(Казан шәһәре
KZN.RU, 20-нче июнь, Алсу Сафина). Казан Мэры Илсур Метшин
Башкарма комитетта гражданнарны кабул итте. Казанлылар биргән сораулар арасында футбол мәйданчыкларын яңарту,
ишегалларын һәм бакчачылык ширкәтләренә илтә торган юлларны төзекләндерү һ.б.
темаларга караган сораулар бар иде.
Ленинград ур., 26
адресы буенча урнашкан “Мотор” спорт комплексында футбол кырын яңарту һәм
чишенү бүлмәләрен төзекләндерү үтенече белән Мэрга Ольга Антонова мөрәҗәгать
итте. Аның улы мәктәптә укый һәм 7-8 елга якын футбол белән шөгыльләнә, “Моторга”
йөри. Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова хәбәр
иткәнчә, әлеге мәйданчыкны төзекләндерү программага 2019 елга кертеләчәк. “Быел
барысын да саныйбыз, әзерләнәбез һәм киләсе елда башлыйбыз”, - дип вәгъдә итте
шәһәр башлыгы.
Совет районында
яшәүче Гөлия Иванованы Академик Глушко урамының 26 номерлы йорты ишегалды мәсьәләсе
борчый. Ул игътибар иткәнчә, йорт территориясендә асфальтобетон капламы
тулысынча таушалган, ул 2002 елда йорт тапшырылган вакыттан бер тапкыр да
төзекләндерелмәгән. Гөлия Иванова сүзләре буенча, автомобильчылар да, җәяүлеләр
дә, шул исәптән кечкенә балалы кешеләр дә интегә. Моннан кала, парковка
мәсьәләсе кискен тора – йорт янында 8-9 урын машина урыны каралган. Ул шулай ук
тирә-якта яшел зоналарның юклыгына игътибар итте.
Совет районы администрациясе
башлыгының беренче урынбасары Андрей Яковлев хәбәр иткәнчә, Академик Глушко ур.,
26-нчы йорт ишегалды йорт территорияләрен һәм кварталлар эчендәге юлларны
төзекләндерү программасына кертелгән. “Төзекләндерү эшләрен комплекслы алып
барасыбыз килә – 26-нчы йортны гына түгел, 28-нче йортны һәм Фәйзи урамының
1-нче йортын да кертәбез”, - дип аңлатты Андрей Яковлев. Машина урыннарына
килгәндә, Казан Мэры билгеләп үткәнчә, алар саны төзекләндерү нәтиҗәләре буенча
артачак. “Эшләрне комплекслы хәл итик”, - диде Илсур Метшин.
Моннан кала,
гражданнарны кабул итү барышында бакчачылык ширкәтләренә илтә торган юлларны
төзекләндерү темасы да күтәрелде. Программа ярдәмендә быел 8 коммерцияле
булмаган бакчачылык ширкәтенә илтә торган юлларны төзекләнлерү планлаштырыла. Уңай
үзгәрешләрне 1250 участок хуҗасы сизә алачак.
ТКХ темасы да
игътибарсыз калмады. Киров районында урнашкан йортларның берсендә йорт эчендә ягу
системасын алмаштыру таләп ителә. Лейтенант Красиков ур., 14-нче йортта әлеге
эшләр Күп фатирлы йортларда гомуми милекне капиталь төзекләндерү буенча төбәк
программасын гамәлгә ашыру кыска вакытлы планына кертелгән һәм быел
башкарылачак.
Гражданнарны кабул
итүдә Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур
Алибаев, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов,
Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов һ.б. катнашты.