(Казан шәһәре
KZN.RU, 8-нче октябрь, Алена
Мирошниченко). Юлларны кышкы чорда карап тоту, техника, аларның шоферлар белән тәэмин
ителеше өчен җавап бирә торган махсус ведомствоара комиссияләр 10-нчы
октябрьдән 15-нче октябрьгә кадәр Казанның предприятиеләр базасының әзерлеген
тикшерәчәк. Киләсе сезонда Казан юлларын чистарту буенча эшләр ничек
башкарылачагы, шулай ук махсус техниканың әзерлеге турында эшлекле дүшәмбедә
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь
Куляжев җиткерде.
Игорь
Куляжев киләсе атнадан Казанның юллар челтәрен кышкы режимда карап тотуга
күчәчәкләрен хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, эшләр тәүлек әйләнәсе
оештырылачак, шәһәрдә җыештыру техникасы эшенең маршрут картасына төзәтмәләр
кертеләчәк, кар кабул итү пунктлары, реагентлар һәм ком-тоз кушылмалары
әзерләнәчәк.
Казанның юл
хезмәтләре өчен кышкы режим эшләре 182 көн дәвам итәчәк һәм 2019 елның 14-нче
апрелендә генә туктатылачак.
Докладчы бозлавыкка
каршы нинди материллар кулланылачагы, җәяүлеләр тротуарларына, тукталыш
мәйданчыкларына аерым игътибар юнәлтеләчәге турында җентекләп сөйләде.
Казан Башкарма
комитеты җитәкчесе урынбасары хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә Казанда чистарту
техникасының 80% кышкы шартларда эшләргә әзер. Моннан кала, соңгы ике елда, Татарстан
Республикасы Президенты ярдәмендә, Казанның муниципаль юл предприятиеләре өчен
37 яңа заманча техника берәмлеге алынган, 26 берәмлек капиталь
төзекләндерелгән.
Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, капиталь төзекләндерелгән, сатып
алынган техника саны теләсә нинди күләмдәге карны вакытында чистартырга
мөмкинлек бирәчәк. “Зур күләмле эш бу. Вакытында оештырылган эш кыш саен очрый
торган проблемаларны чишәргә булышыр дип ышанып калабыз”, - диде ул.
“Ниндидер могҗиза көтәргә кирәкми,
шуңа да төп юлларны да, беренче, икенче, өченче категориягә караган юлларны да,
поселокларыбызны да, җәяүлеләр кичү юлларын
да, туристик маршрутларны да карап тотуга бөтен көчне куярга кирәк. Юллар Татарстан
Республикасы башкаласы дәрәҗәсенә туры килергә тиеш”, - диде И.Метшин.