(Казан шәһәре
KZN.RU, 6-нчы июль, Ксения Швецова). Казан Мэры Илсур Метшин Мәскәү районындагы
Декабристлар урамының 100-нче йортын капиталь төзекләндерү барышы белән танышты.
Параллель рәвештә ишегалды да төзекләндерелә. Биредә чүпне аерып җыю өчен ябык
мәйданчык барлыкка киләчәк. Шәһәр башлыгы эшләрне бәяләде һәм биредә яшәүчеләр
белән ишегалларын төзекләндерү буенча планнар белән уртаклашу кирәклеген
ассызыклап үтте.
Декабристлар
урамында яшәүчеләрне “бәйләмнәрдән” һәм спамнан азат итәчәкләр
Декабристлар урамындагы
биш катлы йорт 1965 елда төзелгән һәм бу елга капиталь төзекләндерү
программасына кертелгән. Подрядчы оешма – “РСС инжиниринг” ҖЧҖ, субподрячы – “Эталон”
ҖЧҖ. Эшләрне декабрь башына тәмамларга планлаштырыла, эшләрнең суммасы – 16 млн
558 мең сум, әлеге чаралар үзәк ягу, салкын су белән тәэмин итү системаларын
алмаштыруга, канализацияне яңартуга, подвал, түбә, фасадларны төзекләндерүгә,
һава торышын көйләү төеннәре урнаштыруга һ.б. эшләргә тотылачак.
Киров һәм Мәскәү
районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов сүзләренә караганда, бүгенге
көндә эшләрнең күп өлеше башкарылган. “Йортта яшәүчеләр канәгать, срокларга
карата аларда зарлар юк. Подрядчылар җылылык белән тәэмин итү системасын тиз
алмаштырганнар, торбаларны яңартканнар, дип әйттеләр”, - диде Сергей Миронов.
Районнар башлыгы подрядчылар
идарә итүче компания белән берлектә эштә кулланган яңа чишелешләр турында сөйләде.
Мәсәлән, тимерчыбыкларны һәм элемтә коммуникацияләрен эстетик кыяфәткә китерәләр:
“Иске чыбыкларны тимер капка җыйдылар. Бу яңа чишелеш, элек биредә чыбыклар “бәйләме”
иде”.
Тагын бер яңалык –
подъездларда “антиспам” махсус почта ящиклары. Мәскәү районы идарә итүче
компаниясе җитәкчесе Олег Калимов аңлатканча, мондый почта ящикларын почта
хезмәткәрләре махсус җайланма ярдәмендә генә ача алачак.
Илсур Метшин
күрше йортларды төзекләндерү эшләре барышы белән кызыксынды. Олег Калимов
сөйләгәнчә, 2008 елда аларда инженерлык челтәрләре алмаштырылган, ә подъездлар
агымдагы төзекләндерү кысаларында яңартылган.
Ишегалдында урын
парковка кесәләренә дә, яшел зонага да, каты көнкүреш калдыклары өчен ябык
мәйданчыкка да табылды.
Капиталь
төзекләндерүдән кала, йортта параллель рәвештә ишегалдын төзекләндерү эшләре планлаштырыла:
балалар мәйданчыгы ясарга, кече архитектур формалар урнаштырырга, асфальт
салырга. Декабристлар ур., 100, 102, 104, 106, 108 һәм Х.Ямашев ур., 4, 6
йортларының ишегалларына асфальт ясалачак.
Казан Мэры подрядчыларның
җиредә яшәүчеләр белән төзекләндерү планнары буенча фикер алышулары белән
кызыксынды. С.Миронов сөйләгәнчә, ачык фикер алышу бу көннәрдә идарә итүче
компаниядә узган. “Фикерләр төрле булды: олы яшьтәгеләр яшел зоналарны саклап
калырга тели, яшьләргә парковка кирәк. Без исә алтын урта тәкъдим иттек: биредә
парковка кесәләре барлыкка киләчәк һәм зур яшел сектор калачак”, - диде район
башлыгы.
С.Миронов сүзләре
буенча, шәһәрлеләргә төзекләндерү проекты охшаган.
Бу йорт
территориясендә шәһәрдә беренче булып каты коммуналь калдыкларны җыю өчен
заманча ябык контейнер мәйданчыгы барлыкка киләчәк.
С.Миронов
сөйләгәнчә, идарә итүче компания белән берлектә подрядчылар тагын бер яңа
идеяне гамәлгә ашыра. Алар әйберләргә икенче тормыш бирә: йортларны сүтүдән
калган иске кирпечләрне чистартып, ишегалдында төзелештә икенче тапкыр
кулланалар.
“Бер үк вакытта
Казанда 430 ишегалды ясыйбыз”
Илсур Метшин билгеләп
үткәнчә, төзекләндерү срокларына төзекләндерелә торган объектлар күпелеге
йогынты ясаган. “Бер вакытта 430 ишегалды ясыйбыз. Бу бик күп. Футбол буенча
дөнья чемпионаты алдыннан да бурычларыбыз күп иде. Чемпионат бетәргә бер атна
калды, шуннан соң бар көчләр дә бу елның капиталь төзелеш программасын
тәмамлауга куелачак”, - диде И.Метшин һәм республика Президенты Рөстәм
Миңнехановка йортларны һәм йорт территорияләрен капиталь төзекләндерү буенча
масштаблы программа өчен рәхмәтен белдерде.
Искәртергә кирәк,
2018 елгы капиталь төзекләндерү программасына 286 йорт кертелгән.
Киңәшмәдә Башкарма
комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин, Башкарма комитет җитәкчесе
урынбасары – Тышкы төзекләндрү комитеты рәисе Игорь Куляжев, ТКХ комитеты рәисе
Дмитрий Анисимов һ.б. катнашты.