Казанда Габдулла Тукайны искә алдылар
Марат Мөгыйнов фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы апрель). Бүген гадәттәгечә Казанда
Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр кую акциясе узды. Акциядә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.
Ел саен 26-нчы апрельдә
шагыйрьнең туган көнендә
Туган тел көне билгеләнеп уза. Казанлылар Пушкин урамында урнашкан Тукай скверына
кызыл канәфер чәчкләре күтәреп килде. Тантаналы чарада шулай ук, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР
Президент Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров,
ТР Мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов, мәдәният эшлекләре һәм битараф булмаган казанлылар һәм мәктәп укучылары катнашты.
Бүген Туган тел бәйрәмен билгеләү кысасында Г.Кәриев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры бинасын ачу (Петербург ур., 55б), М.Җәлил исемендәге Татар
дәүләт академия опера һәм балет театрында Г.Тукай исемендәге Татарстан Республикасының
Дәүләт премиясен тапшыру концертын уздыру каралган, дип хәбәр итә ТР Мәдәният
министрлыгы матбугат хезмәте.