(Казан KZN.RU, 16-нчы
май, Екатерина Виславская). Бүген өченче чакырылыш Казан шәһәр Думасының XXVI
сессиясе барышында депутатлар хәлиткеч тавыш хокукы белән участок сайлау комиссияләре
әгъзасы итеп билгеләү өчен кандидатураларны расладылар. Монна кала, Казан
шәһәренең районнар участок сайлау комиссияләре составы резервына керү өчен кандидатуралар
расланды.
“Чираттан тыш
сессия сайлау кодексы һәм законнары таләпләрен үтәү өчен чакырылды, - дип
аңлатты Казан Мэры Илсур Метшин. – 2013 елда формалашкан сайлау комиссияләренең
бишьеллык сроклары төгәлләнү сәбәпле, хәзер 2018-2023 елларга составлар
формалаштырыла. Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясе карары буенча,
яңа участок сайлау комиссияләрен формалаштыру өчен 17 майга кадәр вакыт куелды.
Закон нигезендә, сайлау комиссиясе әгъзаларының бер өлеше муниципаль берәмлек
тәкъдиме буенча билгеләнә, безгә тиешле карар кабул итәргә кирәк”.
Кандидатлар белән
якыннан законлылык, хокук саклау һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча даими
комиссия рәисе Лилия Бакулина таныштырды. Төп һәм резерв исемлеккә Казан шәһәр
Думасы 849 кандидат кертергә тәкъдим итә, шуларның 426-сы – хәлиткеч тавыш
хокукы белән. “Традицион рәвештә хатын-кызлар участок сайлау комиссияләрендә
күпчелекне тәшкил итә – 78% төп исемлектә һәм 74% резерв исемлектә”, - диде ул.
Кандидатларның күп
өлеше югары белемле, 85% төп исемлектә һәм 74% резерв исемлектә. Инженер-техник
һәм эшче белгечлекләргә кандидатларның төп исемлектә 43 проценты һәм 40
проценты резерв исемлектә туры килә, укытучылар 37% һәм 35%, башка һөнәрләр
вәкилләре – 16% һәм 22%, ә дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр – гомуми саннан 2
проценттан ким. Кандидатларның яше төрле: 30 яшькә кадәр 11% һәм18%, 31 яшьтән
40 яшькә кадәр 28% һәм 29%, 41 яшьтән 50 яшькә кадәр 36% һәм 28%, 50 яшьтән
олырак 24% һәм 25%. Кандидатларның яртысыннан артыгы, 487 кеше, сайлау
комиссияләрендә эшләү тәҗрибәсенә ия.
Депутатлар тәкъдим
ителгән кандидатларны хуплады. Исмелекләр Казанның территориаль сайлау
комиссияләренә җибәреләчәк.