(Казан шәһәре
KZN.RU, 22-нче июнь, Екатерина Виславская). Иртәгә ике мәйданчыкта узачак Сабантуй
бәйрәме алдыннан Казан Мэры Илсур Метшин аларның берсенең әзерлеген тикшерде. “Сабан
туе” биредә 2015 елдан уздырылмады, ә быел кунаклар өчен Якты Аккош күле буенда
урнашкан төп мәйданда зур, күңелле бәйрәм оештырылачак.
Тематик зоналар
һәм мәйданны төзекләндерү турында Илсур Метшинга Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе
башлыгы Сергей Миронов сөйләде. Искәртергә кирәк, шәһәр һәм республика башлыгы
бәйрәм мәйданчыгына кадәрге юлны ясарга акча бүлеп бирде. Төп арка аша узгач,
кунаклар фотозонага һәм кечкенә футбол кырына – хәзерге вакытта Казанда уза
торган футбол буенча дөнья чемпионаты истәлеге – эләгә.
Бүген үзәк аллея
буйлап павильонар, 40 сәүдә ноктасы һәм фудкорт урнаштыру эшләре бара.
Үзәк аллея кече
мәйданга илтә. Биредә кечкенә сәхнә һәм урындыклар урнаштырылган, ә якында гына
милли уеннар мәйданчыгы оештырылган. Сабантуйда барлыгы 11 уен оештырылачак. Моннан
кала, сабантуй батыры сайланачак, аңа традицион бүләк – тәкә биреләчәк. Күл ягына
узгач, кунаклар милли йортлар урнашкан территориягә эләгә. Туган якың байлыгын
һәм гореф-гадәтләрен республиканың төрле районнары күрсәтәчәк. Илсур Метшин
йортларның берсенә керде һәм кунаклар өчен әзерләнгән сыйлан авыз итәргә тагын
кереп чыгарга вәгъдә итте.
Төп мәйдан Якты
Аккош күле буенда ук урнашкан. Концерт мәйданчыгы асфальт юлы һәм газон белән
каймалап алыган. Илсур Метшин кунаклар уңайлылыгы өчен оештыручыларга
мәйданчыкка бераз үзгәрешләр кертәргә тәкъдим итте: мәсәлән, велосипедлар өчен
парковка оештырырга, кайбер киртәләрне алып куярга.
Казанның иҗат
коллективларының кечкенә биючеләре иртәгәге чыгышларын кабатлый – алар 11.00
сәгатьтә башланачак театральләшкән прологта катнашалар. Күңел ачу программасын
башка артистлар да әзерләгән, шул исәптән Татарстанның Халык артистлары Гүзәл
Уразова һәм Иркә. “Искиткеч мәйданчык булган”, - диде Мэр һәм артистларга
уңышлар теләде.
Тулаем алганда, бәйрәм
чаралары 10.00 сәгатьтә башлана, 15.00 тирәләрендә тәмамланачак. Аккош күленә
36, 46 һәм 72 номерлы автобуслар белән барып булачак. Моның өчен “Ремплер”
тукталышына кадәр барырга кирәк, аннан 5 минут ара белән “Сабантуй-2018” дигән
язулы түләүсез автобуслар йөреп торачак. Горький шоссесы буенча йөри торган
автобуслар эше көчәйтелә – маршрутка күчмә составның 72 берәмлеге чыгачак. Кунаклар
өчен парковка оештырыла. Казанлылар үзләренең машиналарын “Залесный Сити” торак
комплексының парковкасында, “Солнечный” лагере янында, “Динамо” чаңгы базасы
яныдагы мәйданчыкта калдыра алалар.
Чарада шулай ук
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь
Куляжев, Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов, Киров һәм Мәскәү районнары
администрациясе башлыгының беренче урынбасары Наил Минвәлиев һ.б. катнашты.