(Казан шәһәре KZN.RU,
9-нчы октябрь,
Ксения Швецова). Казанлы Андрей
Беляков Мәскәү районының Гагарин
урамындагы 103-нче, 105-нче һәм 107-нче номерлы йортлары янындагы тулы бер
ишегалдын төзекләндерүгә инвестор итеп алынган. “Мин күкне сайлыйм” исеме
астындагы төзекләндерү проектын Казан шәһәренең баш рәссамы, шушы территориядә
яшәүче Жанна Белицкая әзерли. Казан Мэры Илсур Метшин легендар
шәхесләр-очучылар яшәгән ишегалдында булды һәм әлеге инициативаны ишегалларын
капиталь төзекләндерү программасының яңа бер этабы булуын билгеләп үтте.
Жанна
Белицкая һәм Андрей Беляков балачактан ук күршеләр булып
яшәгән. Хәзер Андрей Беляков “Бриз” ҖЧҖ төзелеш компаниясен җитәкли. “Үземнең ишегалдын кайгыртыр чак
җитте. Мин 103-нче номерлы йортта яшәдем, - дип сөйләде А.Беляков. – Эшләр сентябрьдә
башланды, агачлар утыртыр өчен бу иң кулай вакыт. Яхшы балалар мәйданчыгын
ясарга, кече архитектура формаларын булдырырга, резин каплам салырга телибез”. Барлык
эшләрне дә май ахырына төгәлләргә планлаштыралар.
Әлеге ишегалды янындагы йортларда Казан һәм Россия тарихы белән
турыдан-туры бәйле булган күп шәхесләр яшәгән. Алар арасында СССРның атказанган
сынаучы-очучы, полковник, Советлар Союзы Герое Борис Машковцев; 1 класс сынаучы-очучысы
Николай Губин; Казан авиация җитештерү берләшмәсе заказчысының хәрби вәкиле,
отставкадагы полковник Эрнст Мазин; Казан авиация җитештерү берләшмәсенең баш
инженеры Самат Хисаметдинов; Казан авиация җитештерү берләшмәсенең инженер-конструктуры,
Ленин районының беренче секретаре Георгий Карунин һ.б. шәхесләр бар.
Шуңа да авиация төзекләндерүнең төп темасы итеп сайланды, “Мин күкне сайлыйм”
исеме исә казанлыларга таныш булган, инде икенче ел рәттән Казансу елгасы
акваториясендә уздырыла торган масштаблы авиацион тамаша белән тәңгәл килә.
“Ишегалдының исеме булганда, ул төссез булмаячак. Бу очракта
киңлек оештыру һәм артобъектлар урнаштыру күпкә җиңелрәк, - дип аңлатты
Ж.Белицкая. – Безнең биредә яшәгән һәм сугыштан соңгы елларда авиацияне үстергән
кешеләрнең исемнәрен мәңгеләштерәсебез килә. Очучыларда булган ярлыклар
формасында элмә такталар куелыр дип уйлыйбыз. Подъездларда гына түгел, кешеләр
йөргән урыннарга урнаштырырга телибез”.
Проект нигезендә, ишегалдында күп әйберләр шул килеш калачак – әйтик,
ишегалдының төп бизәге булган чәчәк түтәле, балалар мәйданчыгы зурайтылачак, ишегалдының
танылган шәхесләре ял иткән ретро-эскәмия. Автомобильчеләр өчен яңа уңайлы
парковка төзеләчәк.
Ж.Белицкая сүзләренә караганда, проект буенча фикер
алышуда җирле халык зур активлык күрсәткән.
Мэр ишегалдын бердәм тематикада төзекләндерү идеясен
хуплады. “Бу – легендар ишегалды. Биредә тарихи шәхесләр, хөрмәтле, данлыклы
кешеләр яшәгән, алар илнең авиатөзелешенә зур өлеш керткәннәр, - диде Илсур
Метшин. – Проектның идеясе миңа бик ошый. Элек ишегалдының капиталь
төзекләндерелеше өчен генә сөенсәк, хәзер исә шәһәрлеләр һәм хезмәттәшләребез
ярдәмендә төзекләндереш эшләре генә башкарылып калмаячак, шәһәр тарихы,
предприятиеләребез, илебез тарихы мәңгеләштереләчәк”.
Шәһәр башлыгы 75-нче номерлы мәктәп укучылары белән дә аралашып алды, алар “Игелек
атнасы” кысаларында агачлар утыртырга чыккан иде. “Әлеге ишегалдында чын
шәхесләр яшәгән һәм яши дә! Дуслар, сезгә үрнәк алырлык кешеләр күп монда. Алар
арасында монда үскән Андрей Беляков та бар”, - дип җиткерде И.Метшин һәм
укучыларны үз тарихларын белергә һәм шәһәрне яратып үсәргә чакырды.
Чарада Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев,
Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты җитәкчесе Дмитрий Анисимов, Мәскәү районы
идарәче компанияләре вәкилләре һ.б. катнашты.