(Казан шәһәре
KZN.RU, 15-нче май, Ксения Швецова). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Төркиянең
Казандагы Генераль консулы белән очрашты. Казани башлыгы Әхмәт Садыйк Доган
әфәндене туган көне белән котлады һәм Төркия Республикасының Казандагы Генераль
консуллыгы җитәкчесе вазыйфасында уңышлар теләде.
Илсур Метшин
билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы белән Төркияне дуслык мөнәсәбәтләре
бәйли, ә Казан бүгенге көндә Төркиянең дүрт шәһәре белән тугандаш шәһәр булып
тора: Искешәһәр, Истанбул, Анталья һәм Әнкара. “Төркия белән 20 елдан артык
хезмәттәшлек итү тарихында икътисад, сәнәгать, сәясәт, сәламәтлек саклау һ.б.
өлкәләрдә мөнәсәбәтләребез үсә. Дәүләтләребез арасы ерак, ләкин бу беркайчан да
дуслык мөнәсәбәтләрен үстерергә комачауламады”, - диде Мэр.
Ул өстәгәнчә,
Казанлылар Төркиягә турыдан-туры очу мөмкинлеген югары бәяләлиләр. “Истанбул –
бик зур төен аэропорт һәм бик матур шәһәр”, - диде И.Метшин. “Сезнең килүегез
белән хезмәттәшлек итүне ныгытырбыз һәм бик күп яңа уртак проектлар өстендә
эшләрбез, дип уйлыйм”, - диде Мэр.
Әхмәт Садыйк
Доган, үз чиратында, Илсур Метшинга котлаулары өчен рәхмәт әйтте һәм Казан
турында тәэсирләре белән уртаклашты. Генкосул сүзләре буенча, Татарстан
башкаласына ул бу елның гыйнвар аенда килгән. “Без шәһәр белән танышырга
өлгердек, үзебезне монда өйдәге кебек хис итәбез. Казан безнең өчен мөһим
шәһәр. Бәйләнешләрне ныгытыр өчен барысын да эшләячәкбез”, - диде Генконсул. Ул
искәртеп үткәнчә, 2019 ел Төркия белән Россия арасында мәдәният һәм туризм елы,
дип игълан ителгән. “Казанның Төркиядә төрле чаралар уздыруын телибез, үзебез
дә монда чаралар үткәрер идек”, - диде Әхмәт Садыйк Доган.
Очрашу азагында
Илсур Метшин Генконсулга яңа вазыйфада уңышлар теләде һәм Россия белән Төркия
арасында бәйләнешләр ныгуына ышаныч белдерде.
Очрашуда Туризм
үсешенә булышлык итү комитеты рәисе Дарья Санникова катнашты.
Белешмә
Әхмәт Садыйк
Доган 19784 елда Испрта шәһәрендә туа. Төркиянең Тышкы эшләр министрлыгында
дипломатик карьерасын 1997 елда башлый.
Хезмәт юлы:
1997-1998 – Төркия
Республикасының Тышкы эшләр министрлыгында Балкан илләре департаментында референт-атташе
1999-2000 – Төркия
Республикасының Тышкы эшләр министрлыгында Балкан илләре департаментында
референт-атташе. атташе
2000-2003 – Төркиянең
Алма-Ата шәһәрендәге Илчелегендә атташе, өченче секретарь
2003-2005 – Киевтагы
Илчелектә икенче секретарь
2005-2008 – Төркия
Республикасының Тышкы эшләр министрлыгында Консуллык мәсьәләләре
департаментында икенче секретарь һәм беренче секретарь
2008-2012 – Төркиянең
Лондондагы Илчелегендә беренче секретарь, киңәшче
2012-2014 – Төркия
Республикасының Тышкы эшләр министрлыгында Америка департаментында бүлек мөдире
2014-2017 – Төркиянең
Софиядагы Илчелегендә киңәшче, беренче киңәшче
2018 елның 15
гыйнварыннан – Төркия Республикасының Казандагы Генараль консулы