(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче апрель, Екатерина Виславская). Казанда V Халыкара “Актив озын гомерлелеккә ирешү ысуллары” конференциясе ачылды. Аның катнашучыларын һәм дөньяның 17
иленнән килгән экспертларын Казан Мэры Илсур Метшин сәламләде. Ул
билгеләп үткәнчә, Казан халкы арасында яшәү озынлыгы артуына карамастан, шәһәр хакимияте алдында халыкның актив тормыш алып баруы бурыч итеп куелган. Әлеге форум шул мәсьәләне чишү өчен эксперт
фикерләрен ишетергә ярдәм итәчәк дип ышана шәһәр башлыгы.
Казанда конференция 23-нче апрельдән 25-нче
апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Медицина компанияләре, 30 университеттан экспертлар һәм 17 илнең тикшерүчеләре актив озын гомерлелек тәэмин итү өлкәсендә соңгы тикшеренүләр нәтиҗәләре турында фикер алышачак. Юбилей конференция “Инитиум-Фарм”
компаниясе тарафыннан ТР Инвестицион үсеш агентлыгы ярдәмендә
оештырыла. Ачылыш тантанасы һәм пленар утырыш “Корстон” КСКК-да узды, чараның модераторы
- танылган телевидение алып баручысы Борис Корчевников.
Конференция катнашучыларын сәламләп Илсур Метшин Казанда һәм Татарстанда кешеләрнең бай тормыш алып баруларын билгеләде. Шәһәр яңа белемнәр
өчен ачык,
биредә тормышның төрле өлкәләренә караган экспертлар фикерләре югары
бәяләнә – алар алга үсергә, яңа максатлар
һәм бурычлар куярга мөмкинлек бирә.
Шәһәр башлыгы аны, Казан Мэры буларак, конференция темасы бик
кызыксындыра икәнен билгеләде, чөнки 2005 елда постка сайлангач, ул үз алдына шәһәр халкының тормыш
озынлыгын арттыру максатын билгеләгән иде. “Ул вакытта шәһәр хәзерге
Казаннан нык аерыла иде. Күп кенә социаль һәм инфраструктур проблемалар бар иде. Ләкин мине иң борчыганы
– ул тормыш озынлыгының югары булмавы - бары тик 65 яшь. Бүгенге көндә искә төшерергә дә куркыныч,
ирләрнең күбесе пенсия яшенә кадәр җитә алмый иде”, - диде Илсур Метшин. Әлеге мәсьәләне хәл итәр өчен шәһәрдә Сәламәтлек биш еллыгы игълан ителде һәм чаралар комплексы уздырылды: медицина ярдәмен күрсәтү системасы
камилләштерелде, югары технологияле медицинага өстенлек бирелде,
дистәләгән заманча спорт объектлары төзелде, транспорт инфраструктурасы һәм юл хәрәкәте
яхшыртылды, экологик транспорт чараларына курс алынды, шәһәр
паркларын, җәмәгать урыннарын төзекләндерү һәм шәһәрне яшелләндерү буенча шактый эш башкарылды. Шәһәр халкының тормыш озынлыгын арттыру бурычы Казанның 2030 елга булган үсеш
стратегиясендә дә билгеләнде. Нәтиҗәдә, Казанлылар
2010 елга 69 яшькә кадәр яши
башлады, 2015 елда – 74, ә хәзер – 75 яшькә кадәр.
“Кешеләр озын гомерлелеккә генә ирешеп актив тормыш алып барсыннар иде”, - диде Казан Мэры, шәһәрнең “Жизнелюб”
социаль проектын тәкъдим итеп. – Без әле бу юлның башында гына икәнлегебезне аңлыйбыз. Әлеге
конференциягә зур өметләр баглыйбыз. Авторитетлы белгечләрнең тәҗрибәләре турында презентацияләрне кызыксынып көтеп калабыз. Озын гомерлелеккә ирешү ысулларын аңлауда һәм әлеге процесска тәэсир итә торган төп факторларны ачыклауда безнең цивилизация өчен зур алга китү потенциалы ята”, - диде ул.
Моннан кала, Казан Мэры спорт темасын да читләтеп узмады.
Ул искәртеп киткәнчә, 22-нче апрельдә “Ак Барс” хоккей клубы өченче мәртәбә Гагарин кубогы иясе, Россия чемпионы булды. “Без шәһәребездә,
республикабызда һәм илебездә сәламәт тормыш алып бару рәвешен алга сөрәбез.
Казанның хоккей, футбол, баскетбол, волейбол клублары дөньяның башка җирләрендә дә танылган”,
- диде ул һәм хоккей клубы президентының хатыны, конференция оештыручыларының берсе һәм “Инитиум-Фарм”
компаниясенең нигез салучысы Фәния Маганова белән таныштырып китте.
Ул, үз чиратында, кунакларга әлеге теманың
мөһимлеген искәртеп китте һәм бу мәсьәләне чишү өчен берләшергә тәкъдим итте. “Бер кеше нәрсә эшли ала? Күп әйбер. Без берләшсәк, мөһим булган кешелек мәсьәләләрен чишүгә зур өлеш кертә алабыз”, - диде Фәния Маганова.
Очрашу дәвамында сәхнәдә V Халыкара конференциясенең фәнни җитәкчесе, Россиянең фәннәр академиясе әгъзасы корреспонденты Алексей Москалев һәм башкалар чыгыш
ясады. Казанда узачак конференция кысасында түбәндәге танылган
экспертлар лекция укыячак: Гарвардның
Җәмәгать
сәламәтлеге
саклау мәктәбеннән Джеймс Митчел (АКШ), М.Планк исемендәге җәмәгать картаю
биологиясе институтыннан Дарио Рикардо Валенцано (Германия), Сингапурның Милли
университетыннан Ян Грубер, Ливерпуль университетының картаб
һәм хроник
авырулар институтыннан Жоао Педро-де-Магалхаес (Бөекбритания) һәм башкалар.