(Казан шәһәре
KZN.RU, 10-нчы декабрь, Алинә Бережная). Казан муниципаль берәмлеге командасы
ТР муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасында беренче урынны алды. Бу ярышларда
җиңү Казан командасы өчен бишенчесе
булды. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Физик культура һәм спорт
комитеты рәисе Светлана Вострикова хәбәр итте.
Ул искәрткәнчә,
Спартакиада Республикада 10 мартта старт алды. Турнир кысаларында катнашучылар
спортның 8 төре буенча көч сынашты: чаңгы ярышлары, волейбол, мини-футбол,
бадминтон, өстәл теннисы, җиңел атлетика, шахмат, йөзү.
Икенче урынны
Азнакай районы командасы алды, Зәй районы муниципаль хезмәткәрләре бронза
медаль яулады.
Казан Мэры Илсур
Метшин билгеләп үткәнчә, иң беренче чиратта, шәһәр халкы өчен сәламәт яшәү
рәвеше үрнәкләрен җитәкчеләр күрсәтергә тиеш. "Россиянең спорт
башкаласында җитәкчеләрнең спорт командасы булырга тиеш - Президентыбыздан
башлап, сәламәт яшәү рәвеше алып баралар, физкультура, спорт белән даими
шөгыльләнәләр, һәм без барыннан да элек үзебезнең халыкка да, гаиләләребезгә дә
үрнәк күрсәтергә тиеш", - диде И.Метшин.