Илсур Метшин Керьчның политехник көллиятендә булган фаҗига сәбәпле кайгы уртаклашты
Марат Мөгыйнов фотосы
(Казан шәһәре
KZN.RU, 17-нче октябрь). Казан Мэры Илсур Метшин Керчь шәһәренең
администрациясе башлыгы Сергей Бороздинга кайгы уртаклашу телеграммасы юллады.
“Хөрмәтле Сергей
Вадимович!
Казанлылар
исеменнән Керьчның политехник көллиятендә булган фаҗига сәбәпле кайгыгызны
уртаклашабыз. Зур кайгы гаиләләргә көтмәгәндә килде. Һәлак булучыларның
туганнарына һәм якыннарына кайгыларын уртаклашуыбызны, ә яраланучыларга тиз арада
савыгулары теләвебезне җиткерүегезне үтенәм. Казанлылар сезнең белән кайгыра”,
- диелә телеграммада
Искәртергә кирәк,
бүген Керчь шәһәренең политехник көллиятендә берничә шартлау яңгырады һәм атыш
тавышлары ишетелде. Рәсми мәгълүматлар буенча, 19 кеше һәлак булган, 52 кеше
яраланган. Тикшерү комитетында ачыклаганча, уку йортында атучы 18 яшьлек
студент булган. Казанлылар халык мемориалы оештырдылар, биредә һәлак булучылар
истәлегенә чәчәкләр һәм шәмнәр куела.