(Казан шәһәре
KZN.RU, 6-нчы декабрь, Ксения Швецова). Машина төзүчеләр мәдәният йортында яңа
секцияләр ачу һәм 190 кешедән 1500 кешегә кадәр йөрүне арттыру - Казан Мэры
Илсур Метшинга Киров районындагы Адмиралтейство бистәсенең иң эре мәдәни
учреждениесе белән танышу барышында шундый планнар җиткерделәр. Шәһәр башлыгы
мәдәният йорты биналарын карады, шулай ук яшь тәрбияләнүчеләр белән очрашты.
Хәзерге вакытта
Машина төзүчеләр мәдәният йорты «"азан вертолет заводы" ААҖ
балансында, соңыннан аны күп функцияле яшьләр үзәген урнаштыру өчен муниципаль
милеккә тапшыру планлаштырыла. Учреждение директоры Ольга Дроздова сөйләгәнчә,
мәдәният йорты нигезендә сигез үзешчән сәнгатьнең коллективында 5 яшьтән алып
80 яшькә кадәр район халкы шөгыльләнә. Биредә мини-футбол, волейбол, баскетбол,
балалар һәм яшүсмерләр өчен көрәш секцияләре, шулай ук тренажер һәм хореография
заллары эшли. "Бездә барлык түгәрәкләр һәм секцияләр теләге булганнар өчен
бушлай", - дип билгеләп үтте Ольга Дроздова.
Балалар һәм
яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов хәбәр иткәнчә, учреждение
тапшырганнан соң, шәһәрдә яңа түгәрәкләр һәм секцияләр ачу, мәсәлән,
робототехника буенча – яшь казанлылар арасында иң популяр юнәлешләрнең берсе,
һәм кешеләр санын берничә тапкыр арттыру планлаштырыла. "Гомумән алганда,
бу мәдәният йортында 190 кеше шөгыльләнә - нигездә, балалар һәм ветераннар.
"Безнен заман" фестиваленә әзерләнүче яшьләр дә бар. Әмма монда
булган һәм әлегә тулы куәтенә файдаланылмый торган биналарны исәпкә алып,
мәдәният йортына йөрүчеләр санын 1,5 меңгә кадәр арттырырга мөмкин", - дип
сөйләде А.Фәизов һәм мәдәният йорты нигезендә КВН уеннары үткәрү планлаштырыла,
дип өстәде, шулай ук гамәлдәге барлык дәресләр дә дәвам итәчәк, дип
ассызыклады.
Мәдәният йорты
бинасы 1948-49 елларда төзелгән, 2000 елда капиталь төзекләндерелгән.
"Бина яхшы хәлдә, проблемалар юк. Агымдагы ремонт даими рәвештә үткәрелә,
капиталь төзекләндерү вакытында барлык төп эшләр дә башкарылган -
коммуникацияләрне, түбәләрне, сантехникаларны завод чаралары хисабына алыштырылды",
- дип аңлатты мәдәният йорты директоры.
"Күренеп
тора, мәдәният йортының торышын күзәтәләр, сакларга тырышалар. Бина үзе бик
матур, хәзер андыйлар аз калды", - дип билгеләде Мэр, 1959 елда төзелгән
биек түшәмле арка формасындагы зур тәрәзәле спорт залын. Илсур Метшин шулай ук
әөгыльләнергә килгән балалар белән аралашты, аларга уңышлар һәм спорт җиңүләре
теләде.
Шулай ук шәһәр
башлыгы 240 урынга исәпләнгән актлар залын карады, анда даими рәвештә төрле
чаралар – концертлар, фестивальләр, иҗат кичәләре, балалар өчен яңа ел
чыршылары уздырыла. Шуның аркасында мәдәният йорты бөтен микрорайонны колачлый
– биредә ел саен 140-150 чара үткәрелә, бер ел эчендә учреждениегә 4 меңгә якын
кеше йөри.
"Адмиралтейство
бистәсе өчен - күпләгән түгәрәкләр һәм секцияләр булган бердәнбер мәдәният
учреждениесе, теләп алынган социаль учреждение. Афәрин, аны яхшы хәлдә саклап
калмадыгыз, бүгенге көнгә кадәр биредә актив тормыш кайный. Инде бүген үк күп
кеше дәресләргә йөри, әмма алар санын 1,5 меңгә җиткерү – бу мөһим бурыч",
- дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.
Бинаны каруда
шулай ук Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров, Киров
һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов, Җир һәм милек
мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ренат Галәветдинов, мәдәният идарәсе башлыгы Азат
Абзалов, идарә итүче директор урынбасары - "Казан вертолет заводы"
ААҖ Аппараты җитәкчесе Гадел Шаһимарданов һәм башкалар катнашты.