(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче апрель, Алсу Сафина). Казанда проблемалы “МЧС”
торак комплексында 1-нче номерлы йортның
527 квартирлык торак өлеше тулысынча кулланылышка бирелде. Өлешчеләрне соңгы 72 квартирлык 18 катлы Г блогының эксплуатациягә кертелүе
белән Казан Мэры Илсур Метшин колтады.
Искәртеп китик, 2016 елның декабреннән әлеге торак комплекста 78 фатирлык Ж, А (87 квартирлык), Б (75
квартирлык), Д (47 квартирлык), В (74 квартирлык), Е (94 квартирлык) блоклар,
шулай ук стилобат астында урнашкан торак булмаган биналар кулланылышкан тапшырылган
иде.
Казан Мэры бер секцияле Г блогының беренче катында урнашкан 2 бүлмәле фатирны
карап кайтты. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов сүзе буенча, беренче йортта бүгенге көндә 100 гаилә яши. Тиздән идарәче компания белән милекчеләр йортка автомобиль кертү-чыгару мәсьәләсен хәл итәчәкләр. “Бу инде кешеләрнең үз торак
фондлары белән идарә итүнең шәхси
мәсьәләсе. Безнең эшебез
квартир ачкычларын тапшыру”, - диде И.Метшин. – “Бәхетле һәм уңышлы
милекчеләр булырлар дип ышанабыз”.
Өлешчеләр белән сөйләшү барышында,
шәһәр башлыгы йортны кулланышка бирүгә әзерләү эшләренең 1,5 ел дәвам итүен билгеләде. “Йорт
зур – 527 квартир, нормативлар буенча әлеге бина 2 ел төзелергә тиеш. Соңгы 72 квартирлы блок тапшырылды, рәхим итегез”,
- дип котлады И.Метшин.
Өлешчеләр шәһәр башлыгына
рәхмәт сүзләрен җиткерделәр һәм берничә сорау
бирде. Мәсәлән аларны торак булмаган биналар хәле кызыксындырды. Билгеләп үтәргә кирәк, торак
булмаган биналарның бер өлеше кулланылышка тапшырылган һәм биредә
эшләр бара. Илсур Метшин сүзе буенча, әлеге мәсьәләләр акрынлап хәл ителәчәк. “Без квартиралар тапшыруны өстенлек итеп билгеләдек, бу иң мөһиме”, - дип ассызыклады ул.
Очрашуга килүчеләрне торак комплексның башка йортлары язмышы борчый. Шул рәвешле, бүгенге көндә бишенче
йортта төп төзелеш-монтажлау эшләре тәмамланды, витраж һәм төзекләндерү эшләре калып бара. 10-нчы май көнне өлешчеләр яңа квартирларны карарга килә алыр дип көтелә.
Икенче йортның төзелеш мәйданында эшләр бара. Якында 18 катлы блокның тимербетон каркасын төзеп бетерер өчен кран урнаштырылачак – шунсыз күрше А блогын
кулланылышка биреп булмый. Йорт этаплап, блокларга бүленеп тапшырылыр.
Өченче
һәм дүртенче
йортларга килгәндә, аларның проект-смета документациясе юк иде. Хәзерге вакытта
өченче
йортның проекты соңгы әзерлек стадиясендә тора, шуннан соң документлар нәтиҗәләр алыр өчен экспертизага биреләчәк. Проект дүртенче йортны да төзегендә үрнәк булып торачак дип көтелә.
“Сез ялгыз түгел. Барлык алданган өлешчеләр мәсьәләсе көн саен
безнең күз алдында”, - диде Илсур Метшин. Ул искәртеп киткәнчә, Татарстан
Президенты кушуы буенча Татарстанда өлешчеләргә ярдәм күрсәтү өчен фонд булдырылды. “Һәртөрле яклап җиңелрәк булачак. Элек бернәрсә
булмаган, бүген исә җир
участоклары исәбенә йортларны төзеп бетерергә мөмкинлек бирә торган ТР Президенты указы бар. Хәзерге вакытта
фонд җыела. Төзеп бетерәчәкбез”, - диде И.Метшин.
Очрашу нәтиҗәсендә Казан Мэры яңа квартир алучыларны котлады: “Бу кояш сезнең
квартирларыгызда, йөрәгегездә һәм гаиләгездә булсын”. Чарада шулай ук Торак сәясәт идарәсе башлыгы Марсель Габделхаков, Совет районы администрация
башлыгының беренче урынбасары Андрей Яковлев, “Фон-Ривьера” ҖЧҖ директоры Диана
Әхмәтҗанова,
“Фон” төркем компанияләренең техник директоры Сергей Орлов һәм башкалар катнашты.