(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче апрель, Алсу Сафина). Бүген эшлекле
дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин Җиңү көнен тиешле
дәрәҗәдә уздырырга һәм Бөек Ватан
сугышы ветераннарына хөрмәт күрсәтергә чакырды.
“Җиңү көне илебездә үткәрелә торган бәйрәмнәр арасында
аерым бер бәйрәм, - диде шәһәр башлыгы. – Быел аны тиешенчә уздырырга кирәк”.
Инде иртәгә Горький
исемендәге паркта Георгий тасмасы Бөтенроссия акциясе узачак. Волонтерлар 15 мең символик
тасма таратачак. Бөек Ватан сугышының 73 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары Казанның барлык районнарында да башланды. Берничә көн дәвамында
Казанда митинглар, йорт бәйрәмнәре, ветераннар белән администрация башлыкларын каршы алу чаралары узачак.
Мэр төп эшләрнең һәм җаваплылыкның район
администрацияләренә йөкләнүен билгеләде. “Кызганыч, сугышта катнашучылар саны 1 меңнән дә кимрәк, һәрберсен сез
беләсез, аларга ихтирам, игътибар хөрмәт күрсәтик”, - диде Илсур Метшин районнар администрация башлыкларына мөрәҗәгать итеп.
Билгеләп үтәргә кирәк, 2018 елның 4-нче апреленә Казанда 13 мең 196 ветеран яши. Шуларның 946-сы сугышта катнашучылар һәм сугыш инвалидлары, 10 мең 812-се тыл ветераннары һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннары һәм шулай ук 1438 тыл ветераннары булмаган сугышта катнашучыларның тол
хатыннары.
Быел район администрацияләре ярдәмендә
ялгыз яшәүче һәм ярдәмгә мохтаҗ Бөек Ватан
сугышы ветераннарының 23 фатирында төзекләндерү ясарга планлаштырыла. Югары уку йортлары һәм махсус
урта белем бирү йортлары укучылары ялгыз яшәүче ветераннарга фатирларында һәм йорт янындагы участокларда җыештырырга ярдәм итәчәк. Бәйрәм алдыннан 4 мең 134 ветеранга бүләкләр – азык-төлек тапшырылачак. Шулай ук, сугыш ветераннары һәм шуларга
тиңләштерелгән затлар сырхауханәләрдә ел
саен уздырыла торган комплекслы медицина тикшерүе узды.
Мэр сүзе буенча, үсеп килүче буынга да зур игътибар бирергә кирәк. “Кызганыч, ләкин бу дөньяда тарихны үзгәртеп язарга теләүчеләр арта бара. Безнең балалар, яшьләр сугышны кем җиңгәнен, тылда кемнәр кыенлыклар кичереп көч түккәнен, фронтта ничек итеп җиңү яуланганын
белергә тиеш”. Әлеге
максатка ирешү өчен булдырылган чараларның берсе “Үлемсез полк” акциясе. Быел акция былтыргы маршрут буенча
узачак. Катнашучылар 9-нчы май көнне 13.00 сәгатьтә җыела. Колонна К.Маркс һәм
М.Горький урамнары киселешендә
Аграр университет районында формалаша һәм
Меңьеллык мәйданына кадәр хәрәкәт итәчәк. Бөтенроссия акциясе 15.00 сәгатьтә башланачак.
Моннан кала, 4-нче майда 150 мәктәп укучысы Кызыл Армиянең 100 еллыгына багышланган шәһәрнең “Җиңү хрониклары” («Хроники
победы») фәнни-практик конференциясендә катнашачак. 100-дән артык мәктәп музеенда балаларның ветераннар һәм тыл хезмәткәрләре белән очрашулар һәм
сугышчан дан һәм истәлекле көннәргә багышланган чаралар уза.