(Казан шәһәре
KZN.RU, 8-нче октябрь, Алена
Мирошниченко). Казанның торак
йортларының 99%-ына һәм социаль өлкә объектларының 100%-ына җылы бирелде, дип
җиткерде бүгенге аппарат киңәшмәсендә Казан Башкарма комитеты җиткәчесе
урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин. Җылылык сезоны башлану белән, 1-нче
октябрьдән, 5669 торак йорт җылылык белән тәэмин ителгән. Калган 13-ендә (аларда
капиталь төзекләндерү эшләре төгәлләнде) җылылык җибәрү өчен әзерлек эшләре
алып барыла.
Искәндәр Гыйниятуллин җылылыкны
җибәрү барышында җитди проблемалар булмавын җиткерде, эш барышында килеп чыккан
мәсьәләләр вакытында чишелүен, кайнар линия телефоннары эшен дәвам итүен
билгеләде.
“Әлеге эшнең никадәрле катлаулы булуын залда
утыручыларга аңлатып тору кирәк түгел дип уйлыйм. Шәһәрлеләрдә җылы булуы, җылы
суның тоткарлыксыз килүе мөһим, җылылык сезонына нәтиҗә ясаганда, кышны
проблемаларсыз үттек диярлек булсын. Моның өчен әзерлек чоры булды, торак
йортларның җылылык бирү, челтәр, идарә оешмалары, подрядчы оешмалары зур
күләмдә эш башкарды. Бу елда шикаятьләр саны шактый азайды – бу минем өчен зур
күрсәткеч. Узган атнада интернет аша кабул итү бүлегенә нибары 24 хәбәр килгән”,
- дип билгеләп хтте Казан Мэры И.Метшин.
Ул шулай ук район башлыкларын һәм
Торак-коммуналь хуҗалыгы комитетын килеп чыккан мәсьәләләргә игътибар итәргә
һәм вакытында чишәргә чакырды.