(Казан шәһәре
KZN.RU, 10-нчы декабрь, Алинә Бережная). Казанда халыкның өчтән бере сәламәт
яшәү рәвеше алып бара һәм актив ял итүне өстен күрә, шуңа күрә спортның кышкы
төрләре белән шөгыльләнү өчен инфраструктура әзерләү бүгенге көндә төп
бурычларның берсе булып тора. Спорт объектларының әзерлеге турында бүген Казан
Мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Физик культура һәм спорт комитеты
рәисе Светлана Вострикова сөйләде.
Бу кышкы сезонда
3500 пар тимераякны прокатка алу пунктлары белән 18 шугалак эшләячәк. Бу
сезонда беренчеләрдән булып "Хезмәт резервлары" һәм
"Ракета" стадионнарында ясалма бозлы ике шугалак эшли башлады.
Бүгенге көндә
"Мотор" спорт комплексында, Үләндә хоккей үзәгендә, Дубравная
урамында шугалак, шулай ук Кремль яр буенда Европада иң озын шугалак инде әзер.
Якын арада "Тасма" стадионында, Казан ипподромы территориясендә,
Залесный торак массивындагы "Солнечный" ял базасында шугалаклар ачу
планлаштырыла. 14 декабрьдә шәһәр халкы өчен "Черек күл" паркында 6,5
мең кв. м мәйданлы шугалак ачылачак.
Моннан тыш, кышкы
күңел ачуларын яратучылар өчен Казанда 77 пластик хоккей тартмасы эшләячәк. Боз
инде 64 объектта әзер, калган тартмаларда бу эш атна дәвамында төгәлләнәчәк.
Спорт объектлары саны да арта, 5-нче гимназия (Котовский ур., 2) һәм 35-нче
мәктәп (Г. Ахунов ур., 10а) территориясендә ясалма өслекле ике яңа пластик
тартмалар урнаштырылган. Спорт объектлары киенү-чишенү бүлмәләре һәм трибуналар
белән җиһазландырылган. Тартмалар универсаль спорт мәйданчыклары төзү буенча
республика программасы кысаларында барлыкка килде. "Без бу эшне алга таба
да дәвам итәчәкбез, аның файдасын балаларның хоккей белән нинди теләк белән
шөгыльләнүләреннән һәм шәһәрлеләрнең нинди күләмдә тимераякта массалы шуу белән
мавыгуларыннан күреп була", - дип билгеләп үтте С.Вострикова.
Чаңгы яратучылар
өчен Горький ис. Үзәк мәдәният һәм ял паркында, Дәрвишләр бистәсендә Каенлыкта,
Чебакса торак массивында, Юдинода "Локомотив" стадионы базасында,
Горки-Әмәт урман-паркында, Җиңү паркында яктыртылган чаңгы трассалары эшләячәк.
12 чаңгы
базасында килүчеләр өчен 1743 пар чаңгыга прокатлар эшләячәк.
Моннан тыш,
Казанда чаңгыда шуу өчен яңа урын барлыкка киләчәк. 16 декабрьдә казанлылар
Үзәк стадионда яңа чаңгы трассасын сынап карый алачаклар, аның озынлыгы 400
метр тәшкил итә. Светлана Вострикова билгеләп үткәнчә, шәһәрлеләр вакытны актив
рәвештә үткәреп кенә калмыйча, Кремль белән дә хозурлана алачак.
Казан Мэры Илсур
Метшин ассызыклап үткәнчә, яңа спорт объектлары саны арту белән сыйфат та,
аерым алганда, куркынычсызлык системасы да үсәргә тиеш. "Без бер урында
тормыйбыз, яңа объектлар барлыкка килә, шуңа күрә сыйфатның да үсүе мөһим.
Шәһәрдә җәйге һәм кышкы спорт төрләре белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да
тудырылган – һәр парк, һәр иҗтимагый киңлек, спорт объекты кышкы спорт төрләре
өчен үзгәртелә, һәм мин район администрацияләре һәм парклар һәм скверлар
дирекциясе башлыкларына мөрәҗәгать итәргә телим, иң мөһиме - бу объектларда
куркынычсызлык", - дип билгеләде И.Метшин.
Бу сезонда Казан
халкы спортның 9 төре буенча 24 спорт-массакүләм чарада катнаша алачак. Аларның
берес якын арада 25 декабрьдә булачак. Бу көнне "Алтын алка" район
ярышлары башлана.
"Безнең
максат кешеләрне җәлеп итү генә түгел, безнең максат - шәһәрлеләрнең, нинди
яшьтә булуына карамастан, физкультура һәм спорт белән системалы шөгыльләнүе,
сәламәт яшәү рәвеше алып баруы, болар барысы да сәламәтлеккә һәм тормыш
сыйфатына уңай тәэсир итүе", - дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.