(Казан шәһәре
KZN.RU, 5-нче июль, Алсу Сафина). Бүген ТР Хөкүмәт йортында үткән матбугат конференциясендә
Казанда беренче экорайон концепциясен һәм мастер-планын эшләүгә халыкара бәйге
башлану турында игълан иттеләр. Сүз Киров районында элеккеге Артиллерия базасы урынындагы 759 га мәйданлы җир
турында бара. Казан Мэры Илсур Метшин проектның ТР башкаласында төзелешне яңа
дәрәҗәгә чыгарачагына ышаныч белдерде. Аның фикеренчә, моңа хәтта Бразилия
җыелмасы капитаны Неймар да булышлык итә ала.
“Квадрат
метрларны тиз генә сатып бетерү түгел, ә комплекслы караш мөһим”
Матбугат
конференциясен ачып, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин сөйләгәнчә, җир участогы Республика булышлык итү фондына күчерелгән. Артиллерия
базасы 2011 елда эшен туктаткан, шуннан соң әлеге җир берничек тә
файдаланылмаган. “Центр” Стратегик үсеш агентлыгы, бәйге игълан ителгәнче,
үткәргән тикшеренүдә территорияне үстерү потенциалына, аны үстерү моделенә бәя
бирелде, экологик төзелеш тенденциясенә анализ ясалды. Моннан кала, шәһәрлеләр
катнашында социаль тикшеренү уздырылды, ул казанлыларның шәһәрдән читтә яшәргә
теләкләре барлыгын күрсәтте. “Тикшеренү нәтиҗәләре буенча элеккеге артиллерия
базасы территориясен эксперименталь экорайонга үзгәртү карары кабул ителде”, -
диде А.Песошин. Тикшеренү нәтиҗәләре белән www.researchkzn.ru сайтында танышырга мөмкин.
А.Песошин ачык
халыкара бәйге уздыруны масштабы ягыннан профессиональ архитектур берләшмәләр
өчен тиңнәре булмаган чара дип белдерде.
Казан Мэры Илсур
Метшин бәйгедә жюрины җитәкләгән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм
республика Хөкүмәтенә Республика булышлык итү фондын булдырганнары өчен рәхмәтен
белдерде. “Бу гадәти булмаган караш, Россиядә аңа охшашлар юк. Бу чираттагы
тапкыр нинди генә авыр вакытлар булмасын, республиканың үз халкын ташламавын
дәлилли”, - дип саный Илсур Метшин.
Бәйге турында
сөйләгәндә, шәһәр башлыгы ассызыклаганча, Киров районы – үсеш ноктасы. Биредә инженерлык
инфраструктурасына, су агызу һәм канализациягә караган үзенең катлаулы
мәсьәләләре бар. И.Метшин сүзләре буенча, Казан үсәргә тиеш, чөнки шәһәрдә
халык саны арта бара.
“Тизрәк төзеп,
квадрат метрларны сатарга кирәк кебек. Ләкин мэр буларак минем өчен проблеманы комплекслы
хәл итү мөһимрәк, - диде Илсур Метшин. – Халыкара бәйгеләр үткәрүдә тәҗрибәбез
бар. Адмирал бистәсен алыйк –
Сергей Чобанның архитектура
бюросы безгә Казанга яңа караш күрсәтте. Кабан күле яр буен төзекләндерүнең
беренче өлешен күрдек. Бу бөтенләй башка караш – шәһәрнең иң иске өлешендә яңа
Казан. Без иң яхшы халыкара тәҗрибәләрне кулланабыз, аны кертәбез”.
Яңа территорияне
үзләштерү Киров районы үсешенә этәргеч бирәчәгенә ТР Президенты ярдәмчесе,
Республика булышлык итү фонды советы рәисе Айрат Нуретдинов та ышаныч белдерде.
759,9 га мәйданда
яңа тормыш экологиясе
Экорайон 759,9 га мәйданда урнашачак. 250-300 га
мәйданын торак район алыр, 200-300 га – табигый-ял итү зонасы һәм 100-200 га – иҗтимагый-эшлекле
зона, 30 га коммуналь зона булыр дип көтелә. Экорайонда катнаш төзелеш
планлаштырыла – күп өлеше, 75%, индивидуаль торак төзелешенә туры киләчәк. 15%
- аз катлы төзелеш (2-3 кат). 10% йорт 4-5 катлы булачак. Халык саны 20-25 мең
кеше булыр дип фаразлана.
Киләчәк экорайон
территориясен челтәрләр һәм инфраструктура белән тәэмин итәргә планлаштыралар. Аерым
алганда, яңа районга өч магистраль илтүе планлаштырыла. Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева аңлатканча, Генплан нигезенә мондый район
булачагы салынган.
“Экорайон”
атамасы юкка гына бирелмәде, ди Казан Мэры Илсур Метшин. Кешеләр торак кына түгел, яшәү рәвеше
алырга тели. “Техбиремдә без төзекләндерү, яшелләндерү мәсьәләләрен генә
куймыйбыз, экология мәсьәләләре дә күтәрелә, - диде И.Метшин. – Экорайон һәм
XXI гасыр торагы биредә, Идел белән Аккош күлләре арасында булмыйча, кайда
булсын? Казанның яңа микрорайоны яңа кеше тәрбияләр, дип ышанам. Бу башка
биеклек, башка тормыш экологиясе”.
Торакка куелган югары
таләпләрне исәпкә алып, Илсур Метшин Фондка Бразилия җыелмасы капитаны Неймарга
җир участогы яисә фатир бүләк итә алырлык спонсор табарга тәкъдим итте. “Нинди
магнит булачак, күз алдыгызга китерәсезме? Барысының да экорайонда Неймар
күршесендә яшисе киләчәк!” – диде Мэр.
Мэр ассызыклаганча,
бәйгедә катнашучыларга төрле рельефларны, янәшәдә Аккош урманы барлыгын гына исәпкә
алырга түгел, ә ландшафт һәм мохитне саклап калырга туры киләчәк. Моннан кала,
бина фасадлары һәм энергия саклый торган технологияләрне тәкъдим итү дә исәпкә
алыначак.
Проектны гамәлгә
ашыра башлау, Айрат Нуретдинов сүзләре буенча, ел азагына планлаштырыла. Экорайонда
беренче яшәүчеләр 2019 ел азагына барлыкка килергә мөмкин.
Бәйге нәтиҗәләре
7 ноябрьдә игълан ителәчәк
Жюрины Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләде. Жюри составына Казан Мэры Илсур Метшин,
Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия
Фишман, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Россия һәм
халыкара экспертлары, шул исәптән Turenscape, Turenscape International limited
халыкара проектлау үзәге директоры Стэнли Ланг Вай Чам керде.
Бәйгедә Россия
һәм чит ил консорциумнары
катнаша ала. Алар составына архитектура һәм стратегик консалтинг өлкәсе белгечләре керергә тиеш. Бәйге эшләре
үз эчләренә функциональ программалау стратегиясен, архитектура-шәһәр төзелеше концепциясен
һәм финанс-икътисади модельне алырга тиешләр.
“Центр” стратегик үсеш агентлыгы генераль директоры Сергей Георгевский
сөйләгәнчә, бәйге 2 этапта үтәчәк. Беренче этапта 14 август 12.00 сәгатькә
кадәр www.contestkzn.ru
сайтында гаризалар кабул ителә. Алар кимендә 5 проекттан торган портфолио тәкъдим итәргә тиешләр.
Икенче этапка
финалга чыккан 3 команда керәчәк. Алар 22 августта билгеле булачак. Алар экорайон
үсешенең архитектура-шәһәр төзелеше концепциясен, 2030 елга кадәр концепцияне
гамәлгә ашыруның финанс-икътисади моделен, функциональ программалау
стратегиясен һәм территориянең беренче чиратын гамәлгә ашыруның эскиз проектын
тәкъдим итәргә тиеш булалар.
Бәйгенең приз
фонды 5 млн сумга кадәр булачак. Икенче этапка чыгучыларның барысы белән дә концепция
өстендә эшләүгә килешү төзеләчәк. Бәйгедә җиңүче 3 млн сумга кадәр акчалат
бүләк алачак. Икенче урын өчен – 2 млн сумга кадәр, өченче урын өчен 1 млн сумга
кадәр бирелә. Бәйге нәтиҗәләре 7 ноябрьдә игълан ителәчәк.