(Казан шәһәре
KZN.RU, 30-нчы июль, Алсу Сафина). 1 августта “Безнең ишегалды тавышы – Безнең команда
тавышы!” дип аталган халык караокесы бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул
ителә башлый. Бәйге Казанның төрле районнарындагы 24 мәйданчыкта –
ишегалларында, скверларда һәм паркларда – узачак.
2016 елда Киров
һәм Мәскәү районнарында биредә яшәүче Яна Бариева инициативасы белән
оештырылган әлеге проект шәһәр масштабларына кадәр киңәйде. Быел бәйге
мәйданчыкларына эстрада йолдызлары, танылган шәһәрлеләр һәм кунаклар киләчәк.
Бәйге 10 августта
“Салават күпере” торак комплексында башлана. Тиздән эшли башлаячак голосдвора.рф
сайтында гариза калдырырга һәм уңайлы мәйданчык сайларга мөмкин.
Районнар бәйгеләренең
финаллары “Крылья Советов”, “Калейдоскоп”, Горки-Әмәт урманында һәм “Фестиваль”
бульварында узачак, ә җиңүчеләр 30 августта Шәһәр көне бәйрәменең төп
сәхнәсендә чыгыш ясаячак. Бәйгедә барлык теләүчеләр дә катнаша ала, иң
яхшыларны тавыш бирү ярдәмендә сайлаячаклар.
“Шәп инициатива, шәп
идея, - дип хуплады бәйгене Казан Мэры Илсур Метшин. – Без Киров һәм Мәскәү
районнарында узган бәйгедә булдык, ул халыкны берләштерә”. Шәһәр башлыгы
сүзләре буенча, музыкаль бәйге күршеләр бер-берсен яхшы белгән, аралашкан
вакытларга кайтырга ярдәм итәчәк.