(Казан шәһәре
KZN.RU, 29-нчы июнь, Ксения Швецова). Намуссыз яшәүчеләр белән көрәшү
кысаларында “Жилище и комфорт” идарә итүче компаниясе” ҖЧҖ махсус магнитка
каршы пломбалар урнаштыра. Әлеге тәҗрибәнең уңай нәтиҗәләре турында, шулай ук
шәһәрдә пластикны аерып җыюга ниләр комачаулагын хакында Казан Мэры Илсур
Метшинга идарә итүче компания директоры Александр Блохин сөйләде. Шәһәр башлыгы
компаниягә микрорайоннарны яшелләндерү тизлеген арттырырга кушты һәм агачлар
утыртуда катнашырга вәгъдә итте.
“Яшь” торак
фондның ишегалларын төзекләндерүдә балалар мәйданчыкларына басым ясала
“Жилище и
комфорт” идарә итүче компаниясе” ҖЧҖ 2006 елдан эшли һәм шәһәрнең дүрт
районында 101 йортка хезмәт күрсәтә. Йортларның төп өлеше Совет районында
урнашкан. Компаниянең торак фонды яшь, капиталь төзекләндерү кирәк түгел. Шуңа күрә
компаниянең бар көче агымдагы төзекләндерү эшләренә китә. Узган ел, чыгыш ясаучы
сүзләре буенча, төзекләндерү эшләре күләме буенча иң масштаблы эш булган –
барлыгы 33 мең 138,3 кв.м гомуми кулланылыш урыннары төзекләндерелгән.
Әлеге эшләр
кысаларында махсус магнитка каршы пломбалар урнаштырыла. Алар коммуналь
хезмәтләрне урлауның берничә очрагын ачыкларга ярдәм иткән.
Микрорайоннарда яшәүчеләр
нигездә яшьләр һәм балалар (чыгыш ясаучы сүзләре буенча, яшәүчеләрнең 80%),
шуңа күрә төзекләндерү эшләре барышында зур игътибар балалар мәйданчыклары
урнаштыруга китә.
И.Метшин ПЭТ-шешәләрне
даими чыгаруны көйләргә кушты
Чыгыш ясаучы ПЭТ-шешәләр
җыю буенча технологик программага аерым тукталды. Бүгенге көндә идарә итүче
компания көче белән ПЭТ-шешәләр җыю өчен 33 контейнер урнаштырылган.
Шул ук вакытта А.Блохин
программаның җитешсезлекләрен дә санап үтте. “Кызганычка каршы, эшмәкәрләр
шешәләрне сирәк чыгара. Нәтиҗәдә, контейнерлар тула”, - диде чыгыш ясаучы. Мэр
компания башлыгы сүзләренә ризалык белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, шәһәрлеләр дә
бу проблемага еш зарлана. Мэр ПЭТ-шешәләрне икенчел эшкәртү өчен ешрак һәм
даими чыгаруны көйләргә кушты.
Яшелләндерү буенча
планнар: “Елга 200 түгел, ә 2 мең агач утыртырга кирәк”
А.Блохин шулай ук
микрорайоннарны яшелләндерү планнары турында да сөйләде. 2016 елда идарә итүче компания көчләре белән 12 меңнән артык
чәчәк, 197 агач һәм куаклык утыртылган, узган елда – 8 меңнән артык чәчәк, 214
агач һәм куаклык. Быел аларга 13,5 мең чәчәк һәм 60 куак кушылган. Идарә итүче компания
елга уртача 200-205 агач утырта диде А.Блохин.
Илсур Метшин
билгеләп үткәнчә, компания хезмәт күрсәткән территория өчен әлеге күрсәткечләр
бик түбән булып тора. “200 агач сез хезмәт күрсәткән 1 млн 200 мең кв.м мәйдан
өчен бик аз. Торак фондыгыз яңа, 200 түгел, ә 2 мең агач кирәк, бу да бик аз
әле. Районнарда яшәүче яшьләрне, югары классларда укучыларны бу эшкә җәлеп
итәргә мөмкин”, - диде Мэр һәм шәхсән үзенең дә агачлар утыртуда катнашачагын
әйтте.
Компания башлыгы
яшелләндерү тизлеген арттырырга һәм бу чараларга Мэрны да чакырырга сүз бирде
Азакта А.Блохин
халыкның торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларына тукталып үтте. “Суд приставлары
белән даими рәвештә эшлибез, бурычлы кешеләрнең фатирларына чыгабыз, - дип сөйләде
ул. – Узган елда судка 28 млн 850 мең 112 сумлык 463 эш тапшырылды”. Шул ук
вакытта халыкның ткх өчен түләүләрне исәпләү буенча мөрәҗәгатьләре 62 процентка
кимегән.
Мэр белән бергә
хисапны Башкарма комитет рәисе Денис Калинкин, Башкарма комитет рәисе
урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин, ТКХ комитеты рәисе Дмитрий Анисимов һәм
районнар башлыклары тыңлады.