(Казан шәһәре
KZN.RU, 19-нчы июнь, Ксения Швецова). Казанда Чәчәк фестивале ачылды: “Әкият” курчак
театры каршындагы мәйдачыкта 20 композиция куелган – аларның һәрберсе ландшафт сәнгате үрнәге булып тора. Мәйданчыкта
Казан Мэры Илсур Метшин булды. Ул композицияләрне карап чыкты, фестивальдә
катнашучылар белән аралашты һәм балаларга берничә чәчәк утыртырга ярдәм итте.
Татарстан
башкаласында дүртенче тапкыр уздырыла торган Чәчәк фестивалендә 18 каташучы булды,
алар арасында – ландшафт фирмалары, үсемлекләр питомниклары, торак-коммуналь
өлкә предприятиеләре, төзелеш комплексы вәкилләре.
Фестивальнең иң кызыклы
композицияләренең берсе “Дөнья ал күзлекләр аша” дип атала, аны “Император питомнигы”
компаниясе төзегән (узган елда ул зур чәчәк бәйләмен тәкъдим иткән иде). Компаниянең
генераль директоры Александр Бахтин шәһәр башлыгына сөйләгәнчә, композиция
авторларының идеясе нигезендә яраштырып булмаган әйберләрне яраштыру ята. Композициянең
төп элементы булып “Волга” автомобиле тора, ул чәчәкләргә күмелгән ял итү
урынына әйләнгән. Композиция ал төстә башкарылган, шушы ук стильгә туры
китереп, чәчәкләр һәм бизәкләр сайланган.
Мэр әлеге композицияне
бәяләде һәм фестивальдән соң аның элементлары шәһәр яр буен бизи алуларын билгеләп
үтте.
Башкарма комитет
җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев билгеләп
үткәнчә, кайбер композицияләр узган елдан калган. Зур чәчәк бәйләменнән кала,
быел тагын бер тапкыр “Чагылыш” композициясе тәкъдим ителде.
Зур бәйләмгә быел
көндәш табылган – чып-чын тимер юл вагоны. Ул “Юдиноның” 100 еллыгына
багышланган композициянең бер өлеше булып тора. Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов сөйләгәнчә, “Юдино-100” дип аталган композиция
фестивальгә озак әзерләгән. Кич белән композициядә утлар кабына. Әлеге вагонны
фестивальгә балалар тимер юлы биргән. Илсур Метшин фестивальдә иң кечкенә катнашучыларның
берсе белән символик паровоз гудогы бирде.
Масштабы ягыннан
вагон белән “Уютный дом” идарә итүче компаниясе тәкъдим иткән “Минем Казаным” композициясе
генә көрәшә ала. “Фестивальдә ел саен катнашабыз, быел зур проект белән
чыгасыбыз килде, - диде “Уютный дом” идарә итүче компаниясенең генераль директоры
урынбасары Рамил Шәрәфуллин. – Безнең мәйданчыкны башкалабыз символлары:
Меңьеллык күпере һәм Сөембикә манарасы бизи”. Әлеге композицияне ясау өчен ике атна вакыт кирәк булган.
Мэр балалар белән
дә аралашты. Алар кечкенә мәйданчык булдыру эшенә үзләреннән өлеш керттеләр –
чәчәкләр утырттылар. Шәһәр башлыгы аларга ярдәм итте һәм бирегә әти-әниләре
белән килергә чакырды.
Баобабны хәтерләткән
зур агачка балаларның Льюис Кэроллның “Алисә могҗизалар илендә” әкияте темасына
ясалган рәсемнәре белән бизәлгән аллея илтә.
Мэр фестивальдә
катнашучыларга рәхмәтен белдерде. “Катнашучылар саны арта, композицияләр дә кызыклырак,
- диде И.Метшин. – Узган елда фестивальдә 500 мең кеше булган, ул шәһәрлеләрең
яраткан урыны булды. Быел без 7 миллион чәчәк утырттык. Бу шатландыра, чөнки
Казан чәчәкләр белән ассоциацияләнә.
Урамнарда, йортларда, ә иң мөһиме – күңелләрдә чәчәкләр булсын”.
Быел эшләрнең
сыйфатын арттырган бер яңалык бар – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе урынбасары
Эдуард Вафин сөйләгәнчә, җиңүчеләргә узган елда Мэр рәхмәт хатлары тапшырылган,
быел акчалата бүләк каралган: 1 урын – 1 млн сум, 2 урын – 750 мең сум, 3 урын –
500 мең сум.
Чарада районнар администрацияләре
башлыклары, Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов, Трест “Горводзеленхоз” МУП
мөдире Роза Җаббарова һ.б. катнашты.