(Казан шәһәре
KZN.RU, 4-нче июль, Ксения Швецова). Казан Мэры Илсур Метшин бүген “Чулпан”
мәдәният үзәгендә булды. Аны реконструкцияләү проекты белән танышканнан соң шәһәр
башлыгы бинаның эчке интерьерлары вариантлары өстендә эшләргә һәм бина
бизәлешендә, фасадта татар милли үрнәкләренә игътибар бирергә кушты.
“Чулпан” МҮ 1992
елда кинотеатр буларак төзелә һәм 3 елдан соң мәдәни үзәккә үзгәртелә. Баштан ук
учреждение “Казан” бию ансамбленең репетицияләр базасы була. Ансамбльнең сәнгать
җитәкчесе ТР Халык артисты Чулпан Закирова сөйләгәнчә, берничә ел актив мәдәни
тормыштан соң бина таушала. “Бинаны зурайту, аерым алганда янкорма төзү турында
карар кабул ителә”, - дип сөйләде Чулпан Закирова. Янкорма 2005 елда федераль
чараларга төзелде. Ләкин эшләр туктала. “Финанслау җитешмәү сәбәпле, янкорма эксплуатациягә
кертелми кала. Бүген без бу проектны тормышка ашырырга телибез”, - дип
уртаклашты Ч.Закирова.
Чулпан Закирова сөйләгәнчә,
270 бала шөгыльләнә торган балалар студиясе ачканнан соң ансамбль хореография
сәнгатен яратучылар өчен тартым үзәгенә әверелде. “Бу безнең әзерлек студиясе,
биредә без эшкә керер өчен профессиональ кадрлар әзерлибез”, - дип аңлатты Ч.Закирова.
“Бина тулысынча эшләми, бүлмәләр бикле, коммуникацияләр таушалган. Реконструкцияләү
бик кирәк, мәдәни дәресләрне оештыруга заманча караш, заманча җиһазлар кирәк”,
- диде ул.
Мәдәният идарәсе
җитәкчесе Азат Абзалов аңлатканча, учреждениедә 350 бала шөгыльләнә, реконструкциядән
соң алар саны 500-гә җитәчәк, ә концертлар залына 800 кешегә кадәр сыя алачак.
Проектлаучылар шәһәр
башлыгына төзекләндерү проектын тәкъдим иттеләр. Мэр проектка үзгәрешләр кертергә
кушты. Аныңча, проектта бина интерьерына һәм фасад бизәлешенә милли үрнәкләр
өстәргә кирәк. “Биредә балалар милли биюләр белән шөгыльләнгәнне күрсәтергә
кирәк. Ә мондый фасадлар бөтен җирдә дә бар, алар мәдәни үзәкнең үзенчәлекләрен
чагылдырмый”, - диде И.Метшин. Ул шулай ук барлык биналарны, шул исәптән
концертлар залын да нәтиҗәле файдаланырга кушты.
Бинаны караганда,
шәһәр башлыгы репетицияләр залына керде, биредә бию коллективы шөгыльләнә иде. И.Метшин
артистлар белән аралашты. “Президент программасы ярдәмендә мәдәни үзәкләрне реконструкцияләүнең
икенче этабын башлыйбыз. Ленин ис. мәдәният сараен, “Мәскәү” мәдәният һәм спорт
үзәген төзекләндердек, - диде И.Метшин. – Хәзер “Сәйдәш” һәм “Чулпан” мәдәният
үзәкләрен төзекләндерү эшләренә әзерләнәбез. Тиздән тагын бер мәдәни үзәкне
яңартабыз – Идел буе районының 300 меңгә якын яшәүчесе өчен”.
Коллектив исеменнән
Чулпан Закирова Мэрга булышлык итүе өчен рәхмәтен белдерде: “Сезнең ярдәмегезне
һәвакыт тоеп яшибез. Хәзер без Курганда сабантуе уздырырга йөрибез, аннан соң гастрольләр
белән Франциягә, Швейцариягә барабыз. Ике зур бию программабыз барлыкка килде,
моңа без 20 ел килдек”, - диде Ч.Закирова. И.Метшин билгеләп үткәнчә, шәһәрдәге
бер генә зур чара да коллективтан башка узмый. “Сезгә мэр буларак та, тамашачы
буларак та чын күңелемнән рәхмәт әйтәм. Сез – безнең бизәгебез, горурлыгыбыз.
Россиянең өченче башкаласы дәрәҗәсенә туры киләсез”, - диде Мэр һәм аларга
иҗатларында уңышлар теләде.
Искәртергә кирәк,
2017 елда Казанның мәдәният учреждениеләренең материаль-техник нигезен үстерүгә
ярты миллиардка якын акча бүленде.
Чарада Вахитов
һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, “ТИГП” ДУП гендиректоры
урынбасары Хәйдәр Хасьянов катнашты.