(Казан шәһәре
KZN.RU, 30-нчы июль, Ксения Швецова). Игътибарны күп фатирлы йортларда капиталь
төзекләндерү эшләренә әзерлек барышында проект-смета документларының сыйфатын
тикшерүгә юнәлтергә – бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин
белдерде. Аның фикеренчә, моның өчен идарә итүче компанияләрне җәлеп итәргә
кирәк, алар һәр объектның торышы һәм проект-смета документларына нинди эшләр
кертү турында беләләр.
Күп фатирлы йортларны
һәм социаль учреждениеләрне капиталь төзекләндерү программалары барышы хакында ТКХ
комитеты рәисе Дмитрий Анисимов сөйләде. Ул искәртеп үткәнчә, программа эшләгән
10 елда 2430 күп фатирлы йорт, ягъни 45% торак фонд төзекләндерелде.
Быел 286 йортта
төзекләндерү эшләре башкарыла. “286 йортның 169-ы комплекслы төзекләндереләчәк,
узган елда алар саны 130 иде. Темплар үсә”, - диде Д.Анисимов. Ул өстәгәнчә, быел
30 йортта лифтлар яңартылачак, 87 йортта һава торышына карап көйләү төеннәре
урнаштырылачак, 12 йортта хәрәкәтләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән
гражданнар өчен чаралар уздырылачак. Моннан кала, элеккеге 11 тулай торакта да
капиталь төзекләндерү эшләре узачак. Программа барышында барлыгы 48 тулай торак
бинасы төзекләндерелде.
Татарстанда
капиталь төзекләндерү эшләренең төбәк операторы булган “ТР ТКХ фонды” быел
беренче тапкыр подрядчы оешмалар сайлау буенча аукцион оештырды. “Бу яңалык
нәтиҗәлелекне арттыру, подрядчы оешмаларны җәлеп итү, әлеге процесста үтә
күренмәлелекне арттыру өчен кертелде”, - диде чыгыш ясаучы.
Кертелгән яңалыклар
аркасында капиталь төзекләндерү эшләренең сроклары үзгәрсә дә, гомумән алганда,
программалар саклана, диде үз чиратында Илсур Метшин. Ул ассызыклаганча, яңа
кертелгән үзгәрешләргә кушылырга кирәк. Ул йортларны капиталь төзекләндерү
эшләренә яхшырак әзерләргә кушты. “Бүгенге көндә проект-смета документларының
сыйфатын тикшерүгә игътибар юнәлтергә кирәк. Бу эштә төп рольне идарә итүче
компанияләр уйнарга тиеш. Чөнки үзләренең торак фондларын алардан да яхшырак
белүче юк. Пациентларда карточкалар булган кебек йортларда да аларның торышы
күрсәтелгән карточкалар булырга тиеш. Ул яхшырак эшләнгән саен, капиталь
төзекләндерү эшләренең сыйфаты да яхшырак булачак”, - дип саный Мэр.
Чыгышы азагында Д.Анисимов
искәртеп үткәнчә, киләсе елда капиталь төзекләндерү программасына 145 күп
фатирлы йорт керде, бүген алар буенча проект-смета документациясе эшләнә.