(Казан шәһәре
KZN.RU, 15-нче ноябрь, Алсу Сафина). Казан Башкарма комитетында шәһәр Мэры
Илсур Метшин рәислегендә үткән киңәшмәдә шәһәрдә чүпне аерып җыю буенча пилот
проектын гамәлгә ашыру һәм аны алга таба кертү буенча фикер алыштылар. Шәһәр башлыгы
билгеләп үткәнчә, Татарстан башкаласына чүпне аерып җыюны кертү юлын үтәргә
кирәк булачак. Аның нәтиҗәлелеге аерылган калдыкларны икенчел эшкәртү үсешеннән
тора.
Чүпне аерып җыюга
ике караш: 389 т икенчел чимал һәм катнаш калдыкларны өчтән бер өлешкә киметү
Киңәшмә башында
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин 1 августта
Авиатөзелеш районында старт алган чүпне аерып җыю буенча пилот проекты
нәтиҗәләрен игълан итте. Аның сүзләре буенча, өч ай эчендә аерылган калдыклар
күләмен 15% кадәр арттырып булган. 389 тонна икенчел чимал җыелган.
Декабристлар ур.,
100 адресы буенча чүпне аерып җыюның икенче принцибы буенча эш оештырылды. Биредә
калдыкларны 6 фракциягә аеру өчен контейнерлар барлыкка килде. Ике ай эчендә
полигонга чыгарыла торган чүп күләме 30% кимегән. Бу күрсәткечләрне шәһәр
башлыгы тәэсирле дип атады.
“Чүпләрне аерудан
һәм калдыкларны тапшырудан экономия эффекты, шулай ук идарә итүче компаниянең
экономиясе айга 20 мең сум тәшкил итә”, - диде Башкарма комитет җитәкчесе
урынбасары. Шул ук вакытта мәйданчык төзүгә 550 меңнән артык сум тотылган.
“Әлеге проектның
нәтиҗәлелеге халык белән максатчан эшләү белән аңлатыла. Мөһим рольне
мәйданчыкның инновацион кыяфәте уйный”, - диде ул.
Киңәшмәдә икенчел
чимал эшкәртү базарының үсеше турында сөйләштеләр. И.Гыйниятуллин сөйләгәнчә, 7
төр пластикның Россиядә өчесе эшкәртелә, тагын икесен эшкәртергә мөмкин, ике
төре – эшкәртелми. Казан Мэры Кытайның калдыкларны эшкәртү тәҗрибәсен өйрәнергә
кушты.
ПЭТ шешәләрдән һәм
макулатурадан чүпләрне аерып капчыкларга җыюга кадәр
Районнар администрацияләре
башлыклары үзләренең территорияләрендә чүпне аерып җыюны кертү турында сөйләп үттеләр.
Авиатөзелеш һәм
Яңа Савин районында ай саен мең куб.м җыела. Районнар территорияләрендә икенчел чимал кабул итү буенча 5
пункт эшли, алар “Чиста мохит” компаниясе тарафыннан оештырылган. Моннан кала,
ишегалларында ПЭТ шешәләр өчен 120 контейнер урнаштырылган. “Жилище и комфорт”
ударә итүче компаниясе хезмәт күрсәткән 29 йортта макулатура һәм кечкенә батареялар
өчен контейнерлар бар, киләсе елда куркыныч калдыкларны җыю өчен 20 контейнер
урнашытырлачак, дип сөйләде администрация башлыгы Тимур Алибаев.
Киров һәм Мәскәү
районнарында бүгенге көндә яшәүчеләрнең 28% кечкенә батарейкаларны махсус контейнерларга
илтә, 20% ПЭТ шешәләрне аера – ишегалларында 163 контейнер урнаштырылган.
Вахитов һәм Идел
буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов Авиатөзелеш районындагы
кебек үк үзләрендә дә чүпләрне аеруның дуаль системасын булдырырга тәкъдим итте
– коры һәм юеш калдыкларны бергә җыю.
Совет районы администрациясе
башлыгы Роман Фәтхетдинов сөйләгәнчә, Колсәет һәм Нагорный бистәләрендә
яшәүчеләр чүпләрне төрле төсле капчыкларга җыя, чүп чыгару машинасы аларны
төсенә карап алып китә.
Мәгариф идарәсе
җитәкчесе Илнар Һидиятов сөйләгәнчә, мәктәпләрдә экологик дәресләр уздырылган,
төрле акөияләр лештырылган – 2 ай эчендә мәгариф учреждениеләре территориясендә
200-дән артык агач утыртылган, 800 тонна макулатура җыелган.
Икенчел чималга
ихтыяҗ булса, эшкәртелә торган калдыклар өлеше 35-40% кадәр артырга мөмкин
Киңәшмә азагында
Казан Мэры билгеләп үткәнчә, Европа шәһәрләрендә 10-ар ел үткән юлны Татарстан
башкаласына азрак вакыт эчендә узарга туры киләчәк. Киләсе елда чүпне аерып
җыюны оештыруда алга китәргә кирәк. Шәһәр башлыгы сүзләре буенча, икенчел чимал
белән кызыксынган эшкәртүчеләр кирәк, шул вакытта эшкәртелә торган калдыклар
өлеше 35-40% кадәр артырга мөмкин.
Искәртергә кирәк,
чүпне аерып җыюны оештыру, шул исәптән әлеге системаны кертү закон буенча төбәк
операторына йөкләгән. Ресрубликаның көнбатыш өлешендә бу урынга “ПЖКХ” идарә
итүче компаниясе ҖЧҖ билгеләнде, үз вазыйфаларына ул киләсе елдан тотыначак.
Чарада шулай ук
Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин, Башкарма комитет җитәкчесенең
беренче урынбасары Рөстәм Гафаров, ТКХ комитеты рәисе Дмитрий Анисимов
катнаштылар.