(Казан шәһәре
KZN.RU, 14-нче май, Екатерина Виславская). Казанда 29 майда шәһәр Генпланы
проекты буенча ачык тыңлаулар башлана. Казан Мэры Илсур Метшин Башкарма
комитетка казанлылар белән конструктив диалог уздыру өчен барлык мөмкинлекләрне
дә булдырырга, материаллар белән мөмкин кадәр тулы таныштырырга кушты. Бүген
эшлекле дүшәмбедә чыгыш ясап, ул Генераль планны шәһәрдә яшәү кагыйдәләрен һәм
аның үсешен билгели торган катлаулы документ, дип атады һәм барлык карарлар да
шәһәрлеләр мәнфәгатьләреннән чыгып кабул ителә, дип өстәде.
Проектны Казанның
баш архитекторы Татьяна Прокофьева тәкъдим итте. Ул билгеләп үткәнчә, муниципаль
дәрәҗәдә Генераль план – территориаль планлаштыруның төп документы. Хәзерге
Генплан 2007 елда кабул ителгән һәм ул 2020 елга кадәр гамәлдә булырга тиеш
иде. Ләкин кайбер күрсәткечләргә инде ирешелгән. Мәсәлән, халык саны
фаразланган күрсәткечләргә 6 елга иртәрәк артты, димәк, социаль учреждениеләрдә
дә ихтыяҗ артты. Яңа Генплан Мәскәү Генплан Фәнни-тикшеренү һәм проект
институты тарафыннан үзгәргән демографияне, шәһәр үсешенең 2035 елга кадәр
фаразларын исәпкә алып төзелгән.
Принципиаль яңа аспектлар
арасында – шәһәр территориясе үсеше юнәлешен үзгәртү, шәһәрнең тарихи
үзенчәлекләрен һәм мәдәни мирасын исәпкә алып, яңа өстенлекләр ачыклау,
җитештерү зоналарын яңарту һәм зарарлы предприятиеләрне шәһәр үзәгеннән чыгару,
җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү.
Моннан кала,
гамәлдәге Генпланнан аермалы буларак, яңасында яшелләндерелгән территорияләрнең
системасы булдырылды, табигый-рекреацион комплексның картасы һәм элементлары
исемлеге төзелде, шулай ук булган яшел зоналарны саклау һәм яңаларын булдыру
буенча чаралар эшләнде.
Гамәлдәге һәм
булачак Генпланнар арасындагы зур аерма булып полицентрик концепция тора, ягъни
үзәктән тыш шәһәрнең барлык районнары үсешенә игътибар биреләчәк.
Ноябрьдә Генераль
планның эш проекты федераль һәм республика органнары тарафыннан раслану өчен Федераль
дәүләт территориаль планлаштыру мәгълүмат системасына эленде. Төбәк органнары
Генплан проектын раслады – ТР Министрлар Кабинеты бәяләмәсе алынды – кайбер
төзәтмәләр кертергә кирәк. ТР Мәдәният министрлыгы, Биектау, Питрәч, Лаеш һәм
Югары Ослан районнары башлыклары ризалыгы алынды. Яшел Үзән районы башлыгы
җавап бирмәде. Федераль органнар РФ Икътисади үсеш министрлыгы аркылы кайбер
кимчелекләрне күрсәтте, хәзерге вакытта аларның күпчелеге төзәтелгән.
Генплан проекты буенча
ачык тыңлаулар 29 майдан 6 июньгә кадәр шәһәрнең 13 мәйданчыгында үтәчәк.
Аларда төп сызым, транспорт һәм инженерлык инфраструктураларының планлаштырылган
үсеше картасы, табигый каркас, территориаль планлаштыру һ.б. буенча фикер
алышачаклар. Генераль планның раслана торган өлеше материаллары 26 апрельдә
Хокукый актлар җыентыгында бастырылды, шулай ук Казанның рәсми сайтына
урнаштырылды. Бүген һәм иртәгә материаллар белән стендлар шәһәрнең дүрт эре
сәүдә үзәгендә барлыкка киләчәк: Җиңү пр., 91, Петербург ур., 1, Ямашев пр., 97
һәм Зорге ур., 11б. Ачык тыңлаулар нәтиҗәсендә проектка үзгәрешләр кертеләчәк,
шуннан соң ул яңадан Федераль дәүләт территориаль планлаштыру мәгълүмат
системасына эленәчәк. Шулай итеп, Генераль планны без быелның сентябрь-октябрь
айларына планлаштырабыз”, - диде Татьяна Прокофьева.
“Генераль план –
иң мөһим стратегик документларның берсе. Аның өстендә йөзләгән белгеч эшли. Ул
барлык кешеләр өчен кагыйдәләр булдыра: милек ияләренә, халыкка, бизнеска,
инвесторларга, түрәләргә, - дип билгеләп үте шәһәр башлыгы. – Интернетта чыккан
проект шәһәрлеләрдә сораулар уята, бу сорауларның барысына да җавап бирергә
кирәк. Шуны онытырга ярамый, зур шәһәрдә яшәү ул һәрвакыт уңайлылык,
мөмкинлекләр һәм ниндидер чикләүләр арасында компромисс булып тора, ләкин эш
һәрвакыт күпчелек шәһәрлеләр мәнфәгатьләрендә эшләнергә тиеш”.
Илсур Метшин
Башкарма комитетка шәһәрлеләргә Генераль план проекты турында мөмкин кадәр күбрәк
аңлатырга, нәтиҗәле, конструктив диалог алып барырга кушты. “Без бу эшне
беренче тапкыр башкармыйбыз. Шәһәрнең 2030 елга кадәр үсеш стратегиясен, шәһәр
төзелеше өлкәсендә документлар, төрле регламентлар кабул иттек. Бу тиз эшләнә
торган эш түгел. Ләкин шәһәрлеләр белән диалог алып барырга кирәк, – диде ул. –
Әлеге эшнең максаты – шәһәрдә яшәүнең ачык кагыйдәләрен булдыру, аның үсешен
тәэмин итү. Тыңлаулар графигы төзелгән. Эшкә җитди каравыгызны, ачык тыңлауларда
фикер алышып, яңа генераль планны кабул итүегезне сорыйм”.