(Казан шәһәре
KZN.RU, 16-нчы ноябрь, Алина Бережная). 30 ноябрьдә 130 сәләтле бала Казанда “Игелекле
дулкын” Бөтенроссия фестивале гала-концертында чыгыш ясаячак. Бу хакта бүген Мәскәүдә
“Аргументы и факты” газетасының матбугат үзәгендә үткән брифингта Казан Мэры
Илсур Метшин сөйләде. Матбугат конференциясендә шулай ук композитор,
фестивальнең генераль продюсеры » Игорь Крутой, “Линия жизни” хәйрия фонды
президенты, Игорь Крутой академиясенең генераль директоры Стелла Хачанянц һәм “Игелекле
дулкынның” матбугат секретаре Людмила Ермолаева катнаштылар.
Илсур Метшин: “Кешеләрнең
йөрәкләре ачык икәнен аңладык”
Казан Мэры Илсур
Метшин һәм композитор Игорь Крутой инициативасы буенча оештырылган “Игелекле дулкын”
фестивале, сәламәтлекләре ягыннан чикләнгән булуга карамастан, балалар иҗаты
өчен мәйданчык булып тора. Биредә бер сәхнәдә балалар йортларында тәрбияләнүче,
ата-анасыз калган балалар, күп балалы һәм аз керемле гаиләләр балалары,
сәламәтлекләре ягыннан чикләнгән балалар һ.б. чыгыш ясый. Татарстан башкаласы
игелек һәм хәйриячелек темасына зур игътибар бирә, ә “Игелекле Казан” проекты
шәһәр үсешенең 12 өстенлекле юнәлеше арасында тора. Казан Мэры белдергәнчә,
шәһәрнең төп байлыгы – кешеләр.
Казан Мэры
шәһәрнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләп үтте. “Материаль яктан – бу яңа юллар,
социаль объектлар, парклар, скверлар, яр буйлары, яңа торак. Ә материаль
булмаганнардан – акча белән түгел, ә кызыксынуларына, яшенә, милләтенә
карамыйча, кешеләргәигелек кылу теләге белән үлчәнә торганнар”, - диде Илсур
Метшин. Ул өстәгәнчә, фестиваль идеясе буенча Татарстан Президенты Рөстәм
Миңнеханов һәм композитор Игорь Крутой белән фикер алышынган. “Кешеләрнең йөрәкләре
ачык икәнен, ләкин танылган һәм башлый торган йолдызлар белән бер сәхнәдән
сәсләтләрен күрсәтә алу өчен бер генә мәйданчык юк икәнен аңладык”, - диде И.Метшин.
Быел презилент
гранты ярдәмендә “Игелекле дулкын” Казан чикләренә чыкты, төбәк этапларында
илнең 10 төбәгеннән балалар катнашты. “Фестивальгә ярдәм итүчеләрнең барысына
да рәхмәтемне белдерәм. Тагын бер тапкыр Игорь Крутой һәм аның командасына,
сайлап алу этаплары узган шәһәрләргә һәм җитараф булмаган кешеләргә рәхмәт”, -
диде шәһәр Мэры.
Ул әлеге
фестивальнең халыкара булу мөмкинлегенә ышаныч белдерде: “Яхшы кешеләр өчен
чикләр дә аерма да юк. Бу безне берләштерә”, - диде Казан Мэры.
Стелла Хачанянц: “Җиңүчеләрне
сайлау гаять авыр булды”
Искәртергә кирәк,
зональ турлар Казанда 6 июньдә башланды. Ике көн эчендә проект Татарстан
башкаласыннан гына түгел, күрше шәһәрләрдән дә 105 катнашучыны берләштерде.
Төбәк турлары
нәтиҗәләре буенча 130 җиңүче билгеләнгән. Балалар Казанга 26 ноябрьдә киләчәк, аларны
танылган артистлар белән очрашулар, мастер-класслар һәм иҗади кичәләр көтә. Игорь
Крутой академиясенең генераль директоры Стелла Хачанянц билгеләп үткәнчә, җиңүчеләрне
сайлау гаять авыр булган.
Игорь Крутой
билгеләп үткәнчә, катнашуяылар арасында киләчәктә артист буларак үсеп китә
алырлык балалар күп.
Игорь Крутой: “Табигать
бушлыкларны яратмый”
“Физик яктан
ниндидер җитешсезлек булса, табигать бушлыкларны яратмый. Ул аларны икенче
яктан тутыра – кемдер музыкада, кемдер шигырь язуда сәләтле. Сәләтне күреп
алырга гына кирәк”, - диде Игорь Крутой.
“Игелекле дулкын”
фестивале – иҗат мөмкинлекләрен гамәлгә ашыру өчен мәйданчык кына түгел, ул
битараф булмаган кешеләрдән ярдәм алу мөмкинлеге дә. Фестивальне оештыручыларның
берсе – “Линия жизни” хәйрия фонды. Хәзер фонд сайлап алу этабының
лауреатларының берсе Максим Сорокинга ярдәм итә.
Фестивальнең финал
аккорды Казанда 30 ноябрьдә яңгаячак. “Пирамида” концерт-күңел ачу комплексында
“Игелекле дулкын” төбәк этаплары җиңүчеләре Филипп Киркоров, Сергей Лазарев,
Динә Гарипова кебек Россия эстрадасы йолдызлары белән чыгыш ясаячаклар.