Дмитрий Анисимов Казан шәһәр Думасы депутаты вәкаләтләрен өстеннән төшерде
Марат Мөгыйнов фотосы
(Казан шәһәре
KZN.RU, 16-нчы май, Екатерина Виславская). Бүген өченче чакырылыш Казан шәһәр
Думасының XXVI сессиясе барышында Дмитрий Анисимов депутат вәкаләтләрен өстеннән төшерде. Утырыш Казан Мэры Илсур
Метшин рәислегендә Башкарма комитетта үтте.
Дмитрий Анисимов 21-нче
Арбузов бер мандатлы сайлау округы буенча сайланды һәм шәһәр төзелеше һәм ТКХ
буенча даими комиссия рәисе урынбасары булды. 14 май көнне билгеле булганча, ул
Казан Башкарма комитетының ТКХ комитетын җитәкләде.
Чыгышында Казан
Мэры Илсур Метшин аңлатканча, әлеге вазыйфаны депутат эшчәнлеге белән бергә
алып барып булмый, шуңа күрә Дмитрий Анисимов вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату
турында гариза язып бирде. Депутатлар бу караны хуплады. “Актив эшчәнлегегез
өчен рәхмәт! Тәҗрибәгез яңа урында яхшы эшләрне тормышка ашырырга ярдәм итәр,
дип ышанабыз”, - диде шәһәр башлыгы.