(Казан шәһәре
KZN.RU, 19-нчы октябрь, Алсу Сафина). Бүген Казан агломерациясенә кергән муниципаль
берәмлекләр җитәкчеләре очрашуында хезмәттәшлек итү турында килешү төзеделәр
һәм Казан агломерациясе советының составын расладылар. Казан агломерациясе
кысаларында эш 10 юнәлештә алып барылачак. Эшлекле киңәшмәдә инфраструктур
үсеш, социаль туклану, шулай ук агломерация территориясендә туризмны үстерү мәсьәләре
буенча фикер алыштылар.
Казан Мэры Илсур
Метшин уздырган очрашуда ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев, Казан
Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров, Икътисади үсеш комитеты
Артур Вәлиәхмәтов, Казан агломерациясе составына кергән муниципаль районнар
башлыклары катнаштылар.
“Беренче очрашуда
без агломерация бурычларын билгелибез: бергәләп безнең мөмкинлекләребез күбрәк,
без мобиль булырга һәм киңлек һәм капитал белән идарә итәргә өйрәнергә
тиешбез”, - диде Казан Мэры И.Метшин.
Казан агломерациясенә
Казаннан кала республиканың 6 муниципаль районы керә – Югары Ослан, Биектау,
Яшел Үзән, Питрәч, Лаеш һәм Әтнә районнары. Ел башына Казан агломерациясе
составына 1,5 млн кеше керә иде. 2017 ел нәтиҗәләре буенча тулай территориаль продукт
суммасы 792 млрд сум тәшкил итте, инвестицияләр күләме – 220 млрд сум. 509 млрд
сум – берәмләп сәүдә итү әйләнеше, 74 млрд сум – халыкка күрсәткән хезмәт
күләме. Казан агломерациясе территориясендә 2017 ел эчендә 1 млн 309 мең кв.м
торак кертелгән.
Азык-төлекнең 60
процентын Туклану департаменты Татарстан җитештерүчеләреннән ала
Киңәшмә барышында
Казан агломерациясенең азык-төлек кластерын булдыруның урта стадиясе
нәтиҗәләрен игълан иттеләр. “Социаль туклану системасы өчен проектның мәгънәсе
җирле җитештерүчеләрдән югары сыйфатлы азык-төлек алудан, ә авыл кешеләре өчен
продукцияләрен сату базары булудан тора”, - диде Башкарма комитет җитәкчесе
урынбасары Илдар Шакиров.
Ул хәбәр иткәнчә,
беренче булып эшкә Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты кушылган. Бүгенге
көндә департамент агломерациянең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә йөрүче 14
мең баланы төрле азык-төлек белән тәэмин итә.
“Казан агломерациясенә
кергән районнарның яхшы экологиясе үсеп килүче буынның туклануын оештыру өчен куркынычсыз
булып тора”, - диде И.Шакиров.
Департамент алган
продукциянең күләме елга 2,5 млрд сум тәшкил итә. И.Шакиров искәрткәнчә,
продукциянең 60% Татарстан җитештерүчеләреннән алына, бу санны арттыру
планлаштырыла. “60% - начар сан түгел”, - дип саный Казан Мэры. Ул шулай ук муниципаль
районнар башлыкларына Татарстан башкаласында ниниди продукцияне сатып булуны анализларга
кушты.
Моннан кала,
Казан агломерациясенең азык-төлек кластерында хезмәттәшлек авыл хуҗалыгы
ярминкәләре кысаларында да гамәлгә ашырыла. Көзге ярминкәләр шәһәрнең 15
мәйданчыгында үтә.
Казан кунакларын “Кама
диңгезенә”, Семиозерка урманына һәм Ташкирмәнгә балык тотарга алып барачаклар
Киңәшмәдә шулай
ук туристик маршрутлар буенча да фикер алыштылар. Илсур Метшин билгеләп
үткәнчә, туризм – икътисад үсешенең көчле катализаторы. “Әлеге сорауны без 10
ел элек шәһәр хуҗалыгының яңа тармагы буларак үзәккә куйган идек, - диде Казан Мэры.
– Без яхшы адымнар белән алга барабыз, быел 3 миллионынчы туристны каршы
алачакбыз”. Әлеге күрсәткечләр шатландырса да, туристлар Казанда озак тормый –
уртча ике көн генә. “Казанның туристик географиясен арттырасы иде. Без күршеләребезнең
мөмкинлекләреннән файдаланабыз – Яшел Үзән районы, Болгар”, - диде шәһәр
башлыгы.
Табигый, мәдәни
һәйкәлләр турында Казан агломерациясенең районнары башлыклары сөйләде.
“Бик кызыклы
объектлар һәм чаралар. Алар турында кунаклар гына түгел, кайбер казанлылар да
белми. Безнең тарихыбыз, мәдәни объектларыбыз, вакыйгаларыбыз бар, ләкин алар туристик
компанияләр тарафыннан тәкъдим ителергә тиеш, - диде И.Метшин. – Инфраструктура
кирәк, Казанга килгәч, туристлар күрше районнарга барсын өчен. 11 мең турист –
Казанга килгән кунакларның 1 проценты да түгел”.
Казан Мэры
билгеләп үткәнчә, перспективалы юнәлеш булып Европада киң үсеш алган кемпинг
тора. И.Метшин ассызыклаганча, җәйге ял өчен шартлар тудырырга, Казан тирәсендә
кемпинг тукталышларын булдырырга кирәк. “Туристлар Казанга килгәч, матур
урыннарда тукталсыннар өчен, - диде Мэр. – Без, шәхси бизнесны җәлеп итеп,
шартлар тудырырга тиешбез. “Нигә килмиләр?” дигән сорауга җавап гади: чөнки
кунар урын юк, куркынычсызлык, инфраструктура мәсьәләре хәл ителмәгән”. Ул, икътисади
уңышны исәпләп, “кыргый” урыннарда инфраструктура һәм кемпинглар булдыру проекты
белән республика дәрәҗәсенә чыгарга тәкъдим итте.
Көектә торак
төзелеше һәм Казаннан бистәгә бердән-бер юл
Инфраструктура мәсьәләсен
бергәләп хәл итәргә Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов тәкъдим итте. Ул билгеләп
үткәнчә, район актив рәвештә үсә. Хәзер Татарстанда торак кертү буенча ул
өченче урында тора. 9 ай эчендә руспубликада кертелгән торакның 9% анда
кертелгән. Халык саны 12 мең кеше тәшкил итә, аларның яртысы “Светлый” торак
комплексында яши, икенче яртысы шәхси йортларда тора. Фаразлар буенча, 2025
елда Көектә халык саны 50 мең кешегә кадәр җитәчәк.
Шул ук вакытта бистәнең
транспорт, социаль инфраструктурасы алай тиз үсми. Мәсәлән, бистәгә Идел буе
районыннан бер полосалы асфальт юл илтә, биредә инде хәзер кыенлыклар туа. Моннан
кала, балалар бакчалары һәм мәктәпләр кирәк.
“Торак төзелеше
алда бара. Халык саны 50 меңгә җитәчәген исәпкә алсак, бу сорауларны хәзер үк уртак
хәл итәргә кирәк”, дип билгеләп үтте И.Метшин.