(Казан шәһәре KZN.RU,
8-нче октябрь, Ксения
Швецова). Гомум диспансеризация белән
беррәттән бу елда бушлай тикшерү узуның яңа төре старт алды. Онкоскрининг дип
атала торган әлеге юнәлеш 49 яшьтән алып 73 яшькә кадәрге шәһәрлеләргә
исәпләнгән. Тулаем алганда бу елның 8 ае эчендә гомум диспансеризациянең
беренче этабын 116 меңнән артык казанлы үткән. Профилактик күзәтүләрнең беренче
нәтиҗәләре турында бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында ТР Сәламәтлекне саклау
министрлыгының Казан буенча Сәламәтлекне саклау идарәсе җитәкчесе Илнур Хәлфиев
сөйләп үтте.
Сәламәтлекне саклау һәм уртача
гомер озынлыгын арттыру мәсьәләсендә авыруларга профилактика уздыру зур
әһәмияткә ия. Соңгы елларда диспансеризация узучы шәһәрлеләр саны шактыйга
үскән. Илнур Хәлфиев сүзләренә караганда, медицина иминиятләштерү оешмаларының
гражданнарны актив чакырулары һәм үткәрелгән эшне тулысынча күзәтеп барулары
моңа уңай йогынты ясаган.
Бу елда беренче тапкыр халык
арасында профилактик күзәтүләрнең 2 төре үткәрелә: 3 елга 1 тапкыр үткәрелә
торган гомум диспасеризациядән кала, 49-73 яшьлек казанлылар арасында 2 елга 1
тапкыр онкоскрининг уздырыла башлаган. Бүгенге көндә әлеге хезмәттән 16 меңнән
артык шәһәрле файдаланган.
Казанлылар арасында уздырылган диспансеризациянең
беренче этабы нәтиҗәләре күрсәткәнчә, тикшерү узган шәһәрлеләрнең 60%-ында
хроник авырулар бар, шуларның 35 мең 377 очрагы – йөрәк һәм кан тамырлары
авырулары, 11 мең 805 очрак – эндокринология системалары авырулары. 8 ай эчендә
диспансеризациянең икенче этабын 19 меңнән артык кеше узган.
И.Хәлфиев билгеләп үткәнчә, диспансеризация
бернинди дә клиник симптомнары булмаган пациентларда онкологик авыруларны
башлангыч этапларында табарга булыша.
Казан Мэры Илсур Метшин үз
чиратында шәһәрлеләрне сәламәтлекләренә игътибарлы булырга һәм профилактик күзәтүләрне
даими узарга чакырды. “Диспансеризация – шәһәрлеләргә сәламәтлекнең торышын бушлай бәяләргә
мөмкинлек бирә торган әһәмиятле проект”, - дип ассызыклап үтте И.Метшин.