(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче апрель, Ксения Швецова). Казанның
“Московский” мәдәният үзәгендә бүген Мәскәү районының 45 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәмгә
ветераннар, районның предприятиеләре, оешмалары һәм төрле учреждение җитәкчеләре чакырылды. Казан Мэры Илсур Метшин һәм Татарстан
Республикасының Дәүләт Советы рәисе Юрий Камалтынов кунакларны бәйрәм белән котлады һәм район үсешенә зур өлеш кертүчеләргә бүләкләр тапшырды. Кунаклар өчен танылган артистлар һәм сәнгать коллективлары концерт оештырды.
Мәскәү районы тарихы ике бистәдән башланып китә:
Казансу елгасы артында крепость күпереннән төньяк-көнбатышта урнашкан Кәҗә һәм Кизик бистәләре. Мәкскәү районына 1973 елның 5-нче апрелендә нигез салынган. Бүгенге көндә биредә 131,9 мең кеше яши, 99 урам һәм 908 торак йорт урнашкан, шул исәптән 257 шәхси корылма.
Мәскәү районы – бүгенге көндә динамикалы үсеш алган районнарның берсе. Соңгы 5 ел эчендә биредә 183 йорт, 750 мең квадрат метрлык 46 юл, 230 мең квадрат метрлык 185 йорт янындагы территория төзекләндерелгән. 13 мең агач һәм 4 меңнән артык
куак утыртылган. Наратлык паркы, Урицкий исемендәге парклар
тулысынча төзекләндерелгән, Гагарин скверы, Төньяк вокзал һәм Химиклар урамы буенча скверлар рәткә китерелгән. Барлык мәктәпләр, балалар
бакчалары, сырхауханәләр, хастаханәләр мәдәни учреждениеләр яңартылган.
Нигез салыну көненнән алып Мәскәү районы социаль-икътисади үсеш өлкәләрендәге казанышлары буенча алдынгы урыннар алып тора. Бу район җитәкчелегенең хезмәте.
Шунлыктан бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары итеп район үсешенә зур өлеш кертүче хезмәт ветераннары, элеккеге җитәкчеләр чакырылды: Эшче депутатлар советының Мәскәү районы
Бакшарма комитеты рәисе Фәрит Низамиев, Казанның (РК) КПСС Мәскәү райкомы I секретаре Харис Нуруллин, Эшче депутатлар советының Мәскәү районы
Бакшарма комитеты рәисе Ольга Ермакова, Эшче депутатлар советының Мәскәү районы
Бакшарма комитеты рәисе Любовь Мишина һәм башкалар. Бәйрәм кунакларына мөрәҗәгать итеп алар шәһәр һәм республика җитәкчелегенә игътибар һәм ярдәм өчен рәхмәт әйттеләр.
“Бүгенге юбилей – Мәскәү районы һәм барлык шәһәрнең халкы белән җитәкчелекне берләштерү өчен бер форсат. Бер-берегезне сагынып җылы итеп
каршылашуыгызны күзәтү рәхәт”, - диде Илсур Метшин – Залда безнең беренче җитәкчеләребез утыра
– бу кешеләр районның нигез салынуына өлеш керткәннәр. Элек сезгә ни кадәр авыр булганын аңлыйбыз. Шуңа да карамастан, сез шәһәр халкына карата игътибарлы булдыгыз, атна саен дистәләгән кешеләрне шәхсән кабул
иттегез”. Мэр билгеләп узганча, Мәскәү районы – көчле сәнәгать үзәге булып тора , аның территориясендә “Казаньоргсинтез” ААҖ
кебек предприятиеләр бар.
Шулай ук, Мэр районның социаль өлкәдәге үсешен билгеләп узды. “Мәскәү районында безнең башка мәктәпләргә белем бирү сыйфаты буенча югары планка күтәрә торган иң әйбәт мәктәпләр, директорлар бар. Спортны, мәдәниятне, медицинаны үстерүдә казанышлар – болар барысы да Мәскәү районы үзенең тарихы, уңышлары белән горурлансын өчен һәм ышанычлы итеп алга карасын өчен”, - диде Мэр, һәм мисал итеп яңа гына төзекләндерелгән “Московский” мәдәният һәм спорт үзәген китерде.
Рәхмәт сүзләре белән бәйрәм кунакларына ТР Дәүләт советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов мөрәҗәгать итте. Ул районның киләчәктә дә алдынгы рәтләрдә булачагына ышаныч белдерде. “Мин Мәскәү районы вәкилләренең берсе –
монда тудым, тордым, сезнең белән бергә эшләдем, залның яртысы белән шәхсән таныш. Иске дусларым белән очрашу мөмкинлеген тудырган өчен, хәзерге башлыкка рәхмәт әйтәсем килә”, - диде Ю.Камалтынов.
“Безнең өчен бу дата бик мөһим, бу үз хезмәтләре белән бу районны үстергән, йортларын һәм инфраструктурасын төзегән кешеләргә рәхмәт әйтү мөмкинлеге. Без хәзер яшәгән шартлар элек юк иде”, -диде район башлыгы Сергей Миронов. – 2009
елда мин Казан Мэрының командасына эләгү уңышына ирештем, ә бүген минем район башында торуыма 2 ел була. Безнең өчен Казан Мэриясе командасында
хезмәт итү зур уңыш. Хәзерге вакытта бездә шәһәр халкы ярдәмендә көчле, ныклы командабыз бар. Казанышлар турында сөйләргә әле иртә. Еллар
үтеп без дә гамәлгә ашырганнарны
искә алырбыз дип ышанам”.
Нәтиҗәле хезмәтләре, һөнәри өлкәдә
казанышлары, район һәм шәһәр үсешенә өлеш кертүләре өчен Мәскәү районы яшәүчеләре грамоталар, рәхмәт хатлары һәм истәлекле плакетлар белән бүләкләнде.