(Казан шәһәре
KZN.RU, 17-нче октябрь). Татарстан Финляндия бизнесын һәм капиталын үзенә җәлеп
итәргә тели. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов
иң эре еллык Россия-Финляндия бизнесы чарасы – “Finnish Business in Kazan”
эшлекле форумы ачылышында хәбәр итте. Форум Казанның “Корстон” сәүдә-күңел ачу
комплексында үтте. Аның эшендә Финляндиянең РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы
вәкаләтле Илчесе Микко Хаутала да катнашты.
Форум чараларында
шулай ук Казан Мэры Илсур Метшин, ТР премьер-министры урынбасары –
мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР төзелеш, архитектура
һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм
сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей
Иванов, ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һ.б.
катнаштылар.
Эшлекле форумдагы
чыгышында Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Финляндия җитәкчелегенә уртак
проектларга һәм инициативаларга ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Финляндия
– Татарстанның чит илләрдәге әйдәп баручы партнерларының берсе, диде ТР
Президенты.
Татарстан белән
Финляндия арасында төрле яклы хезмәттәшлекне динамик үстерү өчен бөтен шартлар
да бар, диде Рөстәм Миңнеханов. 20 елга якын Финляндиядә Татарстан вәкиллеге
эшли. Төрле елларда республикага Финляндия министрлары һәм Хөкүмәте вәкилләре
җитәкчелегендә бизнес-делегацияләр килеп торды. Быел декабрь башларында
Татарстан делегациясе Хельсинкига эш сәфәре кылачак, анда «Слаш» бөтендөнья
стартаплар конференциясендә катнашу, рәсми һәм эшлекле очрашулар уздыру
планлаштырылган.
ТР Президенты
матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Р.Миннихан ассызыклаганча, Финляндия бизнесы
Татарстанда уңышлы эшли, мөһим социаль-икътисадый проектларны гамәлгә ашырырга
ярдәм итә. “Сәнәгатьне модернизацияләү, мәгълүмат-коммуникация технологияләре,
энергетика, машина төзелеше һәм станоклар төзелеше, төзелеш, агач эшкәртү, авыл
хуҗалыгы, мәгариф һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлекне үстерү өчен зур потенциал
бар. Хезмәттәшлек итүне киңәйтүнең башка юддарын табарга кирәк, өлкәдә, беренче
чиратта, бизнес өчен барлык мөмкинлекләр дә бар”, - диде ТР Президенты. “Минемчә,
безгә фин бизнесының килүе өчен хәзер иң кулай вакыт”, - дип тәмамлады Рөстәм
Миңнеханов.