(Казан шәһәре
KZN.RU, 29-нчы июнь, Ксения Швецова). Казанда Аргентина футболчысы Лионель
Месси сурәте белән паблик-артны ясау ахырына якынлаша – яңа граффити “Рамада”
кунакханәсе белән күрше бинада барлыкка килде. Әлеге кунакханәгә бүген кич
Аргентина җыелма командасы килә. Граффитист-рәссамнар эше турында Россия һәм
чит ил журналистларына Казан Мэры Илсур Метшин сөйләде. Ул вәгъдә иткәнчә,
әлеге паблик-артта Татарстан башкаласы тукталып калмаячак – Казанда Неймар һәм
башка футбол йолдызлары сурәтләре барлыкка килергә мөмкин.
Яңа паблик-артны
ясау өчен сәбәпче футболчының җиңүләре түгел, ә Футбол буенча дөнья чемпионаты
үзе булды, диде Мэр. “Әлеге вакыйгага илебез президенты белән бик җитди
әзерләндек. Бүген Россия шәһәрләрендә уза торган футбол бәйрәме иң зур
өметләрне дә аклады. Кунакларга без бик шатбыз”, - диде И.Метшин. Сүз уңаеннан,
җанатарлар, аеруча аргентиналылар, әлеге паблик-артны уңай бәяләделәр.
Казан тәҗрибәсен Россиянең
башка шәһәрләре дә алды. “Без башлаган эшне калган шәһәрләр дә башкара – без беренчеләр
булдык. “Казан Аренаны” да чемпионатка дип беренче булып төзедек, граффитины да
ясадык”, - диде Мэр һәм рассамнарга тиз башкарган эшләре өчен рәхмәтен белдерде.
Искәртергә кирәк, эшне граффитист-рәссам Дмитрий Кудинов җитәкчелегендә “Супернова”
иҗат берләшмәсе вәкилләре башкара.
Моның белән яңа паблик-артлар
ясау эше тәмамланмаячак – шәһәр башлыгы сүзләре буенча, чиратта Бразилия
футболчысы Неймар һәм башка йолдызлар. “Киләчәктә Неймарны очратып булыр әле. Бәлки
аларны өчесен сурәтләрбез, Суаресны һәм башкаларны. Һәм граффити түгел, ә,
мәсәлән, скульптура ясарбыз. Казан – туристик шәһәр. “Казан Аренада” кабыначак
футбол йолдызлары өчен урынны шатланып бирәбез һәм мондый вакыйганы мәңгеләштерү
өчен урыннар һәм сәбәпләр табылыр”, - диде Мэр.
Узган елда
ясалган Роналду сурәте өстендә, Месси килер алдыннан, инглиз телендә “Мин өч
гол керттем, бу рекордны уза аламыңмы, Лео?”, - дигән язу барлыкка килде. “Месси
өч гол кертсә, без аның сурәтен Казан Мэриясе бинасында ясыйбыз”, - диде И.Метшин.
Россия җыелма
командасы да үз сурәтенә лаек булды – Мэр искәртеп үткәнчә, Казанда барлыкка
килгән иң беренче паблик-артта “Рубин” өчен уйнаган футболчы Руслан Камболов сурәтләнгән
иде. Шәһәр башлыгы Россия командасының киләсе матчта Испания командасын җиңүенә
өметен белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, иң мөһиме – шәһәрдә хөкем сөргән атмосфера.
“Шәһәребезнең ничек үзгәрүен карагыз – мин чәчәкләр, юллар турында түгел, ә әлеге
бәйрәм, кунаклар, волонтерлар, җанатарлар ярдәмендә туган атмосфера турында сөйлим.
Дөньяда нәрсә бара, кешеләр ничек берләшә - искиткеч”, - дип уртаклашты Мэр
хисләре белән.
Баш рәссам Дмитрий
Кудинов сөйләгәнчә, эш өчен кыска вакыт бирелгән. Ләкин ул билгеләп үткәнчә, паблик-артлар
өчен бу гадәти тәҗрибә. Рәссамнар командасы төнге 3-кә кадәр эшләде, иртәнге
5-тә кабат эш башланган.
Эшне тиз арада
башларга кирәк булганга – футболчыны Казанда бүген кич көтәләр – рәссамнарга импровизация
ясарга туры килгән. Мәсәлән, запаста булган буяуларны кулланырга. “Материалларны
Россиядә табу кыен, буяуны махсус кайтартырга кирәк. Төп комплектларны
проектларыбыз булган шәһәрләрдә тотабыз. Хәзер җайлашырга туры килә,
индивидуаль сайлау мөмкинлеге булмады, - диде Дмитрий. – Гомумән алганда, төс
гаммасы буенча Роналду сурәте белән бертөрлерәк ясарга тырыштык. Бу классик
чишелеш, салкын һәм җылы гаммалар ярдәмендә кешенең характерын биреп була. Эш барышында
үзгәрешләр кереп тора, бу гадәти күренеш”.
Зурлыгы буенча
ясалган Месси һәм Роналду бертигез диярлек. Д.Кудинов сүзләренә караганда, бер
граффитида бина үзе кечкенәрәк, шуңа күрә рәсем фоны да кечкенә, ә калган
габаритлары – колакларына кадәр – бертөрле.
И.Метшин
сөйләгәнчә, Месси килгәнне аның җанатарлары көтә. “Моңа кадәр легендар Месси җитәкләгән
командага уңыш бик елмаймады, Казан алар өчен уңышлы шәһәр булсын. Аны монда
күрергә бик шат булачакбыз”, - диде И.Метшин.