гына алдык. Шуңа
бәйле рәвештә, хәзерге вакытта без, торак пункт чикләреннән урман фонды
җирләрен төшереп калдыруны исәпкә алып, федераль агентлыкның яңа таләпләре
буенча, генераль план проектын актив рәвештә эшләп җиткерәбез. Бу бик зур
эш", - дип ассызыклады Т.Прокофьева. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, бүгенге
көндә урман фонды җирләре өчен 2 меңнән артык участок салына.
"Юл, чыннан
да, җиңел түгел. Федераль законнар бер урында тормый – бу перманент процессы.
Без барлык яңалыкларны исәпкә алырга һәм шәһәрнең төп документын федераль
ведомстволарның барлык норматив актлары нигезендә кабул итәргә тиеш. Кичектерү
озакка сузылмас һәм без шәһәребезнең төп документын якын киләчәктә кабул
итәрбез, дип ышанам. Моны 2019 ел уртасыннан да соңга калмыйча эшләргә
тырышырга кирәк", - дип нәтиҗә ясады Казан Мэры.