(Казан шәһәре
KZN.RU, 30-нчы июль, Ксения Швецова). Быел Казанда балалар бакчаларында масштаблы
төзекләндерү эшләре каралган – 18 учреждение төзекләндерергә планлаштырыла. Шул
ук вакытта иң иске биналар таушалган һәм капиталь төзекләндерү программасы
буенча каралган җитдирәк эшләр таләп итә. Республиканың бер генә шәһәрендә бездәге
кадәр иске биналар юк, диде бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин.
ТКХ комитеты
рәисе Дмитрий Анисимов сөйләгәнчә, быел программага 22 объект кертелгән – 3 мәктәп,
18 балалар бакчасы һәм балалар һәм яшүсмерләр туризмы һәм экскурсияләр станциясе
бинасы. Искәртергә кирәк, моңа кадәр төп игътибар мәктәпләргә бирелде. Капиталь
төзекләндерү программасы эшләгән 6 елда 134 мәктәп яңартылды, ә 309 балалар
бакчасының 15-ендә генә капиталь төзекләндерү эшләре бкашарылды. Программага
кертелгән балалар бакчалары бик начар хәлдә – аларның 2-се – ябык, бишесендә
балаларны кабул итү чикләнгән, диде чыгыш ясаучы.
Балалар бакчаларын
капиталь төзекләндерү программасын булдыру мәктәпләрдә капиталь төзекләндерү
программасына нигезләнеп төзелде, анда 8 төр эш кертелгән. Ләкин программада
каралган бу эшләр генә җитми. “Биналар бик тузган һәм эксплуатациягә кертүгә
таләпләр югары булу сәбәпле бик зур күләмдә эш башкарырга кирәк”, - диде Д.Анисимов.
Ул өстәгәнчә, күпчелек очракта биналар гына түгел, территорияне дә
төзекләндерергә кирәк. Моннан кала, программага материаль-техник нигезне ныгыту
керми. Җиһазлар, кече архитектур формалар да программада каралмаган. “Болар өчен
өстәмә финанслау кирәк”, - диде чыгыш ясаучы.
Биналар бик
тузган булганга, программага кертелгән эшләр генә җитми, диде Мэр. Бу яктан Татарстан
башкаласы башка муниципалитетлардан аерыла. “Казанда балалар бакчалары белән
хәлне башка шәһәрләр белән чагыштырып булмый. Бездә 80 еллык балалар бакчалары
бар һәм алар капиталь төзекләндерү күрмәгән. Өстәмә сумма хакында республика
Президентына хәбәр иттек, хәлне бүген барысы да аңлый. Әлеге хәл чишелеш табар
дип уйлыйбыз. Өстәмә финанслаусыз бу кадәр тузган биналарны төзекләндереп
булмаячак”, - диде И.Метшин. Ул республика җитәкчелегенә социаль объектларны
яңарту буенча тиңнәре булмаган программа өчен рәхмәтен белдерде.
“Эшләр күп булуны,
балалар бакчаларына чиратларны исәпкә алсак, безнең вакытыбыз бик күп түгел. Өстәмә
авырлыклар, күзәтү органнары күрсәтмәләре бар. Шулай да без мәктәпләрдә
капиталь төзекләндерү эшләрен ничек авыр башлаганыбызны хәтерлибез, ә хәзер
тәҗрибә туплап, яхшы сыйфатлы стандартка җиттек. Балалар бакчалары белән дә шулай
булыр дип өметләнәм”, - диде Мэр.