(Казан шәһәре
KZN.RU, 4-нче декабрь). Бүген Хельсинкига эш сәфәре кысаларында ТР Президенты
Рөстәм Миңнеханов илнең эшлекле даирәсе һәм татар диаспорасы белән очрашачак.
Эшлекле очрашуда Россия
Федерациясенең Финляндия Республикасында Тулы вәкаләтле илчесе Павел Кузнецов,
Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә
министры Альберт Кәримов, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев, ТР
Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе
Талия Миңнуллина катнаштылар.
Фин ягыннан
очрашуда автомобиль һәм шиналар җитештерү, сәнәгать фильтрлары, җиһазлар
җитештерү, азык-төлек сәнәгате өчен модуль предприятиеләр төзү, юу чаралары
җитештерү һ.б. өлкәләрнең компанияләре
җитәкчеләре катнашты.
Рөстәм Миңнеханов
билгеләп үткәнчә, очрашу Казанда агымдагы елның октябрендә узган татарстан-фин
бизнес-форумының яхшы дәвамы булып тора. "Бүгенге дискуссия барышында без
фин компанияләре вәкилләренең тәкъдимнәре буенча фикер алышырбыз һәм
Татарстанда нәтиҗәле эшләү өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеген
билгеләячәкбез", - диде ТР Президенты.
Татарстан фин
компанияләренең республиканы Россиядә эшләү өчен старт мәйданчыгы итеп
сайлауларын тели. "Безнең өчен приоритет – бу сезнең җитештерүләрне
республикада урнаштыру. Татарстанда фин бизнесын локальләштерү өчен барлык
мөмкинлекләр дә бар: махсус икътисади зоналар, алга киткән үсеш территорияләре,
технопарклар һәм сәнәгать мәйданчыклары. Бездә чит ил инвесторлары белән эшләү
тәҗрибәсе зур", - дип ассызыклады Татарстан Президенты.
Бүген фин бизнесы
Татарстанда мөһим социаль-икътисади проектларны гамәлгә ашырырга ярдәм итеп
уңышлы эшли. "ЮИТ" компаниясе республикада иң заманча технологияләр
кулланып югары сыйфатлы торак йортлар һәм объектлар төзи. "Хухтамаки"
Алабуга махсус икътисади зонасында бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба һәм
кәгазьдән төргәкләр җитештерү предприятиесе ачты. Моннан тыш, Казан белән Хельсинки
арасында язгы-җәйге чорда туры авиарейслар гамәлгә ашырыла, Татарстан-фин
бизнес-форумнары даими рәвештә үткәрелә.
Россия
Федерациясенең Финляндиядәге Илчесе Павел Кузнецов билгеләп үткәнчә, соңгы
елларда күппланлы Россия-Финляндия хезмәттәшлегенә Россия төбәкләрен күбрәк
җәлеп ителә, һәм Татарстан монда иң әһәмиятле һәм күренекле урынны били, дип
хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. "Финляндиядә Татарстан турында
Россиянең яхшы инвестицион климатлы динамик үсеш алган төбәкләренең берсе буларак
беләләр. Республика хакимияте һәм эшлекле даирәләр ике як өчен дә файдалы
халыкара хезмәттәшлеккә ачык. Бу фин компанияләренең Татарстанга карата
кызыксынуларын да арттыра", - диде илче.
Очрашуда фин
бизнесы вәкилләре үз компанияләрен тәкъдим иттеләр һәм хезмәттәшлек өчен иң
кызыклы юнәлешләр турында сөйләделәр.
Сәфәр барышында
Татарстан делегациясе Финляндиядәге
татар җәмгыяте вәкилләре белән очрашты. Очрашуда Россия Федерациясенең
Финляндия Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Павел
Кузнецов, Казан Мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты. Рөстәм Миңнеханов
билгеләп үткәнчә, диаспора башка илдә озак еллар дәвамында милли традицияләрне
һәм телне саклап калырга мөмкинлеген күрсәтеп, уңышлы адаптацияләнүнең мисалы
булып тора.
Финляндия территориясендә
беренче тапкыр Татарлар XIX гасыр башында барлыкка килә. "Исламия"
беренче татар җәмгыяте Хельсинкида 1925 елда ук оешкан һәм бүгенге көнгә кадәр
яшәп килә. Хәзерге вакытта Финляндиядә 950 гә якын татар яши. Аларның күбесе
Хельсинкида яши. Бүген Финляндиянең ислам җәмгыятен Голтен Бәдретдин ханым
җитәкли. Татар общинасының үз укытучылар оешмасы бар. Балалар якшәмбе
мәктәпләренә йөри, анда аларга татар телен һәм ислам нигезләрен өйрәтәләр. Җәй
көне җәйге лагерь оештырыла, анда укучылар шулай ук татар телен, мәдәниятен һәм
тарихын өйрәнәләр.
Татарстан
делегациясенең Хельсинкига визиты кысаларында бүген шулай ук SLUSH Бөтендөнья
стартаплар һәм яшь эшкуарлар конференциясе ачылды.