(Казан шәһәре
KZN.RU, 30-нчы июль, Алсу Сафина). Бүген эшлекле дүшәмбедә Мәгариф идарәсе
җитәкчесе Илнар Һидиятов чыгарылыш сыйныф укучыларының БДИ нәтиҗәләре белән
таныштырды. Казан Мэры Илсур Метшин БДИда югары балл җыючыларны әзерләү
процессын анализларга һәм педагогика хезмәткләрләренең август конференциясенә
укучылары бердәм дәүләт имтиханында түбән балл җыйган мәктәпләр буенча хисап
әзерләргә кушты.
“14 фәннең
сигезеннән нәтиҗәләр яхшырган. Мактарлык хәл. Педагогик коллективларга,
укучыларга, аларның ата-аналарына рәхмәт. Ел саен мәҗбүри фәннәрдән нәтиҗәләр
яхшыруы бик мөһим. Бу – зур планлы эшнең нәтиҗәсе”, - диде шәһәр башлыгы.
Быел рус теле,
профильле математика, физика, химия, биология, җәмгыять белеме, инглиз һәм
алман телләреннән нәтиҗәләр яхшырган. Нәтиҗәләр информатика, география һәм
француз теленнән сизелерлек төшкән. Түбән Новгород һәм Омск белән
чагыштырганда, Казанда, әдәбияттан кала, нәтиҗәләр яхшырак.
Мәгариф идарәсе
җитәкчесе Илнар Һидиятов хәбәр иткәнчә, соңгы 10 елда рус теле буенча уртача
балл 18,7-дән 74,5-кә арткан, узган ел белән чагыштырганда арту 2,5 балл тәшкил
итә. Югары һәм түбән баллы мәктәпләр арасында уртача балл аермасы 1,8 баллга
кимегән. “Узган елда таблицаның иң аскы өлешендә калган мәктәпләрнең барысында
да, 41-нче мәктәптән кала, уртача баллның уңай динамикасы күзәтелә”, - диде
идарә башлыгы. Рус теле буенча иң түбән балл, узган ел белән чагыштырганда, 5
баллга арткан. Әлеге фән буенча минималь бусаганы 2 укучы үтә алмаган.
Профильле
математика буенча уртача балл, 2009 ел белән чагыштырганда, 15,6 баллдан
57,5-кә арткан, узган ел белән чагыштырганда, арту 1,7 балл тәшкил итә.
Математика буенча уртача балл 0,1-гә кимегән. Профильле математика буенча
минималь бусаганы уза алмаучылар саны 1,9 процентка кимегән булса, математика
буенча 0,9 процентка арткан. Узган ел белән чагыштырганда, минималь балл 5,4-кә
арткан.
Югары һәм түбән
баллы мәктәпләр арасында математика буенча уртача баллның аермасы 6,2-гә кимегән.
Түбән баллы мәктәпләрдә уртача баллның уңай динамикасы күзәтелә.
Профильле
математика буенча Казан укучыларының нәтиҗәләре Мәскәү һәм Санкт-Петербург
укучыларыныкына караганда югарырак.
80-нән артык балл
җыйган эшләр саны, узган ел белән чагыштырганда, 3,5 процентка арткан. 14
фәннең 8-еннән югары баллы эшләр өлеше арткан. 100 баллы эшләр саны икегә
арткан – 46-дан 89-га. Барлык 100 баллы эшләр дә Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек
федераль хезмәте тарафыннан тикшерелде һәм расланды, диде Мәгариф идарәсе
җитәкчесе. 100 баллы эшләрнең күпчелеге Вахитов һәм Яңа Савин районнары
мәктәпләрендә – 27 һәм 20.
Химиядән 100
баллы эшләр саны дүрткә арткан, рус теленнән – 2гә. 8 укучы ике фәннән 100-әр
балл җыйган. Бу Яңа Савин районының 9, 132, 179 номерлы мәктәпләре, 155-нче
гимназиясе, Вахитов районының 18-нче мәктәбе, 131-нче лицее, Н.И.Лобачевский
ис. лицей һәм Мәскәү районының 94-нче гимназиясе укучылары.
“80 баллдан артык
җыючылар саны күбәя – бу яхшы нәтиҗә һәм югары уку йортларында бюджет урыннарга
эләгү мөмкинлеге. 100 балл җыючылар саны да арта. Мондый нәтиҗәләр артында
укучыларның үзләренең, укытучыларның, ата-аналарның хезмәте тора, - диде Казан
Мэры. – Август конференциясенә Мәгариф идарәсе һәм районнар башлыклары анализ
ясасын иде: олимпиадаларда катнашуыларны, җиңүчеләрне мәгариф системасы
әзерлиме яисә алар репетиторларның хезмәт җимешеме”.
Мәгариф идарәсе
җитәкчесе Илнар Һидиятов төп фәннәрдән БДИ нәтиҗәләре буенча иң яхшы
мәктәпләрне санап үтте. Рус теленнән имтихан тапшыру нәтиҗәләре буенча иң яхшы
мәктәпләр унлыгына IT-лицей, 131, 159 номерлы лицейлар, Лобачевский ис. лицей,
“СОлНЦе” мәктәбе, 122, 7, 19 номерлы гимназияләр, 2, 7 номерлы лицей- интернатлары,
4 номерлы гимназия-интернат керә. Профильле математика тапшыру буенча иң яхшы
10 мәктәп: IT-лицей, 131 номерлы лицей, КИТТУ-КАИ инженерлык лицее, Лобачевский
ис. лицей, 2 номерлы лицей- интернат, “СОлНЦе” мәктәбе, 7, 122, 27, 19 номерлы
гимназияләр.
“Алдынгы
мәктәпләр гел булды, аларның җитәкчеләрен, педагоглар составын без хөрмәт
итәбез, - диде Илсур Метшин. – Шул ук вакытта койрык турында да онытырга
ярамый, аны да өйрәнәбез. Бүгенге анализдан күренгәнчә, күбесе нәтиҗәләрен
яхшырткан, ләкин әле аска тартучылар да бар. Хисап ясавыгызны сорыйм. Моны без
кемгәдер җәза бирү өчен түгел, ә артта калучыларны уртача баллга кадәр күтәрү
өчен эшлибез. Барлык укучылар да уку йортына керер өчен тигез шартларда булырга
тиеш”.
Искәртеп үтәргә
кирәк, быел 5504 укучы арасыннан 5474 кеше БДИ һәм 28 кеше сәламәтлекләре
буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен дәүләт чыгарылыш имтиханы тапшырды.